Башкортстан легендасы булган татар шәхесләре: Ркаил Зәйдулла версиясе

Башкорт+легендасы-01«Интертат» «Башкортстан легендасы булган 10 татар шәхесе» дигән күзәтү чыккач, Татарстанның халык шагыйре Ркаил Зәйдулла үз фикерен белдергән иде. Ул безнең исемлекне «шактый өтек» дип атады, альтернатив версиясен тәкъдим итте. Без укучыларны Зәйдулла версиясе белән таныштырабыз.

«Башкортстан легендасы булган 10 татар шәхесе» мәкаләсендә түбәндәге шәхесләр исемлеге тәкъдим ителде: Зәйнулла ишан Рәсүлов, Зәки Вәлиди, Кәрим Хәкимов, Миңнегали Шәйморатов, Мидхәт Шакиров, Александр Матросов — Шакирҗан Мөхәммәтҗанов, Шәехзадә Бабич, Мәҗит Гафури, Мостай Кәрим, Фидан Гафаров һәм Нурия Ирсаева. Мәкаләдә без Башкортстанда легенда дип аталырлык дәрәҗәгә ия, әмма теге яки бу документларда татар дип аталган кешеләрне тупладык, аларның гомер азагында үзләрен кем дип атавын исәпкә алмадык. Ягъни, чыгышлары белән татар булган кешеләр. Шул ук Мостай Кәрим, мәсәлән, үзенең әсәрендә «безнең типтәр халкы» дип атый, Мәҗит Гафури «татар телем» дип шигырь яза, Шәйморатовка тапшырылган рәсми документта милләте татар дип язылган.

Шагыйрь, язучы, депутат, Тукайча итеп әйтсәк, «саф, коеп куйган поэт кына түгел, дипломат, политик, общественный деятель дә» Ркаил Зәйдулла бу исемлек белән риза булмавын белдерде.

«Ярар, бәлки боларның чыгышы татардан да булсын ди. Ләкин чыгышың татар булу бит әле ул үзең татар булуны аңлатмый. (Әнә урыста татар чыгышлы күпме күренекле кеше бар, ләкин бит аларны татар дип әйтергә тел әйләнми). Әгәр дә бу атаклы кешеләрнең кайсысыдыр ниндидер сәбәпләр белән татар булудан ваз кичсә, без аны татар санарга тиешме? Менә шундый сораулар уятты әлеге материал.

Хәзер инде «Интертат» исемлегенә күчәм:

Зәки Вәлиди үзен башкорт дип атаган, башкорт мохтариятенә нигез салучы, чыгышы кем булса да, тарих өчен ул башкорт. Мостай Кәрим дә, Мидхәт Шакиров та, чыгышлары кем булуына карамастан, карьера өчен үзләрен башкорт дип атаганнар икән, димәк, алар — башкорт. Шәехзадә Бабич гомеренең соңгы ике елында үзен башкорт дип саный, башкорт мохтариятенә каршы булган татарларны мәсхәрәләп башкорт исеменнән шигырьләр яза. Дөрес, татар телендә (ләкин ул вакытта әле хәзерге башкорт әдәби теле булмаган); гомумән, 1917 елга кадәр ул үзен татар шагыйре санаган, әмма бит соңгы ике елында татарлыктан ваз кичә! Фидан Гафаровның да, чыгышы татар булса да, үзен татар дип атаганын ишеткәнем юк. Матросовны бу исемлеккә кертү бөтенләй көлке. Хәкимов белән Шәйморатов, әйе, анкеталарында үзләрен татар дип язган, моны инде беркем дә үзгәртә алмый. Ләкин алар татар яшәешенең кайсы өлкәсенә өлеш керткән, анысын төгәл генә әйтеп булмый. Гомерләрен большевистик идеягә багышлаганнар һәм шул юлда фаҗигале рәвештә һәлак та булганнар. Татарның горурлыгымы алар? Монысына инде һәркем үзе инануынча җавап бирсен.

