Татарларда электән хатын-кызга башка караш булган: 1917 елдан сайлауда катнаша алган

татарлар+фото«ТНВ» каналында чыга торган «Татарлар» тапшыруында татар милли үзаңы һәм ислам дөньясы турында сөйләштеләр. Әңгәмәдә этнолог, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков һәм тарих фәннәре кандидаты Илнар Гарифуллин катнашты.

«Татар институтларын саклауда ислам бик әһәмиятле роль уйнаган»

Тарихчы Дамир Исхаков:

XX йөз башы исламы турында сөйләшкәндә дини тәгълиматка бик керә алмыйбыз, ул өлкәдә белгечләр түгел, әмма дин белән иҗтимагый тормышның һәм миллилекнең бәйлелеген яктырта алабыз. Ул бик әһәмиятле булган. Революциягә кадәр татарлар ислам өммәте буларак үскәннәр һәм татар институтларын саклауда ислам бик әһәмиятле роль уйнаган.

Патша Россиясендә татарлар зур мәйданда аерым авыллар, җәмгыятьләр булып таралып яшәгәннәр. Оештыручы оешмалар юк, дәүләт бөтенләй башка халыкларның мәнфәгатьләрен кайгырткан. Шул вакытта ниндидер институтлар булдырырга кирәк булган. Беренче чиратта, татарлар ислам институтларына игътибар иткәннәр. Шиһабетдин Мәрҗани аңлаган һәм ислам җәмәгатьләре нигезендә яңа институтлар кору турында уйлый башлаган.

Мәчет тирәсендә оешу булган, әмма мәчеттән чыгып та эшләргә кирәк бит. Мәсәлән, Казанда берничә дистә мең татар яшәгән, аларның байлары да күп булган. Шәһәр дәрәҗәсендә мәсьәләләрне хәл итәргә хәйрия җәмгыятьләре төзергә, дәүләт эшләрендә катнашырга кирәк булган.

Хәйрия җәмгыяте төзүнең дә үзенчәлекләре бар: ул ислам кануннарына яраклашырга тиеш, чөнки мөселманлыкта «процент» алу ярамый, акчаны ислам законнары нигезендә җыярга туры килә. Безнең агайлар ул вакытта барысын да уйлаганнар һәм ислам тәгълиматы нигезендә карарлар чыгарганнар.

«Бездә хатын-кызларны сайлаучы һәм кандидат буларак сайлауда катнаштырганнар»

 Тарих фәннәре кандидаты Илнар Гарифуллин:

1917 елның февраль революциясеннән соң Россия территориясендә чын демократик структуралар төзелә башлый һәм мөселманнар беренче булып үз структураларын оештыралар. 1917 елның май аенда Мәскәүдә беренче мөселман съезды, июльдә Казанда икенче мөселман съезды үтә. Беренчесендә җирле автономия төзү турында сүз күтәрелә, икенчесендә татар-төрки милли мәдәни мохтәриятен төзү буенча сораулар күтәрелә, татар милли мәдәни мохтәриятен төзү тәкъдиме була.

1917 елның 20 ноябрендә татарлар милли парламент чыгара — Милли мәҗлес. Мөселман структуралары янында төпләнеп, милли структуралар төзелә. Алар дини тормышны гына түгел, мәгариф, мәдәният, җирне саклау проблемаларын да күтәрәләр. Мөселман институтлары милләтне оештыруга бик зур йогынты ясый, фундамент булып тора.

Татарлар 1917 елда беренче мөфтине сайлыйлар. Ул Галимҗан Баруди була. Ул татарларны сайлауларда катнашырга өндәп, фәтва чыгара. Дин әһелләре үзләрен консерватив итеп күрсәтмиләр, заман рухында яшиләр.

Галимҗан Баруди милли шураның җитәкчесе булгач, хатын-кызларның сайлауда катнаша алуы турында фәтва чыгара. Җирле имамнарга да татар кызларын сайлауда катнашудан, депутатлыкка үз кандидатураларын куюдан тыймаска куша.

Татарларда электән үк хатын-кызларга башкарак караш була. Европа илләрендә хатын-кызларның сайлауда катнашырга хокуклары булмый. Мәсәлән, Бөекбританиядә хатын-кызларда сайлау хокукы 1930 елларда гына барлыкка килә. Бездә хатын-кызларны сайлаучы һәм кандидат буларак сайлауда катнаштыралар. Уфадагы Милли мәҗлестә шактый гына хатын-кызлар була.

