Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Шенталы районының Татар Әбдекие авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булучы батырларыбыз истәлегенә куелган һәйкәл тирәсен төзекләндерәләр, чистарталар, матурлыйлар.
Бу бик кирәкле, вакытлы, мөһим чара. Шуңа күрә авыл җирле идарә башлыгы үзе эшнең ничек барышын күзәтеп, тикшереп тора.
Һәйкәлдә язылган якыннарының исемнәрен укып, әбдекилеләр эшчеләргә рәхмәтләрен җиткерәләр. Күп халык бергә җыелырга ярамаса да, авылдашлар бирегә бертуктаусыз агылып торалар.
Ветераннарны онытмау, аларның якты истәлекләрен хөрмәт итү — безнең изге бурычыбыз.
Рөстәм НУРТДИНОВ.
Шенталы районы, Татар Әбдекие авылы.
Просмотров: 872
Памятники — это великое дело, дань незабываемым трагическим дням