Зәйнулла ишан, ялгышмасам, тангаур ыруыннан була, тик ул үзен мөселман дип кенә атаган, татар белән башкортны гына түгел, казакъны да парчаларга бүлмәгән. Бүлсә, ул нинди ишан булыр иде? Аңа бит мөритләр кирәк!

Шигырьләрендә үзенең гел татарлыгын белдереп торучы Мәҗит Гафури кала. Ләкин ул да соңгы елларында, абруйга тиенгәч, «мин башкорт түгел, татар!» — дип кычкырмаган. Кычкырса да, тавышы ерак ишетелмәгән. Әлбәттә, архивын Казанга васыять итүе күп нәрсә турында сөйли.

Тагын шунысы да бар, 1917 елга кадәр татар белән башкорт әле икегә бүленми, элитасы да бер үк була.

Дөресен әйткәндә, әлеге шәхесләрне башкортлар күкләргә күтәрмәсә, без алар турында уйлап та карамас идек, искә дә төшермәс идек. Без үз тарихи шәхесләребезгә шулкадәр битараф! Мәҗит Гафури белән бер рәттә торган замандаш шагыйрьләр — Нәҗип Думави, Сәгыйть Сүнчәләй, Зариф Бәшири, Миргазиз Укмасый һәм башкалар бар, кем генә аларны белә? Кәрим Хәкимовтан һич тә ким булмаган Һади Маликов бар (булачак генерал Шәйморатов Кытайда аның кул астында эшли), кем генә аны хәтерли?

Әлбәттә, без соңгы минутына кадәр үзен татар санаган, татарлыктан ваз кичмәгән күренекле шәхесләребезне юмартланып китеп башкаларга бирергә тиеш түгел. Мәсәлән, «кара генерал» Даян Мурзин шундыйлардан иде. Андыйлар әле тагын байтак.

Татар булу мәртәбә булырга тиеш! Арага үз халкыннан ваз кичкән кешеләрне кертү милләтнең дәрәҗәсен төшерә. Аларны гыйбрәт булсын дип кенә искә алырга мөмкин. Безнең болай да олы шәхесләребез күп. Онытылганнары күпме?! Юк белән булашканчы, бер сәбәпсез ызгыш чыгарганчы, менә шуларны тарихтан эзләп табып, исемнәрен мәңгеләштерергә, эш-гамәлләрен халыкка җиткерергә кирәк. Тик монысы хезмәт һәм вакыт сорый шул».

Иң яшь халык шагыйре Ркаил Зәйдулла легендар шәхесләр исемлегенә лаек шәхесләр буларак Батырша, Бәхтияр Канкаев, Канзафар Усаев, Даян Мурзин, Әнгам Атнабаев исемнәрен атады.

Ркаил Зәйдулла исемлегенә кергән шәхесләр турында кыскача мәгълүмат.

Батырша тарихы: «Зөлхәбирәне чукындырып Мария Александровнага, ә Зөләйханы Верага «әйләндерәләр»

Батырша (чын исеме Галиев Габдулла Туктаргали улы) (1710 — 24 июнь, 1762) — 1755-56 еллардагы Идел-Урал халыклары баш күтәрүе җитәкчесе һәм идеологы, публицист, мулла. Карышбаш авылында (хәзер Башкортстанның Балтач районына керә) туа. Хәзер Татарстанда булган Тайсуган һәм Ташкичү авылларында мәдрәсәләрдә укый һәм укыта. 1749 елдан Карышбаш авылы мулласы. Христианлаштыру сәясәтенә җавап итеп, 1755 елның язында мөселманнарны баш күтәрүгә өнди. «Батырша явы» буларак тарихка кергән баш күтәрү бастырыла, Габдулла Галиев 1758 елда Шлиссельбург ныгытмасына ябып куела. 1772 елда камерада онытылып калган балта белән сакчыларга һөҗүм итә, дүрт сакчыны үтерә һәм үзе дә вафат була.

