Тормышның ачысын да, төчесен дә күрде әбием

Окоплар казучы карт әбием - Бариева Асия

Окоплар казучы карт әбием - Бариева Асия

Сугыш… Нинди дәһшәтле, куркыныч сүз бу. Инде күптән булып узган дөньякүләм дәрәҗәдәге канкойгыч сугыш шул чакта илебездәге һәрбер гаиләне тетрәндергән. Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 75 ел вакыт үтсә дә, аның хатирәләре ватандашларыбызның күңелләренә тирән сеңеп калган. Һәр елның 9 Маенда, Җиңү  бәйрәмен билгеләп үткәндә, бу вакыйгалар кабат исләренә төшә аларның.

Минем әниемнең әбисе - карт әбием — Бариева Асия Хуҗиәхмәт кызы 1926 елның 20 апрелендә Куйбышев өлкәсенең Иске Ярмәк авылында туып-үскән.

Әбиемә 2 яшь чакта, әтисе вафат булган, һәм алар, 3 бала, әниләре белән ятим калганнар.

“Тормышның ачысын да, төчесен дә күрдек инде, балам, – дип искә ала иде әбием. – Аннан 1941 нче елның 22 июнендә Бөек Ватан сугышы башланды. Җылы җәйләр үтеп, салкын кышка кергәч, бигрәк тә кыен була иде. Шул вакытта суык өйләрне җылытыр өчен мичкә ягарга утыны да юк. Өстәвенә, дәүләткә ел саен 400 килограмм ит, 200 литр сөт, 3 центнер бәрәңге, 200 данә йомырка тапшырырга кирәк иде. Сугыш чорында безне, хатын-кызларны, яшүсмерләрне җыеп, Татарстанның Апас районына окоп казырга җибәрделәр. Анда Ямбухта дигән авылда 2 ай буе бер әбидә яшәдек. Анда төннәрен, барыбыз бергә җыелышып, бер сәндерәдә йокладык. Өйдә бик салкын була иде, чөнки без торган йорт хуҗаларының мичкә ягарга утыннары юк, шуңа
да каян нәрсә таба алдык, шуны яктык.

Тагын бер нәрсә исемдә калган: ниндидер бер тау башына менеп, шунда безгә “точка” дигән нәрсәне казырга куштылар. Суык кыш көннәре… Туң балчыкны авыр лом белән ватып, азапланабыз. Без казыган окопның киңлеге дә, тирәнлеге дә — алтышар метр, ә озынлыгы - хисапсыз. Ашарга көнгә 400 грамм икмәк бирәләр, анысы да туңып каткан, шуңа ипине балта белән чабып ашый идек”.

Карт әбиемнең аның белән бергә эшләгән Сания исемле олы апасы һәм иптәш кызы бу авырлыкларга түзәлмичә, бер айдан авылга качып китәләр. Өйләренә кайткан чакларында да аларга юлда күпме авырлыклар кичерергә туры килгән әле! Әгәр дә кызларны качкан вакытта
куып тоткан булсалар, шул вакыттагы хәрби закон нигезендә төрмәгә дә утыртырга мөмкин булганнар. Бәхетләренә, юлда атта барган бер игелекле кеше очраган. Ул, Сания апаларны арбасындагы салам астына качырып, алып кайткан. Ә авылда исә: “Ник кайттыгыз, төрмәгә җибәрәбез!” – дип, куркытып каршылаганнар кызларны. Сугыш вакытында әле солдатларга оекбаш бәйләп, бәрәңге киптереп, кич утыруларын да хәтерендә яңарта әбием. Ул елларның авырлыгы турында язып бетерерлек түгел шул.

“Күпме авырлыклар күрдек без, кызым. Инде минем кебекләр сирәк калгандыр. Шөкер, яшьлегебездә авырлыклар кичерсәк тә, хәзер картлыгыбыз рәхәт тормышта уза. Яшьләр
генә бу тормышның кадерен белсеннәр иде”, – дип өнди иде карт әбием.

… Сугышлар булмый корбансыз,
Ансыз юк Җиңү туе.
Ә без үлгәннәр алдында
Бурычлы гомер буе…

Еллар үткән саен сугыш ветераннарының да, тыл хезмәткәрләренең дә саны кими бара. Ә без, яшь буын вәкилләре, алар алдында түләп бетермәслек бурычлы икәнебезне һәрвакыт исебездә тотарга тиеш. Киләчәктә дә күкләребез һәрчак аяз, тормышыбыз тыныч булсын иде!.. 

 

“Яктылык” мәктәбенең 9 А сыйныф укучысы
 Алия Равил кызы БИКСАЛИЕВА.

(Самар шәһәре “Яктылык” мәктәбенең татар теле
һәм әдәбияты укытучысы, Татарстан Республикасының
атказанган укытучысы Нурзидә ФӘЙЗУЛЛИНА ярдәме белән әзерләнде).

«Самар татарлары» журналы№1 (26), 2020 ел.

Просмотров: 982

Комментирование запрещено