Җәлил хәзрәт Фазлыев: «Рамазан – бер яхшылыкка 700гә кадәр яхшылык языла торган ай»

46b255cf2de47e795234410bf632b841Сәламәт булып та ураза тотмаган, байлыгы булып та башкаларга ярдәм итмәгән, мөмкинлеге булып та хаҗ кылмаган кешеләр зур гөнаһка тара.

Аллаһның барлыгын, берлеген шик астына алган кешеләр кяфер була. Кяферлек кешенең милләтенә карап түгел, Аллаһка ышану-ышанмавына карап билгеләнә.

Һәркемгә, рухи асыл белән бергә, хайвани асыл да хас, нәфес тә бар. Шуның өчен һәркайсыбыз күпмедер гөнаһлы, беребез дә гөнаһтан азат түгел. Барчабызга да кылган гөнаһларыбыздан тәүбә кылу кирәк.

Бер яхшылыкка җиде йөзгә кадәр яхшылык языла торган айга – рамазан аена кердек. Аллаһ Раббыбыз безгә гамәл дәфтәрләребезне изге гамәлләр белән башларга һәм изге гамәлләр белән тәмамларга бөтен мөмкинлекләрне биргән. Бу айлар – рәҗәб, шәгъбән, рамазан айлары, бәлки, гомеребездә соңгы мәртәбәдер, гафиллек белән заяга уздырмыйк, изге гамәлләрне күбрәк кылыйк, гөнаһларыбыздан тәүбәгә килик. Аллаһның рәхмәте белән шушы изге айларда кылган яхшылыкларыбыз бәрәкәтендә күңелләребез нурланып, җаннарыбыз сафланып, башка айларда да Аллаһның кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәү насыйп булыр. Аллаһу Раббыбыз җәннәтне бәндәләр өчен яратты, керү юлларын да пәйгамбәрләр аркылы безгә ирештерде, мөкинлекләрен дә бирде. Гомеребез буена күпме изгелекләр эшләргә була. Изгелекләр кылу мөмкинлеге булганга күрә, яшәү үлемнән хәерлерәк. Үлгәч, тәүбәләр кабул булмый, изгелек кылып булмый.

Аллаһу Тәгалә һәркайсыбызның күңеленә сабырлык биреп, изге гамәлләребезне дәвамлы кылса һәм Үзенең җәннәтләрендә дә очрашуларыбызны насыйп итсә иде.

Җәлил хәзрәт ФАЗЛЫЕВ,
Татарстан Диния нәзарәтенең баш казые.

vatantat.ru

Просмотров: 780

Один комментарий

  1. Хэзрэтнен дэ бабалары минеке кебек ар булмады микэн…Ниндидер охшашлыклар курэм