Тарих фәннәре докторы Фәйзелхак Ислаев: «Батырша татарлар яшәгән Карыш авылында Туктаргали абыз (мулла) гаиләсендә туа. XVIII гасыр уртасында биредә 35 йорт, 144 ир-ат исәпләнгән. Карыш авылы үзе Ырынбур губернасы, Уфа өязе, Себер юлына кергән… Чыгышы белән ул — татар. Килеп чыгышы — мишәрләрдән, әтисе Түбән Новгород якларыннан килеп утырган, кызганыч, кайсы авылдан икәне билгеле түгел».

»…Фетнәдә катнаучыларның язмышы кебек үк Батырша гаиләсенең язмышы да фаҗигале була. Улы Таҗетдинның үлеме турында язган идек инде. Зөлхәбирә Хәсәнова кызлары белән Санкт-Петербургка китерелә. Төпчек кызы Салиха 1759 елда авырып вафат була. Бу вакытта инде Салиха чукындырылган була, ул Наталья дигән исемне йөртә; Зөлхәбирәне чукындырып Мария Александровнага, ә Зөләйханы Верага «әйләндерәләр» һәм 1763 елда кызлар монастыренә урнаштыралар. Алар турында башка мәгълүмат юк». («Батырша җитәкчелегендәге баш күтәрү һәм XVIII йөз татар җәмгыятендә иҗтимагый-мәдәни торыш» җыентыгы).

Фәүзия Бәйрәмова: «Тарихта этник башкортларны көчләп чукындыру фактлары юк, сүз барса да, „сословный башкортлар“, ягъни башкортлар исеме астында җир биләүче татарларны чукындыру турында сүз бара. Шуңа күрә башкорттта „чукынган башкортлар“ катламы юк. Россиянең көчләп чукындыру сәясәте ислам диненә, шул динне тоткан татарларга каршы юнәлдерелгән була». («Батырша җитәкчелегендәге баш күтәрү һәм XVIII йөз татар җәмгыятендә иҗтимагый-мәдәни торыш» җыентыгы).

Юридик фәннәр докторы, профессор, җәмәгать эшлеклесе, башкорт тарихчысы Рафаэль Зиннуров: «Как раз в этот период и «объявился» среди башкир новый лидер — ахун Абдулла Алеев (полное имя Губейдулла Магзялетдин Галеев), прозванный народом позднее «Батырша» и под этим же вошедший в историю. Именно в силу названных выше причин, он, небашкир по происхождению, башкирами охотно был признан своим лидером, хотя, напомним еще раз, вопиющих религиозных притеснений в Башкирии, как к примеру в соседнем Поволжье, в это период не было. («Башкирские восстания и индейские войны». Уфа 2001. 536 б. 348нче биттә).

Әхмәтзәки Вәлиди: «Будучи сам мишарем, Батырша основные надежды возлагал на мишарей и татар. Казань он знал как место, где много мусульман, и успех он связывал с их помощью». (Зәки Валиди Тоган. «История башкир. История тюрков и татар. — Уфа. 1994).

Исемен мәңгеләштерү:

Башкортстанда

Башкортстанның Иске Балтач авылында XVIII гасыр мәгърифәтчесе Габдулла Галиев (Батырша) музее бар. Музей Балтач районы башлыгы карары белән 1990 елда ачыла. Ул муниципаль учреждение. Музей тарафыннан Батырша исеме белән бәйле урыннарга экспедицияләр оештырыла, архивлар өйрәнелә. 2001 елда район хакимияте җәмигъ мәчете янында яңа музей төзелеше өчен җир бүлеп бирә. Яңа музей экспозициясе Башкортстан Милли музее ярдәме белән төзелә. Батыршаның яңа музее 2003 елның 30 августында ачылды. Музейның җитәкчесе — Батырша нәселенең дәвамчысы булган Рафис Шәйхәйдәров.

Музейның рәсми мәгълүматларына караганда, елга биредә 6, 5 мең кеше була. 

