Япониядә татар милли бизәкләре төшерелгән «Тартар» язу карасы җитештерелә башлаган

IMG_20200515_112926_612Караны чыгарган компания яшел төс татар халкының милли костюмнарында кулланыла дип аңлатма биргән.

Япониянең «Tono & Lims» компаниясе «Тартар» дип исемләнгән яшел төстә язу карасы җитештерә башлаган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә япон кызы Мидзуки Накамура-Сакурама хәбәр итте.

«Соңгы елларда Япониядә язу караларын яратып кулланучылар бик күп. Мин дә шулар рәтенә керәм, язу карасы белән язарга яратам. Белүеңчә, Япония — төрле хоббилар иле. Шуңа күрә яшел төсләрнең дә төрле төсмерләре бар, күргәнеңчә, әлеге компания татар халкы яратып кулланган яшел төс чыгарган», — диде ул.

Мидзуки язу карасын ни өчен «татар» дип атаганнарын белми. «Бәлки, алар милли кием төсен очраклы рәвештә табып, ошатканнардыр. Компаниянең социаль челтәр битендә аңлатканча, „бөтен дөнья буйлап сәяхәт итүче мәче булган. Ул каяндыр матур көй ишеткән. Күрәсең, бу — татарлар көе. Әлеге яшел төс татарларның милли костюмнарыннан“ дип язылган», — дип сөйләде Мидзуки Накамура.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 790

Комментирование запрещено