И-и, гомер дигәннәре…

931362-6ec8c2a4a8e80aec9fad672df206d4b9

Яңа Ярмәк авылында яшәүче Сәлимә апа белән Әхмәтгали абзыйлар гаиләсе турында сүз чыккач, “Тормыштан, хезмәттән ямь таба белгән кешенең эшләре дә уң, гаиләсе дә тату була”, — диләр. Чыннан да шулай булган. Гаилә башлыгы Әхмәтгали  абзый бик тә эшчән, уңган булган. Ә Сәлимә апаны әйткән дә юк инде.  Аларның тормышындагы аклык, паклыкъ сөйләп бетергесез. Әз генә алгарак киттем, ахрысы.

Әхмәтгали  абзый 1916 елны Шыгер бабай белән Минҗамал апа Хәбировларның гаиләсендә дөньяга килә. Бик тә үткер  сүзле, бәләкәйдән үк әрсез, булдыклы була ул малай. Алты яшеннән үк әтисе белән тракторлар төзәтә торган җиргә йөри ул.

Аннан соң алар гаиләсе Балыклыга күчеп китә,  авылда әллә ни эш булмый. Балыклыда машина-трактор станциясе (МТС) ачыла.

Малай егет булып үсеп җитә. Балыклы МТС директоры Әбдиев Вафа абзый бу егеттә ышаныч бар, дип тракторга эшкә ала. Ремонт вакытында ул бер үзе двигательны алып ремонтлап, кире куя торган булган. Шундый таза-көчле егет.

Эштә гел беренчеләрдән санала ул. Бервакыт язгы кыр  эшләре вакытында Әхмәтгали  абзый иртүк торып эшкә китә, кырлар әле җилләп бетмәгән була. Трактор бата,  шуны  берүзе әле бер тәгәрмәчен күтәреп, әле икенчесен күтәреп, чыгара. Иптәшләренең  исләре китә. 

МТС Камышлыга күчү сәбәпле, бу гаилә яңадан Яңа Ярмәккә кайта. Өр-яңа өйләр корып яшиләр алар, нык төпле гаилә була.  Әхмәтгали абзый Балыклыда торганда бер чибәр кызны гел күзләп йөри. Ул апа Сәлимә була да инде.

Шулай итеп, никахлар укып, Сәлимә апаны үзенә кәлаш итеп сайлый ул. Матур гына яшәп китәләр.  Аерым өйләр корып, башка чыгалар. Кыш көннәрендә ул җәяү МТСка барып, тракторлар ремонтлап йөри.  Гаилә бәхетен тулыландырып  мәхәббәт җимешләре туа: Гөлсинә, Фәния, Гөлчирә,  Минаксан, Зәмзәмия.

Бөек Ватан сугышы башлана, Әхмәтгали  абзый 1942 елны сугышка китә. Фронтка киткәнче хатын-кызларны  тракторда йөрергә өйрәтә ул. Иске Ярмәктән өч хатын-кызны (колхозлар бер була бит), Яңа Ярмәктән дә Вәлиева Фәүзия, Галимуллина Нәсибә, Хәсәншина Әнисә апаларны.

Миллионлаган корбан  алып киткән Ватан сугышы еллары торган саен ераклаша бара. Ләкин коелган каннары, өзелгән гомерләре бәрәбәренә. Бөек Җиңу көнен якынайткан ватандашларыбыз,  авылдашларыбызның якты истәлеге һәрчак күңел түрендә. Ел саен, яшьле май айларында,  Бөек Җиңуне  каршылаган көннәрдә, без кабат  каһарманнарыбызны искә алабыз, аларның изге рухлары, якты истәлекләре алдында баш иябез. Азатлык  өчен ир- егетләребез  фронтта кан койсалар, җиңү  көнен якынайту һәм безнең бүгенге бәхетле тормышыбыз булсын өчен, әбиләребез, апаларыбыз, әниләребез, яшүсмер балалар тылда тирләрен түккәннәр.

Әхмәтгали  абзыйны сугыштагы батырлыклары өчен “Ватан сугышы” ордены һәм дәүләт премиясе белән бүләклиләр.

Барыбыз өчен дә рәхимсез булган сугыш вакытында да балалар мәктәптә укыйлар. Бинада салкын, корымнан ясалган каралар туңа, китап-дәфтәрләр юк. Өстәвенә ачлык җәфалый. Сәлимә апаның  да олы баласы мәктәпкә йөри.

Ул сөйләгәннәрдән: «Алабута күмәченең ачысы йөрәкне телгәли. Яз черек бәрәңге җыябыз, ерак кырларга барып, җирдә коелып калган башаклар җыеп, кул тегермәнендә тарттырып ашап, үлмәскә тырышабыз. Сыер  асрадык, май-сөт күрү юк иде, салымнар (налоглар) зур иде. Сөтне урлап калып, яфрак, балтырган, кычыткан кушып, аш пешерә идек. Налог  түли алмасаң, өйдәге бөтен әйберне алып чыгып китәләр».

Халык үзара дус, бердәм булган. Җиңү диеп яшәгән, һәр авырлыкларны үткәрә белгән. Һәм, ниһаять, ул көн килгән.

- Шатлыклы хәбәрне ишеткәч, йөзләребез алсуланды, — дип сөйли иде Сәлимә әби.

Әкренләп тормыш җайлана, Әхмәтгали абзый сугыштан имин кайта. Паспорт алганда фамилиясен Сәгыйровка алыштыра.

Кайткач та тракторда эшли ул. Тик гомере кыска була, 40 яшендә операциядән соң үлеп китә. Сәлимә әби ялгыз кала. Бер үзе биш баланы башлы-күзле итә, укыта. Бик авыр заманда яшәсә дә, ачык йөзле, тәмле телле булып кала.

Авыр сугыш еллары еракта калды, сугышта катнашкан ветераннарыбызны искә алуларыбыз рухларына дога булып барсын иде.

Дөньялар  тыныч булсын иде…

Клуб мөдире Алия ХӘМИДУЛЛИНА.

Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 842

Один комментарий

  1. Мэнгелек дан безнен якты килячэгебез эчен узлярен, жаннарын кызганмыйча кенен-тенен белми тырышып-тырмашып керяшкяннэре, эшлягяннэре эчен!!! Исяннэргя нык исяннек, хаерле гомер бирсен Аллакаем, мэрхумняребезнен рухлары шат булып, урыннары жэнняття булсын Раббем!!! Аларны Искя алганыгыз эчен дэньянын рахэтендя бэхетле яшэгез авылдашларым!!!Кукляребез аяз, ризыкларыбыз мул булсын, шушындый матур дэньяда якыннарыбыз, дус-тунаннарыбызнын кадерен белеп, кунел тынычлыгын биреп бэхетле яшяргя язсын!!!