Батырша туган Карышбаш авылы мәктәбе аның исемен йөртә.

Татарстанда

Мәрҗани исемендәге тарих институты 2005 елда «Батырша житәкчелегендә баш күтәрү һәм XVIII йөз татар жәмгыятендә ижтимагый-мәдәни торыш» исемле фәнни-гамәли конференция уздырган.

Фәүзия Бәйрәмованың Батыршага багышланган «Батыршаһ» романы бар.

  • Башкорт галиме, философия фәннәре кандидаты Азат Бердинның бер мәкаләсендә «Ахун Батырша, пугачевцы Канзафар Усаев и Бахтияр Канкаев — любимые башкирами исключения из мещерякских правил», дигән фикер бар. («К вопросу о терминологии социальной адаптации башкирских элит XVIII века»)

Салават Юлаев белән Юлай Азналинны Батырша шәкерте Канзафар Усаев соңгы юлга озата

Канзафар Усаев

Пугачев җитәкчелегендәге хәрәкәт юлбашчыларының берсе Канзафар Усаев турында мәгълүматны Батырша музей-йорты директоры, имам-хатыйп Рафис Шәйхәйдәров язмасыннан алдык.

«Пугачев ягында көрәшнең алгы сафында Батырша мәдрәсәсендә укыган шәкертләр дә катнаша. Полк атаманы Канзафар Усаев 1738 елда Уфа өязенең Чакмагыш авылында туган, Батырша мәдрәсәсендә яхшы укуы мәгълүм. 1755 елда восстание бастырылгач, 1757 елда Бозаязга (Кырмыскалы районы) күчкән. Канзафар шунда әүвәл мулла, аннары йөз башы булып торган, урыс һәм төрки телләрне яхшы белгән. 1774 елның 5 июнендә Пугачев Канзафарга бригадир дәрәҗәсен бүләк итә. Шуннан соң Канзафар аның белән бергә хәрәкәт итә. Красноуфимск каласын һәм Усаны алуда катнаша. 23 июньдә Кама елгасын кичкәндә Пугачев Канзафарны, Салаватны һәм тагын дүрт полковникны көрәшне дәвам итү өчен калдыра. 4 август көнне карательләр кулына эләгә. 10 гыйнварда, башка юлбашчылар белән бергә, Канзафарны Мәскәү шәһәренең сазлы мәйданына китерәләр. Мишәрләрнең баш полковнигы Пугачевны җәзалап үтерүне карап тора. 1775 елның 31 гыйнварында ул Рогервик (хәзерге Палдиски) зинданына килеп ябыла. Ноябрь аенда бирегә Салават Юлаев белән Юлай Азналин да китерелә. Өч мөселман, иңгә иң торып, 25 ел буена бергә каторга газапларын кичерәләр.

1797-1800 еллар арасында — Юлай, 1800 елның 26 сентябрендә Салават вафат була. Аларның һәр икесен кәфенләп, җеназа укып, Коръән аятьләре белән Батырша шәкерте Канзафар соңгы юлга озата. Ә үзе иң соңгы кеше булып — 1804 елның 10 июнендә дөнья куя».

Башкортстанда

2015 елда Башкортстанның Кырмыскалы районы Бозаяз авылында Емельян Пугачевның көрәштәше Канзафар Усаевка һәйкәл куела.

Википедия мәгълүматы: Бозаяз — Башкортстанның Кырмыскалы районындагы татар (мишәр) авылы. Авылны Иске Мерәстән (хәзер авылына Дәүләкән районына керүче) килеп утырган мишәрләр нигезли.

Канзафар Усаевка һәйкәл ачылу тантанасына Канзафар Усевның нәсел дәвамчысы булган танылган продюсер Радмир Усаев кайта. «Канзафар Усаев әтием ягыннан ерак бабам була. Мин — сигезенче буын. Кем нәселеннән икәнемне балачактан белеп үстем. Минем ерак бабама һәйкәл куелуын күрү бик рәхәт. Республикада Салават Юлаевны гына түгел, аның көрәштәшләрен дә зурлыйлар», — дигән ул «Башинформ»га.

