Утлы еллар баласы ул

Гаян-ГарифуллинаБөек Ватан сугышы тәмамлануга 75 ел узса да, аның ачы кайтавазы әле бүген дә cизелеп тора.

Сугыш китергән кайгы-хәсрәт, ачлык-ялангачлык, авыр хезмәт беркемне дә читләтеп үтмәгән. Аның михнәтләрен өлкән яшьтәгеләр дә, бишектә яткан сабый да бердәй татыган. Күпме вакытсыз өзелгән гомер, читкә кагылган язмыш… Күпме сабый ятим калып, “әти” сүзен әйтергә тилмереп яшәгән. Тормыш йөге тылдагы хатын-кызлар җилкәсендә булганга, сугыш чоры балалары ана назын да бик аз татыган.

Камышлы районының Яңа Ярмәк авылында яшәүче Гаян әби ГАРИФУЛЛИНА бу турыда бик яхшы белә. Әтиләре Сәгыйть абзый сугышка киткәндә аңа нибары — 8, ә апасы Оркыяга 10 яшь кенә була.

«Наҗия исемле тагын бер сеңелебез бар иде. Тумыш­тан йөрәк чире белән авыру бу­лып,  ачлыктан тәмам хәлсез­лә­неп, сабый чагында ук ба­кый­лык­ка күчте.

Безнең белән әтәйнең се­ңелесе Әминә апа да яши иде. Инәй белән алар көне-төне колхоз кырында, ә Оркыя апам белән мин кулыбыздан килгән кадәр йорт эшләрен алып барабыз.

Ашарга ризык та юк. Күр­ше белән уртак булган сыерыбызның сөтен-маен да, көн саен килеп, фронтка дип, алып китәләр.

Берничә айдан әтәй, яра­ланып, өйгә кайтты. Тик аның белән күрешү шатлыгы озакка бармады. Ул елларда арыш-бодайның һәр бөртеге кадерле иде бит. Колхоз үстергән ашлыкның күп өлеше фронт­ка озатылды. Балаларын, үз­ләрен ач үлемнән саклап калу өчен, кесәләренә бер уч аш­лык салып кайтучыларга да төр­мә яный иде. Моны бик яхшы бел­сә дә, Әминә апа бер көнне чи­ләк төбендә генә өйгә ашлык алып кайткан. Бу турыда колхоз җитәкчеләренә кем әйткән­дер, белмим, тик безгә шул ук кичне тикшерүчеләр килеп, өйне тенти башладылар. Без, балалар, дер калтырап, бу мәхшәр ни белән бетәр икән, дип карап торабыз. Чүп белән аралаш ашлык салын­ган чиләкне мич башыннан табып алдылар. Ул шулкадәр әз иде, хәтта чиләк төбе күренеп тора. Тикшерүчеләр инәй бе­лән Әминә апага иртән авыл советына барырга кушып, чыгып киттеләр. Алар китү белән әтәйнең сеңелесе инәй­нең каршына тезләнде.

- Җиңгәм! Сине төрмәгә утыртсалар да, озак тот­маслар, синең ике балаң бар. Ә мин яшь кыз, бөтен тормы­­шым әрәм була, гаепне үз өстеңә ал инде, — дип ялварды ул.

Иртән инәй авыл советы­на барып: “Ашлыкны мин алып кайттым, Әминә гаепле түгел”, — дигән. Аны биш елга төрмәгә утырттылар.

Гаиләбез өстендә кара болытлар куерганнан куерды. Инәйне төрмәгә утырт­каннарына бер атна да үт­мәде, әтәйне кабат су­гышка алдылар. “Фронтка пу­лемет­чы булып китәм, кызым”, — дип, башымнан сыйпаганы хәтеремдә калган.

Апам белән аны Сок елгасы аркылы салынган күпергә кадәр озата бардык. Ул күздән югалганчы: “Әтәй, сау бул!” — дип кычкыра-кычкыра кул болгасак та, ул безгә күтәрелеп тә карамады. Атка җигелгән арбага утырып, башын аска игән килеш бара бирде. Соңрак, аны район үзәгенә кадәр озата киткән авылдашыбыз:

- Сәгыйть юл буена, кыз­ларым ятим калды, ачка үләрләр инде, соңгы кү­ре­шүебездер бу, балалар, дип елап барды, — дип сөйләгән. Чынлап та, бу аның белән хушлашуыбыз булган икән. Әтәй сугыштан кайтмады, яу кырында мәңгегә ятып калды.

Оркыя апам белән өйдә икәү генә калдык. Әминә апа колхоз эшендә. Атналап өйгә дә кайтмый, башка хатын-кызлар белән кырда куна калып эшлиләр. Юынмыйча, ачлы-туклы йөреп, бетләп бетәләр иде, бичаракайлар. Без, ба­лалар, аны көтеп, кузгалак, балтырган ашы пешерәбез. Йортта аскан казанга буем да җитми, аш пешерер өчен, ташка менеп баса идем.

