Батырлар ятып калды

291Бөек Җиңүнең 75-еллыгын илебез каршы алды.
Яу кырында миллионлаган батырлар ятып калды.
Илебезнең  азатлыгы өчен алар башларын салды.
Җир йөзендә күпме бала атасыз ятим калды.

Яу кырыннан балаларын көтеп яшәде аналар,
Алар өчен балалары мәңге исән булып калалар.
Сөйгәннәрен өзелеп көтте ялгыз калган хатын-кызлар,
Толлар йөрәгендәге ачы сагыш шатлык капкаларын яптылар.

Гомерләре буе ялгыз яшәп, бәгырьләре ташка әйләнде,
Ләгънәт төшкән явыз сугыш күп кешегә килеп бәйләнде.
Ятим калган нарасый балалар «әти» сүзен әйтә алмады,
Өчпочмаклы кара язу һәрбер йортка килми калмады.

Илнең азатлыгы өчен көрәште халкыбызның батыр уллары,
Үзләрен аямыйча эшләделәр авылыбызның уңган кызлары.
Тракторга утырып җир сөрделәр, басуларда урак урдылар,
Җиңү көнен якынайту өчен зур тырышлык куйдылар.

Күп еллар үтеп китсә дә, йөрәкләрдә нәфрәт кабына,
Илне басып алган фашистларның явызлыгы һаман чагыла.
Яу кырында калган батырларның исемнәре ташка  уелган,
Авыл үзәгендә торган һәйкәл  алар хөрмәтенә куелган.

Дәһшәтле сугыш корбаннарын без онытмасак иде,
Аларның якты истәлеген мәңге сакласак иде.
Алар безнең бәхет өчен бирделәр гомерләрен,
Аллаһы Тәгалә нурлы кылсын аларның каберләрен.

 Гөлсем ХӨББӘТОВА.
Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 1094

Комментирование запрещено