“СТУДЕБЕКЕР”да Бөек Ватан сугышы юллары буйлап …

Махсус автобатальонның хәрби машина йөртүчесе Надия (Надежда) Камалетдиновна (Камаловна) Ядыгарова. 1943 нче елның августы

Махсус автобатальонның хәрби машина йөртүчесе Надия (Надежда) Камалетдиновна (Камаловна) Ядыгарова. 1943 нче елның августы

Минем карт әбиемнең олы абыйсының кызы Надия Камалетдин кызы Ядыгарова (Мостафина) сугыш турында сөйләргә яратмый. «Фронтта булган югалтуларны, кайгы-хәсрәтләрне күп күрергә туры килде инде, тик мин сугыш юлларында очраган авырлыклар яныннан үземнең снарядлар ташый торган йөк машинасында узып киттем», — ди ул. Кичәге укытучы кызга сугышта хәрби шофер булып хезмәт итәргә һәм анда үзенең булачак сөйгән ярын үлемнән коткарырга туры килә.

Ул Ульяновск өлкәсенең Губан Күл (Елховое озеро) авылында 1924 нче елда туа. Авыл мәктәбендә белем ала, аннан соң Куйбышевтагы педагогия училищесына укырга керә. Укуын тәмамлагач, мәктәпкә укытырга килә. Эшен дә, укучыларны да ул, үз балаларын яраткан кебек, ярата. Тик 1941 елда башланган Бөек Ватан сугышы яшь укытучының язмышын 180 градуска үзгәртеп куя.

1941 нче елның сентябрь-ноябрь айларында ул, башка бик күп хатын-кызлар кебек, Татарстанның Апас районында окоплар казый. Ә 1942 нче елның апрелендә 18 яшь тулган кызны военкомат армиягә чакыра. Алдан аны Мәскәү өлкәсенең Наро-Фоминск шәһәренә хәрби
машина йөртүчеләр (шоферлар) курсларына җибәрәләр. Курсларны бетергәннән соң, ул 1 нче һава армиясенең 644 нче автобатальонына эләгә. Аның бурычы — хәрби аэродромны бомба-снарядлар, ягулык белән тәэмин итү. Менә шушы чандыр гәүдәле, ябык, уртача буйлы шофер-кыз карамагында әле халыкта “полуторка”, дип аталган йөк машинасы, водомаслозаправщик, бензозаправщик һәм стартер да була. Самолет моторларын стартер белән кабызу да аның вазифасына керә. 1943 елда ул Як-7 хәрби самолетларының моторларын кабызу өчен файдаланылган авиастартерның йөртүчесе дә була. Моны ул “Студебекер” US6 америка йөк ташу машинасы ярдәмендә башкара.

Кызганыч, 1943 нче елның августында фашистлар Надия хезмәт иткән авиаполкны утка тоталар. Шуңа аны автобатальонга күчерәләр. Биредә дә шофер кызга 3 тонналы “ЗИС- 5” маркалы йөк машинасында эшләргә туры килә. Тиздән шундый зур машинаны да ул оста йөртә башлый. Сугыш елларында ул Смоленск тирәсендәге фронтның алгы сызыгына бомба-снарядлар, сугыш
кораллары ташый, ә кире әйләнеп кайтканда аннан яралыларны һәм һәлак булганнарны алып чыга.

