Онлайн-сервислардан ешрак кулланыйк

Sberbank-Luchshie-Banki-RossiiРоссия хөкүмәте һәм Рос­сия Үзәк банкы, COVID-19 пандемиясенә каршы көрәш кысаларында, икътисади ча­ралар пакеты эшләп чыгарган иде. Ул финанс һәм икътисад секторлары тотрыклылыгын тәэмин итү, авыр финанс хәлдә калган гражданнарга, кече һәм урта бизнес белән шөгыльләнүчеләргә ярдәм итү өчен булдырылган.

«Волжская коммуна» газе­тасының һәм “Губер­ния” телеканалының берләш­терелгән матбугат үзәгендә 28 апрельдә массакүләм мәгъ­лүмат чаралары, кече һәм урта бизнес вәкилләре, өлкә халкы  өчен шушы проблемаларга ба­гышланган онлайн-брифинг оеш­тырылды. Россия Үзәк банкының Самара бүлеге идарәсе җитәкчесе Марина Мясникова, ипотека һәм кредит оешмалары вәкилләре, әлеге ярдәм чаралары хакында  төгәлрәк аңлатып, сораулара җавап бирделәр.

- Россия Үзәк банкы фи­нанс хәлне тотрыклыландыру өчен нинди чаралар күрә һәм чын­лыкта алар ничек эшли? Эшен югалту, керемнәре кимү сәбәпле авыр финанс хәлдә калган кредитлы кешеләргә нинди ярдәм чаралары күрсәтелә?

- Үзәк банк кабул иткән чаралар пакеты банк секторы­ның тотрыклылыгын тәэмин итүгә, зыян күргән гражданнар­ны һәм икътисад секторла­рын яклауга юнәлдерелгән. Төгәл­рәк әйткәндә, банклар кредит  түләү өчен уңайлы графиклар тәкъдим итәләр, кредит буенча түләүләрне кичектерү чаралары кулланалар. Болай эшләгәндә, клиентның кредит тарихы бозылмаячак, һәм ул алга таба да, ышанычлы түләүче буларак, кредит ала алачак.

Өченче апрельдән башлап, кредит каникуллары турындагы 106-ФЗ санлы  закон гамәлгә кертелгән. Бу закон, 2019 ел белән чагыштырганда, уртача айлык кереме 30 процентка кимегән банк клиентларына кагыла. Әгәр ипотека  суммасы — 2 миллион сумнан, кредит картасы — 100 мең сумнан, кулланучылар кредиты — 250 мең сумнан һәм автокредит булса – 600 мең сумнан артмаса, клиентлар 6 айлык кредит каникулларыннан файдалана алалар. Әмма, барыбер, кредит ставкасының өчтән ике өлешен түләп барырга туры киләчәк.

Кредит каникулларыннан файдалана алмаучылар өчен баш­ка чаралар каралган. Мә­сәлән, банк, клиент бе­лән берлектә, банкны да, бурычка алучыны да канә­гатьләндерерлек ысулны сай­лап алалар. Әйтик, айлык түләү күләмен киметергә, тү­ләү срокларына төзәтмәләр кертергә мөмкин.

- Кече һәм урта бизнес вәкилләре нинди ярдәмгә исәп тота ала?

- Алар өчен дә 6 айга кредит каникуллары, бурычны реструктуризацияләү (айлык түләү суммасын киметү яки срокларын үзгәртү) мөмкинлеге каралган. Пандемиядән аеруча зур зыян күргән оешмалар өчен льготалы кредитлар бар. Андыйларга, хезмәткәрләрне эш белән тәэмин итү һәм хезмәт хакы түләп тору өчен, 6 айга процентсыз кредит бирелә.

- Банклар ярдәм күрсәтүдән баш тартсалар, кайда мө­рәҗәгать итәргә була?

- Клиент әлеге программа таләпләренә туры килә икән, кредитор баш тартырга хокуклы түгел. Чөнки бу — федераль закон һәм  сорауларны турыдан-туры  банк җитәкчесенә юлларга була. Нинди дә булса сәбәпләр аркасында юридик затка ярдәм күрсәтүдән баш тарталар икән, ул “Эшкуарлар берләшмәсенә” мөрәҗәгать итәргә тиеш.

- Самара өлкәсендә 6,5 процентлы ипотека про­граммасы ничек эшли?

- Бу программа 2020 елның 17 апреленнән 1 ноябренә кадәр дәвам итәчәк. Аның буенча яңа гына төзелгән яки төзелеп бетмәгән йортлардан фатир алу өчен 3 миллион сумга кадәр акча алырга була, һәм ул  30 елга бирелә, — дип аңлатты Марина Мясникова.

- Пандемия чорында Са­ма­ра банкларының эше үз­гәрдеме?

Әңгәмәгә «Солидарность» банкы идарәсе рәисе урын­басары Игорь Гордеев кушыла:

- Без элеккеге режимда, шәхси график буенча эшебезне дәвам итәбез, үзгәрешләр кертергә туры килмәде. Банк­ның 17 офисы, клиентларга уңайлы булсын өчен, атнага 6 көн эшли.

Безнең банкта да клиентлар өчен кредит каникуллары һәм башка ярдәм чаралары ка­ралган, депозитлар буенча югарырак процентлы тарифлар да кертелде.

Ә менә «Абсолют» банкның Самара бүлеге идарәчесе Олег Кулешов әйтүенчә, бу банк  хезмәткәрләренең 90 проценты  читтән торып эшләү режимына күчкән.

- Мөмкин кадәр күбрәк операцияләрне онлайн ре­жим­га күчерергә банклар әзерме?

- Без, 2018 елдан башлап, онлайн-сервисларга күчә баш­ладык инде, — дип дәвам итә сүзен Олег Кулешов. — Ипотека буенча барлык мәсьәләләрне дә онлайн хәл итеп була.  Якын арада хәтта ипотека килешүенә онлайн кул кую мәсьәләсен дә хәл итәчәкбез.

- Сезнең банкка 6,5 про­центлы яңа ипотека буенча мөрәҗә­гать итәләрме?

- Әйе, андый клиентлар шактый. Чөнки бу бик уңай программа.

- Карантиннан соң күчем­сез милеккә бәяләр үзгәрерме?

- Минемчә, якынча шул бәядә калачак. Ә менә банкка акчаны кыска вакытка һәм төрле валютада салырга, акчаларны банкта сакларга, күбрәк онлайн сервислардан кулланырга  киңәш итәр идем, — дип тәмамлады очрашуны  Олег Кулешов.

Чыннан да, әйдәгез, онлайн-сервислардан без дә ешрак кулланыйк. Бигрәк тә үз-үзеңне изоляцияләү шартларында бу уңай. Исән-сау булыгыз!

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

«Бердәмлек»

 

Просмотров: 992

Комментирование запрещено