Тапкыр һәм батыр пулеметчы бабам

Безымянный34431

Пулеметчылар взводының командиры – Әхмәтша Мәхмүтов

Минем карт бабам – Әхмәтша Әсфәндияр улы Мәхмүтов 1915 елның 15 августында Саратов губерниясенең Хвалын уездындагы Иске Кулатка волостеның Мосеевка (Муса) авылында туа. (XX гасырның 20 нче елларында бу волость Иске Кулатка районы итеп үзгәртелә һәм 1943 нче елның 19 гыйнварыннан Ульяновск өлкәсенә керә). Әхмәтшаның әтисе – Әсфәндияр – бик уңган, эш сөючән, урта хәлле авыл кешесе була. Шуңа аның атлары да, үз тегермәне дә була. Улы Әхмәтша Мосеевка авылы мәчете каршындагы мәдрәсәдә укый. 1917 нче елдан соң авылда совет власте урнашкач, бик зирәк, укымышлы егетне җирле комсомол ячейкасының әгъзасы да итеп сайлыйлар.

Тик көнче авылдашлары Мәхмүтовлар гаиләсе өстеннән НКВДга шикаять язалар. Шуңа аларга тиз арада чит җирләргә – Төрекмәнстанга качып китәргә туры килә. Бу вакытта Әхмәтшалар килеп урнашкан Чарджоу шәһәрендә Россиядән күчеп килгән татар балалары өчен махсус мәктәп ачалар. Менә шушы мәктәпкә аны математика фәнен укытырга чакыралар. Ул бер үк вакытта андагы укытучылар институтының физика- математика факультетына укырга.

Кызганыч, тик 1941 елда башланган Бөек Ватан сугышы карт бабама анда укуын тәмамларга мөмкинчелек бирми: аны Орел шәһәрендәге хәрби пехота училищесына җибәрәләр. Ә инде укыпбетергәч, Әхмәтшага кече лейтенант званиесен бирәләр һәм аерым пулеметчылар батальонының пулеметчылар взводы командиры вазифасында фронтка җибәрәләр.

Сугышта командир бабам үз взводындагы солдатларга игътибарлы, кайгыртучан була. Немецлар белән көчле бәрелешләрдә дә, яңгырлы, салкын вакытта да аларга җылы аш, корырак яшәү урыны булсын, дип тырыша. Ничектер бабам көчле яңгырдан соң взводтагы пулеметчикларның аяклары юешләнүенә игътибар итә. Алардан бу турыда сорагач, егетләр, күн итекләрен салып, үзләренең тишелгән, таушалган, юешләнгән итек табаннарын күрсәтәләр. Күпмедер вакыт үтүгә, Әхмәтша  бабам үзенең булышчысы белән авыл читендәге снаряд тигән бер сарайга тап була. Эченә кереп карасалар, анда ватык ашлык суккычының киң, күннән эшләнгән каешын (ремень)
күрәләр һәм бу табышны сарайдан күтәреп чыгалар. Пулеметчылар урнашкан җиргә аны күтәреп кайтканда, юлда очраган комбат алар артыннан көлеп кала: “Бу тиктормас татар егете тагын ниләр уйлап чыгарган инде? Нигә аңа шундый озын һәм киң күн каешы?” Ә бит моның сере бик гади була. Кичен егетләр бергәләп үзләренең тишелгән итек табаннарын томаларлык итеп шул табылган күн каешны берничә кисәккә бүләләр Пулеметчылар взводының командиры – Әхмәтша Мәхмүтов һәм тиз арада тишелгән итекләрен яңа күн белән төпләп тә куялар. Шулай
итеп, командирларының тапкырлыгы солдатларның таушалган итек табаннарын яңасына алыштырып төпләргә ярдәм итә. Әле озак вакытлар үткәч тә, аларның итекләре нык, су үткәрми
торган була. Күн каешының ныклыгының сәбәбе шунда: кайчандыр аны спирт белән эшкәрткәннәр. Шуңа ул нык, сузылучан, озакка чыдый торган булган. Бу хәлдән соң, комбат минем Әхмәтша бабама “ Татарин конокрад” дигән кушамат тага.

Теләсә нинди шартларда да аның тапкырлыгы, үткенлеге, җитез, җор телле булуы солдатларны һәрчак бәладан коткарырга ярдәм итә.