Бервакыт фронтка снарядларны китереп, инде кире кайтканда, шофер кыз юл кырыеннан баручы ике яралы сугышчыны күрә. Шуларның берсе каты яраланган иптәшен өстерәп диярлек алга бара. Кыз, шуыша–шуыша, алар янына ашыга. Килеп җиткәч, ул авыр яралысына карый һәм куркып китә: егетнең аркасында биленә чаклы диярлек снаряд кыйпылчыгы күренеп тора. Ул, беренче ярдәмне күрсәтеп, яраны бинт белән бәйли, аннары бу солдатны шинельгә салып, үзенең машинасына кадәр өстерәп бара. Инде медпунктка килеп җиткәч, яралы егет аңа: “Энекәш, адресыңны калдыр әле, үлмәсәм, сиңа хат язармын”, — ди. Комбинезон кигән солдатның кыз кеше икәненә игътибар да итми ул. Ә аның кыз кеше икәнен белгәч, гаҗәпләнүдән егетнең күзләре дүрт була. Инде берникадәр вакыттан соң шофер кызның үзенә дә госпитальдә дәваланырга туры килә. Берничә айдан соң ниндидер бер күпер аша чыкканда кызның снарядлар тулы “ЗИС-5” машинасының тормозы сафтан чыга, һәм ул машинасы-ние белән елгага бата. Шунда ул үзен кем коткаруын да хәтерләми: инде госпиталь койкасында гипс эчендә яткан килеш аңына килә. Яраланган машина йөртүче кызга госпитальдә 3 ай буе дәваланырга туры килә. Аннары терелеп, кабат үзенең “студебекер”ына утыра ул. Шушы машинасында Кенигсбергка кадәр барып җитә. Күпме еллар көте  алынган Җиңү көнен дә ул шунда каршылый. Сугыш юллары бик авыр, хәтәр, озын була. Ниһаять, безнең совет солдатлары империалистик Германиянең башкаласы Берлинга барып җитәләр һәм фашистларны үзләренең өннәрендә тар-мар итәләр. Ә Надия Ядыгарова 9 Май – Җиңү көнен Кенигсберг шәһәрендә каршылый.

Ә теге үзе үлемнән коткарган татар солдатын кыз инде сугыш бетеп, берничә ел үткәч, Ульяновскида очрата. Бөек Җиңүгә үзенең дә өлешен керткән татар кызы, укытучы, ә хәзер машина йөртүче дә булган Надия туган якларына — Ульяновскига кайта. Күп еллар ул шәһәрдәге автомобиль заводында машина йөртүче булып эшли. Ничектер завод директоры Надиядән үзен шәһәрдә төзелә торган ТЭЦка утыртып баруын сорый. Менә шушы төзелештә Надия сугышта үзе коткарган татар егетен күрә дә инде. Тиздән бу очрашу, арадагы дуслык хисе мәхәббәт хисенә әверелә. Шул вакыттан алып, бүгенге көнгә кадәр үзенең яраткан Хөсәене белән алар гел бергә! Фронтовиклар гаиләсендә туган ул-кызлары хәзер үзләре дә әти-әниләр, әби бабайлар булганнар.

Үзенең Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткәнбатырлыгы, фидакарь хезмәте өчен Надия Ядыгарова II дәрәҗә “Отечественная война” (Ватан сугышы) ордены, “За боевые заслуги” медале, “ За освобождение Кенигсберга”, “За победу над Германией” һәм башка төрле орден-медальләр белән бүләкләнә.

Быел 95 яшен тутырган сугыш ветераны Надия Ядыгарова (Мостафина) — хәзер дә бик актив кеше. Ул төрле җирләрдә — мәктәпләрдә, Ульяновск автомобиль заводында, мәдәни үзәкләрдә оештырылган очрашуларга бик теләп йөри һәм үзенең истәлекләре белән уртаклаша. Һәр очрашуын ул: “Сугыш бетүгә быел инде 75 ел тула, тик мин һаман төшләремдә “студебекер”да снарядлар ташыйм… Күпме кеше һәлак булды бу каһәр суккан сугышта! Күпме кеше сугыш кырларында ятып калды, күпмесе сугыштан яраланып, имгәнеп кайтты, күпме ятим балалар калды… Тик бервакытта да сезгә сугышны күрергә Аллаһы язмасын..! Уяу булыгыз! “ — дигән сүзләр белән тәмамлый.

“Яктылык” мәктәбенең 8 Б
сыйныф укучысы
Әминә ГАРИФУЛЛИНА.

(Самар шәһәре “Яктылык” мәктәбенең татар теле
һәм әдәбияты укытучысы, Татарстан Республикасының
атказанган укытучысы Нурзидә ФӘЙЗУЛЛИНА ярдәме белән әзерләнде).

«Самар татарлары» журналы№1 (26), 2020 ел.

Просмотров: 890

Комментирование запрещено