Ә миңа әтәйнең сеңелесе:

- Гаян, көн саен авыл советына барып, без ятим калдык бит, инәйне кай­тарыгыз, дип йөдәт, бәлки, чынлап та, аны төрмәдән иртәрәк чыгарырлар, — дип киңәш бирде. Мин ике айга якын көн саен правление бинасы­ның ишек төбенә барып утыр­дым. Халык кереп-чыгып йөри, берсе дә миңа игътибар ит­ми. Минем ишеләргә күнек­кән булганнардыр инде. Кич җиткәч, каравылчы абзый:

- Кызым, нигә килгән идең соң? — дип сорый. Мин елый-елый:

- Ашыйсы килә бит, абзый. Инәйне кайтармаслар микән, дип сорарга килгән идем, — дип җавап бирәм.

- Биредә берсе дә калмады, кызым, бар кайт инде, — дип ул мине өйгә кайтарып җибәрә. Ә мин иртүк кабат килеп җитәм.

Дөрес, мине жәлләп, берничә мәртәбә берәр уч чамасы бодай биргәләделәр. Мин аны кулъяулыкка бәйлим дә тизрәк өйгә йөгерәм. Әтәй сугышка кадәр ясаган кул төгермәнен­дә он ясап, аны үлән белән бу­тап, ашарга пешерәм», — дип сөйли Гаян әби, күз яшьләрен сөртә-сөртә.

7 айдан аларның әниләрен төрмәдән чыгаралар. Бәдәр апа авылга кайту белән малларга су җылытучы булып, колхоз фермасына эшкә керә. Ашарга ризык, кияргә кием булмаса да, очын-очка ялгап, тормыш алып барырга, балаларын ачтан үтермәскә тырыша.

- Өчебезгә бер генә куфайка иде. Инәй иртән эшкә киеп китсә, безгә мәктәпкә киеп барырга башка җылы әйбер юк. Ул фермадан иртәрәк кайтса, куфайканы бер көн апам, бер көн мин киеп, чиратлап укырга йөрибез, — дип дәвам итә хатирәләрен Гаян әби. — Сугыштан соң тормыш яхшырыр, дип өметләнсәк тә, яхшы якка үзгәрешләр күренми иде әле. Гади авыл халкы колхозда бушлай эшләвен дәвам итте. Салым түләргә, дәүләт заемына мәҗбүри язылырга, ит, сөт, йомырка, йон, бәрәңге тапшырырга тиеш иде. Гаиләң ач калса кала, әмма дәүләт салган йөкләмәне түләргә тиеш идең.

14 яшем тулу белән, 16 яшь дип яздырып, үземне ФЗУга эшкә җибәрделәр. Анда агач материаллары хәзерләүдә эшләдем. Аена 30 сум хезмәт хакы алып, ул туйганчы ашар­лык ризык алырга да җитми иде. Шулай ачлы-туклы эш­ләүгә түзмичә, иптәш кыз­ларым биредә эшләгән егет­ләргә кияүгә чыгып, кайсы кая таралышты. Мин дә, инәй чирләгән, аны карарга кеше юк, өйгә кайтырга рөхсәт итегез, дип соралып, авылга кайттым.

Оркыя апам, тормышка чыгып, ире белән бәхет эзләргә Урта Азиягә киткән иде. Бераздан мин дә алар янына күченеп киттем. Анда да җиңел булмады. Нинди эш бар, шуңа алына идек. Кызу ко­яш астында көннәр буе мамык та җыйдым, идән юучы булып та эшләдем.

Шулай, бер мәктәптә җы­­ештыру­чы булып эшлә­гәндә, яхшы хезмәтем өчен премия итеп 5-6 метр ситца бирделәр. Мин аңардан күлмәк тектереп кидем – бу минем иң беренче яңа киемем иде бугай. Хез­мәттәшләрем көнләшеп: “Без ничә ел эшләп тә, мондый бүләк алганыбыз юк әле, син ярты ел эшләмисең, инде үзеңә премия бирделәр!” – дип сөйләнгәннәре истә калган.

Ике елга якын шулай яшәгәннән соң, инәй: “Кызым, ялгыз яшәүләре бигрәк авыр, чирләп тә торам”, — дип, хатлар яза башлады. Мин кабат авылга әйләнеп кайт­тым.

Яңа гына армиядән кайт­кан үзебезнең авыл еге­те Халитка кияүгә чыгып, аның белән тормыш корып җибәрдек. Кызларыбыз Миң­сылу, Миңлегөл, аннан соң игезәкләребез Хәлил белән Халидә тудылар.

Халит бабай моннан берничә ел элек бакыйлыкка күчте. Уллары Хәлил дә вакытсыз гүр иясе булды (урыннары оҗмахта булсын). Ә 87 яшьлек Гаян әби Гарифуллина балалары, оныклары хөрмәтенә төренеп яши. Язмыш нинди генә сынаулар бирсә дә, Гаян әби сынмаган-сыгылмаган. Бәлки, сугыш дигән ачы хәсрәтнең фаҗигасен балачактан тоеп, утлы елларда үскәнгә, шундый сабыр, ныктыр ул.

Алия АРСЛАНОВА.

«Бердәмлек»

 

Просмотров: 950

Комментирование запрещено