Бервакыт аның взводына яңа сугышчыларны китерәләр. Егетләрнең үзара “блатной” сөйләшүләреннән бабам аларның төрмәдә утырган булуларын белеп ала, шуңа  алдан ук бу солдатларны кисәтеп куя. Алар командирга үзләренең бернинди дә проблема тудырмаячаклары турында сүз бирәләр. Төнлә немец гаскәрләре урнашкан җирдә ниндидер ату-шартлау тавышлары ишетелә, янгын, төтен исе бөтен җиргә тарала. Ә иртәгесен хәрби линейкада никтер яңа солдатларның берсе дә күренми. Алар өчен борчылудан Әхмәтша пошаманга төшә, чөнки сугыш вакытында яу кырыннан качканнарга да, аларның командирына да хәрби трибунал һәм штрафбат яный. Карт бабамның бәхетенә, тиздән качак солдатлар барысы да юынмаган, арыган булып, әмма ниндидер канәгатьләнү хисе, күтәренке күңел белән взвод урнашкан төшкә кайтып керәләр. Тиздән бу югалуның сәбәбе дә ачыклана: кичәге “зек”ларны бирегә китергәндә, алар берничә көн юлда ач булганнар, монда да качакларныашатырга өлгермәгәннәр.

Шуңа алар үз тамаклары турында үзләре кайгыртырга булганнар. Төнлә, фронт сызыгын үтеп, немец позициясенә килеп чыкканнар һәм анда инде дошман азык-төлек складын табып алганнар. Аннан күтәрә алган кадәр бөтен тушенкаларны, сгущенкаларны, буханкалап ипиләрне һәм башка ашамлыкларны алганнар, ә складка ут төртеп киткәннәр. Фашистларга һөҗүм итеп, анда янгын оештырган, немецларны бик куркыткан кыю разведчикларны бүләкләү өчен безнең командование бу “герой”ларны бик озак эзләгән. Тик беркем дә бу турыда бернәрсә дә белә алмаган! Ә карт бабам җитәкләгән взвод пулеметчиклары атна буе теге ризыклар белән сыйланганнар.

1945 нче елның 26 апрелендә инде ул үзенең взводы белән, беренчеләрдән булып, Германиянең Нойе-Мюле шәһәренә бәреп керә. Кирәкле ут позицияләрен дөрес итеп сайлый һәм, безнең төп көчләр килеп җиткәнче, фашистларның 2 контратакаларын кире кага, 4 немец снайперын юк итә. Шушы хәлиткеч ситуациядә Әхмәтша бабам командованиенең аның алдына куйган бурычларын тиз һәм кыю хәл итә, үзен чын хәрби командир итеп күрсәтә.

Сугышта аны бик күп медальләр һәм Грамоталар белән бүләклиләр.

Ә менә ул үзенең 1945 нче елның 20 маенда сугышта алган соңгы бүләге — ”Кызыл йолдыз” ордены белән бик горурланган. Күптән түгел минем Мәдинә апам бу турыда интернетта урнаштырылган архив язуларын табып алды.

Бөек Ватан сугышын Әхмәтша Әсфәндияр улы Мәхмүтов 926 нчы укчы полкының 2 нче пулеметчылар ротасы командиры вазифасында, гвардия лейтенанты дәрәҗәсендә тәмамлый.

Безымянный344321

Сугыш ветераны Әхмәтша Мәхмүтов

Сугышта Әхмәтша бабай берничә тапкыр яралана да. Иң соңгы (1943 елның 27 гыйнварында алган) ярасы турында ул: “Минем артымда нәрсәдер бик каты шартлады һәм мине 2-3 метрга югарыга күтәреп, җиргә бәрде!” – дип шаярта торган була. Шул вакыттан бирле бабам гомер буе арка сөягенә кереп кадалган снаряд кыйпылчыгын тәнендә йөрткән. Бу кыйпылчык йөрәгеннән ерак түгел генә булганга, табиблар аңа операция ясарга курыкканнар. 2003 нче елның 24 июнендә гвардия лейтенанты, 2нче пулеметчиклар ротасы командиры, сугыш ветераны Әхмәтша 87 яшендә Чарджоу шәһәрендә вафат була.

Быел без Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итәбез. Бу көнне барча халык илебезнең азатлыгы өчен көрәшкән совет солдатларын — яу кырында ятып калган корбаннарны да, инде туган җирләренә кайта алган ветераннарыбызны да искә алачак. Ә без гаиләбез белән алдан илебезгә Җиңү китергән Әхмәтша карт бабамны искә алачакбыз. 9 Май көнне пулеметчы Әхмәтша Мәхмүтовның улы булган Шамил бабам белән, аның фотопортретын алып, “Үлмәс полк” сафларында барачакбыз.

“Яктылык” мәктәбенең
5 А сыйныф укучысы
Асия ЖУГАЛЕВА.

(Самар шәһәре “Яктылык” мәктәбенең татар теле
һәм әдәбияты укытучысы, Татарстан Республикасының
атказанган укытучысы Нурзидә ФӘЙЗУЛЛИНА ярдәме белән әзерләнде).

«Самар татарлары» журналы№1 (26), 2020 ел.

Просмотров: 796

Комментирование запрещено