«Татарларның беренче Конституциясе эчендә бик әһәмиятле ике төшенчә бар»

Дамир Исхаков:

1917-1918 елларны караган вакытта, милли мәдәни мохтәрият турында кабул ителгән документ — татарларның беренче Конституциясе була. Аның эчендә бик әһәмиятле ике төшенчә бар. Шушы Конституцияне кабул иткән халыкны ул документта «эчке Русия һәм Сибирия мөселманнары» дип атыйлар. Димәк, анда милли як белән дини як кушыла. Аларны тел мәсьәләсе берләштерә, чөнки Конституция нигезендә шушы төбәктә халык кулланган тел буларак төрки татар теле беркетелә. Бу очракта төрки-татар халкы күз алдында тотыла, әмма Себер татарлары да төшеп калмаган.

XX йөз башында безнең идеологлар арасында дин әһелләре күп булган.

Шуны истә тотарга кирәк: безнең төбәктә сәяси хәрәкәтләр башланганнан соң ислам факторы гел әһәмиятле булган. Мулланур Вахитов хәрәкәт иткән комитетның исемендә «мөселман» дигән сүз бар. Совет чоры башланганнан соң да ислам юнәлеше төшеп калмый.

Безнең атаклы большевик Мирсәет Солтангалиев Сталин сәясәте корбаннарының иң беренчеләреннән булган. Ул үзенең чыгышларында һәм сәяси хәрәкәтендә мөселманлыкка басым ясый. Аның фикере буенча, Үзәк исламга каршы артык кылана, йомшаграк хәрәкәт итәргә кирәк, чөнки халыкның күбесе ислам динендә, аларны борчырга ярамый. Сәясәт башында торучы олы сәясәтчеләр арасында вазгыятьне аңлаучылар булган.

1920 елларда Татарстан эчендә исламга каты басым булмаган, 1925-1926 елларга кадәр мәдрәсәләр эшләгән. Хәзерге вакытта совет чорында татар мәктәбе каян килеп чыкканны аңлап та бетермиләр: ул мәдрәсәдән килеп чыккан, чөнки аның кадрлары да әзер булган.

Безнең лидерларның «каймагы» барысы да дини белемле шәхесләр булганнар. Минемчә, аларның эчләрендә мөселманлык яткан, ләкин ул совет чорының беренче этабында гына мөмкин булган. 1927 еллардан соң СССРда сәясәт үзгәрә һәм исламга каршы хәрәкәт башлана. Шул заманда «миллият исламия» дигән төшенчәнең «исламия»се төшереп калдырыла һәм ул татар милләтенә тискәре йогынты ясый.

«Ислам институтлары артында бөтен шәрык мәдәнияте тора»

Совет чорында атеистик җәмгыятьтә үсеп, кире исламга кайта башлагач, байлыклар төшеп калганны аңладык. Татарның рухи байлыгы ислам белән бик нык бәйле булган. Ул компонент төшеп кала икән, төпкә утырасың да белемсез бер шәхескә әйләнәсең.

Совет чорында динне төрле ысуллар белән кысканнар. Ул татарларга тискәре йогынты ясый, чөнки безнең интеллигенция арасында дин әһелләре әһәмиятле урын тотканнар. Рус халкы шулай ук андый кысуга дучар булды, әмма алар арасында башка юнәлештә белем алган шәхесләр дә күп иде. Шул милли үсешкә басым ясады.

1930 елгы депрессияләрдән соң без динсез җәмгыять булып үстек. Имамнарны газаплаганнар, сөргенгә җибәргәннәр. Дистәләрчә мең шәхес анда үлеп калган. Шуннан соң безнең үсеш башка юнәлешкә күчкән. Татарның этник аңы сакланган, әмма аның нигезе үзгәргән. Дини тәгълиматка нигезләнгән өлеше вакытлыча төшеп калды. 90нчы елларда вазгыять үзгәргәннән соң яңартырга туры килде.