Өстәмә мәгълүмат буларак, Радмир Усаевның Родион, Мирабэлла һәм Ариэлла исемле балалары барлыгын өсти алам.

Татарстанда Канзафар Усаев исемен мәңгеләштерүгә бәйле бернәрсә дә эшләнмәгән.

Кем син Бәхтияр Канкаев — риваятьләргә күчкән герой?

Бәхтияр Канкаев — Е.И.Пугачевның көрәштәше, аның армиясендә өлкән полковник. Е. И. Пугачев хәрәкәтенә 1773 елның декабрендә кушыла. Казан, Көңгер, Уфа өязләрендә халыкны хәрәкәткә кушылырга өнди, баш күтәрүчеләр отрядын берләштерә, Казанны камау сугышында катнаша. 1974 елда отряды Балык Бистәсе авылы тирәсендә тар-мар ителгәннән соңгы язмышы билгесез.

Рәсми чыганакларда Бәхтияр Канкаевның Уфа провинциясе Кущин волостендагы (хәзерге Мәчетле районы) Олы Ака авылы мишәре булуы язылган. Туган елы, шөгыле билгеле түгел. Фетнәгә 1773 елның ноябрендә кушылган.

Әмма әлеге зур мишәр авылында Бәхтияр Канкаевның нәсел шәҗәрәләре табылмаган.

Башкортстанда әлеге шәхеснең исеме мәңгеләштерелмәгән.

Татарстанда.

Канкай улы Бәхтиярне татар тарихына һәм әдәбиятына Туфан Миңнуллин кертте — ул «Канкай улы Бәхтияр» тарихи драмасын язды һәм аны заманында Камал театрында Марсель Сәлимҗанов куйды.

Кызыклы факт — Татарстанның ике авылында Бәхтияр Канкаевны үз авылдашлары дип саныйлар. Берсе — Аксубай районының Иске Ибрай авылы, икенчесе — Яшел Үзән районының Татар Танае авылы.

Ибрайлылар версиясе буенча, Бәхтияр Канкаев ул — Кулбай Мораса авылына нигез салучы Ибрай Туктамышевның оныгы, ягъни аның улы Кантимер Ибраевның улы Бәхтияр Кантимеров. Гаилә Чистай өязе Ибрай авылына 1726 елда күчеп килә һәм Бәхтияр Кантимеров биредә туа. «Олы Ока авылы язма чыганакларында Бәхтияр Канкаев исеме 1765 елда очрый, билгеле 1762 елгы ревизиядән соң ул якларга күчеп китүе ихтимал. 17-18 гасырларда бик күп мишәр халкының чукындыру сәясәтеннән качып, Башкорт, Урал якларына китеп урнашуларына бик күп чыганаклардан мисаллар китереп була», — дип яза 2013 елда Иске Ибрай мәктәбендә укыган Эльвира Хәйруллина.

«Безгә билгеле булганча, 1774 елның 26-27 июлендә Кече һәм Олы Җөри авылы янында Б.Канкаев отрядлары тар-мар ителгәч, ул бер төркем иптәшләре белән качып китә. Хәзерге бабайлар сөйләве буенча, Б. Канкаев Ибрай авылыннан 18 чакрымдагы урман эчендә, Сөлчә елгасының башлангычы булган Сөлчәбаш авылында яшеренеп ятуы билгеле. Аның бер тол хатын белән яшәве, хөкүмәт аның башын табып бирүчегә күп акчалар вәгъдә биргәч, тол хатынның аны сатарга омтылуы турында җирле халык телендә сөйләнә», — дип яза ул.

Икенче версия Бәхтиярнең тар-мар ителгәннән соң Бәшир исеме белән хәзер Яшел Үзән районына кергән Татар Танае авылында яшәве турында сөйли.