Ризаэтдин Фәхретдин элекке заманда ук мөфтияттә эшләгән шәхес буларак, аның архивын яхшы белгән һәм нинди байлык икәнен аңлаган. Без хәзер үзебезнең бабайларның шәҗәрәсен төзи, яисә исламга бәйле башка әйберләрне өйрәнә башласак, ул архивтан башка эшләү мөмкин түгел. Ризаэтдин Фәхретдин милләтне ничек күз алдына китергән: татар милләте эченә ул татарларны, типтәрләрне, мишәрләрне һәм башкортларны керткән. Бу очракта ул дини күзлектән карап эш иткән, чөнки дини яктан алар бер өммәт.

Ислам институтлары артында бөтен шәрык мәдәнияте тора. Мәдрәсәдә белем алган шәхесләр, гарәп һәм фарсы телен өйрәнгәч, теләсә кайсы китапларны укый алганнар. Китаплар әйләнештә булганнар. Казан университеты кебек урыннарда XI гасырдан башлап төрле илләрдән кулъязмалар тупланган. Безнең бабаларыбыз шул нигездә интеллектуаль яктан бик нык үскән булганнар.

«Безгә җәдитчеләр идеологиясен яңадан карап, хәзерге заманга яраклаштырырга кирәк»

Илнар Гарифуллин:

Җәдитчелекне еш кына югары дәрәҗәгә күтәреп, кадимчелекне кимсетәләр иде. Минемчә, кадимчелекнең үз роле бар. Кадимчелек аркасында, көчләп чукындыру вакытында без үзебезнең традицияләрне сакладык. Җәдитчелек, XIX гасыр уртасыннан башлап, милләтне үсешкә илтә торган идеология иде. Җәдитчеләр мәдрәсәләрен карасак, аннан чыккан шәхесләр арасында дин әһелләре булмый: милли интеллигенция, сәяси лидерлар, мәдәният эшмәкәрләре чыккан. Ул мәдрәсәләр милли университет ролен уйнаганнар.

XIX гасырда революциягә кадәр, мөселман халыклары университетларга керә алмаган. Шул вакытта безнең милли элита җәдитчелек мәдрәсәләрен үстерергә кирәклеген аңлыйлар. Үзебезнең мәдрәсәләрне яңа форматка күчереп, яңа дәрәҗәгә үстереп, үзебезнең милли элитаны әзерләргә кирәк була. Ул формат җәдитчелек мәдрәсәләренә туры килә. Җәдитчеләр мәдрәсәсен динне генә түгел, миллилекне үстергән институт итеп карар идем.

Хәзерге көндә мәдрәсәләрнең ролен аңлап бетермибез, ләкин Урта Азия халыклары җәдитчелек хәрәкәтенең идеологиясен бик югары дәрәҗәдә күрәләр. Аны яңадан өйрәнеп, кулланырга мөмкин, дигән идея белән йөриләр. Аларның совет заманындагы беренче элитасы җәдитчеләр мәдрәсәсеннән чыккан. Анда укытучылар татарлар булган. Без күбрәк тарихи биеклектән карыйбыз, заманча идея дип тапмыйбыз. Минемчә, безгә җәдитчеләр идеологиясен яңадан карап, хәзерге заманга яраклаштырырга кирәк.

«Мишәрләр үз җәмгыятьләрендә йомылып яшәргә күнеккән»

Дамир Исхаков:

Төрле җәмгыятьләрнең исламга килеп, анда яшәү рәвешләренең аермалыкларын караганда, мишәрләр үз җәмгыятьләрендә йомылып яшәргә күнеккән. Алар исламны үз араларына кертәләр, күтәрәләр дә йомылалар. Бу — мишәрләр гадәте. Казан татарлары андый түгел. Безгә киңрәк структуралар кирәк, шуңа күрә җәдитчелек юнәлеше, минемчә, Казан татарларына хас.

Мишәрләр башка этник чолганышта яшәгәнгә, йомылу алар өчен файдалыдыр, әмма шул нигездә әзрәк консерватизм барлыкка килә. Казан татарлары ачык булганга, төрле басымнарга да дучар булалар, әмма үсеш өчен күбрәк мөмкинлекләр туа. Минемчә, ул электән шулай килгән һәм хәзер дә дәвам итә.

Илдар Кыямов: «Элекке заманнарда кешеләр динсез булсалар да, Аллалы иделәр. Хәзер динлеләр күп, әмма Аллалы кешеләр аз», — дигән гыйбарә белән әңгәмәне тәмамлады.

intertat.tatar

Просмотров: 973

Комментирование запрещено