Авыл халкы Бәхтияр Канкаевны үз авылы кешесе дип бара. Бәхтиярнең әтисе бик яшьли Урал якларына чыгып киткәндер дә, Башкортстан якларына төпләнеп калган булырга тиеш, диләр. Авылга, имеш, Бәхтиярне Шәйхулла бай алып кайткан. Чөнки Пугачев восстаниесе елларында Казанда пристань тотучы Шәйхулла бай восстаниечеләр кулына килеп эләккән була. Мөселман кешесен урысларга үтертеп булмас дип, Бәхтияр бу кешегә качарга булыша. Восстание җиңелгәч, Шәйхулла бай Бәхтияр белән яңадан очраша. Шәйхулла бай Бәхтиярне Танай авылына көтүче итеп кайтара. Авылда аны ялланган көтүче итеп кабул итәләр, чөнки танучы кеше булмый. Ул исемен дә үзгәртә — Бәшир исеме белән көн күрә.

«Яулар кичкән Бәхтияр янына әҗәл көтмәгәндә килә — улы белән печән өйгән вакытта, эскерт өстеннән егылып, умыртка сөяген сындыра. Шул фаҗигадән Бәхтияр-Бәшир терелә алмый, бу дөньяны калдырып китә. Үләр алдыннан үзенә ясин укыганда Бәшир дип түгел, Бәхтияр дип укуларын үтенә. Ул „Мин Канкай улы Бәхтияр халкымны дин иреге һәм тормышы өчен көрәштем. Беркемгә дә авырлыклар китермәдем“, — дип якты дөньядан китеп бара», — дип сөйли авылда тарих укыткан Фәрит Мирхәтуллин.

Тарихчы, язучы Вахит Имамов бу легендаларга ышанмый. Мондый легендаларның Татарстанның тагын берничә авылында булуын әйтә. Бу риваятьләрнең килеп чыгышы татар кешесенең Канкай улы Бәхтиярне үзенеке итәсе килүе турында сөйли.

«Кара генерал» Даян Мурзин

Даян Мурзин − легендар шәхес, Бөек Ватан сугышы герое, Чехия һәм Словакиядәге 16 шәһәрнең почетлы гражданины. Аны «кара генерал» дип йөрткәннәр. Ул Гитлерның шәхси дошманы саналган, аны тотучыга фашистлар ике миллион рейхсмарка вәгъдә иткән.

Даян Мурзин 1921 елда Уфа губерниясенең Иске Балыклы авылында туа. Фронтта 1941 елның 22 июненнән. 1942 елның августыннан 1943 елга кадәр «Төркестан легионы» штаб ротасында агент була. 1943 елда Сталино шәһәрендәге яшерен оешма белән дошман ягында көрәшүче ике милли легион арасында элемтә урнаштыру өчен Донбасска эләгә. Әлеге эш нәтиҗәсендә, Төркистан һәм «Идел-Урал» легионнарының кайбер бүлекчәләре Кызыл Армия ягына күчә. 1943 елның декабрендә Мурзин Молдавиягә эләгә, анда В. М. Молотов исемендәге партизан отряды оештыра. Шул отряд белән Украинаның Винница һәм Одесса өлкәләрендә көрәшә. 1944 елда Украинаның партизан хәрәкәтенең разведчиклары махсус мәктәбендә укый, август аенда исә чех-словак разведчиклары төркемендә партизан хәрәкәтен оештыру өчен Словакиягә эләгә. Анда башта штаб башлыгы, аннары Ян Жижка исемендәге халыкара партизаннар бригадасы командиры була. Бригада Чехия һәм Моравия җирләрендә 1945 елның 9 маена кадәр көрәшә. Аның составына руслар, чехлар, италиялеләр, румыннар, венгрлар, поляклар, французлар кергән була. Даян Мурзин җитәкчелегендә 700 партизан фашистларга көн бирми. Алар дүрт меңнән артык гитлерчыны тар-мар иткән, 19 күпер шартлаткан, Моравиядә 18 самолет белән аэродромны басып алганнар. 1945 елда партизаннар Вермахт танк дивизиясе командиры генерал-лейтенант Дитрих фон Мюллерны тоткынга төшерәләр.

Даян Мурзин барлыгы 86 орден һәм медаль белән бүләкләнгән. Чит ил бүләкләре тагын да күбрәк.

Сугыштан соң Даян Мурзин туган ягында мәгариф бүлегендә, ә аннары озак еллар юрист булып эшли. Пенсиягә чыкканнан соң, Башкортстанда республика сугыш, хезмәт, хокук саклау ветераннары советы составында иҗтимагый эшләр башкара, ветераннар хәрәкәтенең активисты була. 1999 елда аңа «Уфа шәһәренең почетлы гражданины» исеме бирелә.

Даян Мурзин 2012 елның 10 февралендә Уфа шәһәрендә үлә. Бакалы районының Бакалы авылында бер урам аның исемен йөртә.

Даян Мурзинны башкорт чыганаклары да татар дип яза. Ул үз автобиографиясендә: «…девятнадцать лет отроду, по национальности татарин, младший политрук, бился с врагом честно и в свой последний час очень жалею, что позволил проткнуть себя во время штыковой атаки», — дип язган.

Мурзин турында чит илләрдә күбрәк билгеле булган. Чехиянең Злин шәһәрендә туксанынчы елларга кадәр Мурзин урамы булган. Бөекбританиядә Джон Хауландның Мурзин турында китабы чыккан. Китапта автор Мурзинны Джеймс Бонд белән чагыштыра. «Россия» телеканалы «Кара генерал» турында документаль фильм күрсәтә. Англиядә, Чехиядә, Германиядә дә документаль фильмнар төшерелгән.

Уфа шәһәренең почетлы гражданины. 2005 елда Уфада Даян Мурзинның «Фронт в тылу врага» китабы басылып чыга.

Татарстанда Даян Мурзинның исемен мәңгеләштергән чаралар юк.

Әнгам Атнабаев — башкорт иленең «чи татары»

Әнгам Атнабаев — Башкортстанның халык шагыйре. Башкортстанның Тәтешле районы Иске Күрдем авылында туган. Бу авылда «Нур» Уфа татар театрының баш режиссеры Байрас Ибраһимов, Әлмәт театры артисты, быел юл фаҗигасендә вакытсыз вафат булган Илшат Агиев туган.

Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримовның «Азатлык»ка сөйләгәннәреннән: «Мин башкортлар күпләп яшәгән Зианчура районындагы бердәнбер татар авылында тудым. Кечкенәдән башкортча аралашып үскәч, ике телне дә беләм. Атнабай татарлар күпләп яшәгән Тәтешле районыннан. Тәтешле, Яңавыл яклары Казанга якын. Мин аның татарлыгын Казан тәэсире белән дә аңлатам. Дөрес, аның паспортында «башкорт», минекендә «татар» дип язылган иде. Ул милләте турында бәхәсләргә урын калдырмый «Менә шулай!» шигырендә шулай дип язган иде:

..Хатыным да оныклары белән
Сука сөрә урыс телендә…
Менә шулай яшәп яткан булам
Мин — чи татар башкорт илендә».
Әнгам Атнабайның милли чыгышын ачык күрсәткән шигырьләре:
Мин синең яклы
Ирек даулап күтәрелде
Туганым чечен халкы.
Бөтен җаным-тәнем белән,
Мин, татар, синең яклы.
Ирек даулаган халыкның
Максаты изге, якты.
Саф йөрәкле көрәштәшем,
Мин, татар, синең яклы.
Һәрбер милләт үз илендә
Азат яшәргә хаклы.
Горур чечен карындашым,
Мин, татар, синең яклы.
Милли дуска
Татар-башкорт мәсьәләсе
Каяндыр килә һаман –
Бетми торган чир шикелле
Теңкәгә тия һаман.
Ник татарса һөйләшәһең,
Башкортса һөйләш, имеш,
Был һөйләшең менән һиңә
Казанга китеү тейеш!»
Нишләп Казанга китим ди,
Шушында туып-үскәч?
Яфрак ярып, чәчкә атып,
Җимеше булып пешкәч?
Нишләп Казанга китим ди?
Шушында атым-затым –
Минем сөйләшне аңлаучы
Миллионнан артык халкым.
Нишләп Казанга китим ди?
Шушында минем Уфам,
Казанда яшәп Уфаны
Сагына иде Туфан…
Моннан ары «һин татар» дип,
Җаныма тимә давай.
Җанга тиеп, җан ачуын
Чыгара күрмә, малай!
ххх
Ник талантлы татар якташларым
Казаннарга китеп торып кала?
Казаннарда татар булу җиңел,
Уфаларда татар булып кара!
Мәсьәлә
Син башкорт дип, син татар дип,
Әрләшмәек, туганнар.
Бу халыклар гомер бакый
Бергә тормыш корганнар.
Син башкортмы, син татармы –
Анда түгел мәсьәлә.
Башкорттан да, татардан да
Урыс туа — вәт бәла! –
Менә кайда мәсьәлә!

Нәтиҗә

Болар — милли үзбилгеләнешен югалтмаган татар шәхесләре. Болар — татар буларак та, башкорт халкы өчен дә бик кадерле булган шәхесләр. Башкортстанда аларның музее, һәйкәле, исемнәрен йөрткән урамнар, мактаулы исемнәре бар.

Бездә шушы шәхесләрдән бары тик икесенең исеме әдәбиятта мәңгеләштерелгән — Туфан Миңнуллин «Канкай улы Бәхтияр» исемле драма язып, Марсель Сәлимҗанов аны сәхнәгә куйды. Фәүзия Бәйрәмованың «Баһадиршаһ» романы бар. Әлбәттә, Пугачев явы чорын өлешчә тарихчы язучы Вахит Имамов өйрәнде. Әмма геройларның һәрберсе үзе бер романга лаектыр кебек.

Мин үзем өчен коточкыч күңелсез ачыш ясадым — Әнгам Атнабаевның исеме Татарстан китап нәшриятында 2009 елда басылып чыккан «Әдипләребез» биобиблиографик белешмәлегенә кертелмәгән. Анда Кол Галиләрдән башлап, Ильяс Кудашев-Ашказарскийларны да кертеп, Шәехзадә Бабичлар да бар. Мин ул белешмәлектән үзем өчен яңа бик күп шәхесләр ачтым. Ә Атнабай юк. Атнабай Татарстан язучылар берлегенең рәсми сайтындагы язучылар каталогында да юк.

Бу шәхесләрне татарлар арасында популярлаштыруның иң үтемле юлы — әдәбият. Туфан абый Канкай улы Бәхтиярне язган кебек, Фәүзия Бәйрәмова Батырша язмышын өйрәнгән кебек, нигә язучыларыбызга аларның һәрберсен үз китапларының геройлары итмәскә? Нигә әле әдәби грантлар булдырмаска? Рафис Корбан Татарстан язучылар берлеген җитәкләгән елларда шундый грантлар булдырылып, Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская һәм Таҗетдин Ялчыгол турында тарихи романнар барлыкка килде бит. Халкыбыз тагын өч тарихи романны көтеп тора. Аларны Ркаил Зәйдулла, Галимҗан Гыйльманов һәм Ләис Зөлкарнәй яза.

Даян Мурзин турында Джеймс Бондтан да текәрәк геройны кем ясарга тиеш, безнең татар язучысы алынмаса? Канзафар Усаевны кем татарга ачып бирергә тиеш? Ә Атнабайны татар язучылары үзләре читләштергәнне укучыга кем җиткерергә тиеш?

intertat.tatar

 
 

Просмотров: 870

Комментирование запрещено