«Бердәмлек» газетасыннан, 16 май, 2020 ел

bouquet21_3_800

санияКүп еллар “Океан” фирмасының алыштыргысыз җитәкчесе булган атаклы сәүдә остасы, милләттәшебез Сания Ибраһим кызы КАЮМОВАга!

Хөрмәтле Сания ханым! Самара татарлары сезне сәләтле җитәкче, эшмәкәр, актив җәмә­гать эшлеклесе буларак белә­ләр. Сез татар җанлы кеше булуыгыз белән дә милләттәшләребез арасында ихтирам казандыгыз. Һәрьяктан булдыклы, төрле эшкә сәләтле булуыгызга бүген дә сокланабыз.

Хөрмәтле Сания апабыз! Чын күңелдән туган көнегез белән котлап, иң изге теләкләребезне җиткерәбез! Сез – “Бердәмлек” редакциясенең күптәнге якын дусларының берсе. Һәрвакыт шалтыратып, хәлебезне бе­леп торуыгыз, урынлы ярдәм күрсәтүегез өчен олы рәх­мәтебезне белдерәбез. Килә­чәктә дә Аллаһы Тәгалә исән­лек-саулык, хәерле гомер биреп, шулай аралашып яшәргә язсын иде. Балаларыгызның, якын­нарыгызның игелеген күреп, мул тормышта гомер итәргә Ходай насыйп итсен.

Бәйрәмегез белән котлап,

Хөрмәт белән сезгә дәшәбез.

Һәрчак шулай безгә үрнәк

                                         булып,

Өлге булып яшәгез.

Матур еллар, ямьле көннәр

Телибез чын йөрәктән!

Һич кичекми чынга ашсын

Безнең күркәм теләкләр!

“Бердәмлек” редакциясе хезмәткәрләре.

* * *

Похвистнево районы,

Яңа Мансур авылы

Илфак Миргабиҗан улы Сәгыйровка – 70 яшь!

Кадерлебез! Без сине юби­леең белән чын күңелдән котлап, гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Сиңа аяз күк йөзе, шомырт чәчкәседәй ак бәхетләр, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шат­лыклар телибез. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел дә син. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып кал.

Ак бәхетләр юлдаш булсын

                                         сиңа,

Көннәреңне шатлык бизәсен.

Сәламәтлек — үзе бәхет бит

                                             ул,

Ходай шуннан мәхрүм

                                   итмәсен!

Тормыш юлың һәрчак балкып

                                     торсын,

Ягымлы, шат булсын күңелең.

Озын гомер, бәхет-шатлык

                                         белән

Бер кайгысыз үтсен гомерең.

Изге теләкләр белән се­ңелең Халидә, киявең Рәшит һәм Алия, Гөлсинә, Илдар гаиләләре белән.

* * *

усманова котлауПохвистнево районы,

Яңа Мансур авылы

Шәмсегаләм Мирсәй кызы Усмановага – 90 яшь!

Кадерле, газиз, сөекле ән­кәебез, әбиебез! Без сине бүгенге бәйрәм көнең белән котлыйбыз. Иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе сине беркайчан да ташламасын! Биргән фатихаларың фәреш­тәләр булып безгә ирешсеннәр. Балаларыңның, оныкларыңның хәсрәтен күрмә, алар сиңа куа­нычлы хәбәрләр генә ки­терсеннәр, игелекле эшләр генә башкарсыннар.

Туган көнең котлы булсын,

Сөекле, кадерлебез.

Иң яраткан, якын күргән

Син безнең әнкәебез.

Иссен жилләр, узсын еллар,

Картаймасын тик йөрәк.

Озын-озак яшә әле -

Бездән сиңа шул теләк.

Изге теләкләр белән улың Азат, киленең Дания, оныкларың Алсу, Илдар, Айсылу гаиләләре белән.

* * *

аскаров котлауПохвистнево районы,

Яңа Мансур авылы

Ильяс Наил улы

Аскаровка – 60 яшь!

Яраткан әтиебез, хөрмәтле кодабыз! Без сине гомер бәй­рәмең – туган көнең белән тәб­рик итеп, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бә­хетләр телибез. Көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсеннәр. Безне сөендереп, озын-озак яшә. Тормышта барыбызның таянычы, терәге, ышанычы булганың өчен мең-мең рәхмәт сиңа.

Әтиебез — безнең кадерлебез,

Без бәхетле җирдә син барга.

Фәрештәләр кунсын

                               иңнәреңә

Туган көнең белән котларга.

Төрле чакны күргәнсеңдер,

                                           әти,

Йөрәгеңдә күптер яра да.

Киңәшчебез, терәгебез

                                         булып,

Озак яшә безнең арада.

Парлап канат кагу җинелрәк,

Язмыш сезне ялгыз итмәсен.

Бәхет чишмәләрегез тулып

                                     торсын,

Мәңге-мәңге суы кипмәсен.

Иң изге теләкләр белән кызың Алсу, киявең Ислам, кодаң Минтимер, кодагыең Мәүлия.

* * *

Ильяс Наил улы Аскаровка!

Сөекле улым, киявем, ка­дерле тормыш иптәшем, әти­ем! Без сине юбилеең белән чын күңелдән котлап, озын гомер, тәнеңә исәнлек, җаныңа тынычлык, гаиләңә иминлек, бәхетнең тулысын, мәхәббәтнең олысын телибез. Туар таңнарың өметле, киләчәк һәм бүгенге көнең тыныч, гомер юлың якты булсын.

Гади, сабыр, олы җанлы да

                                             син,

Кылганнарың бары изгелек.

Кайгыларсыз үтсен һәрбер

                                        көнең,

Бәхетләрең булсын гомерлек.

Тырыш синең оста кулларың,

Матур эзле үткән юлларың.

Барча туганнарга, якыннарга

Һәрчак изге булды уйларың.

Изге теләкләр белән әниең Наилә, әбиең Маһинур, тормыш иптәшең Халидә, улың Салават.

* * *

Похвистнево районы,

Иске Мәчәләй авылы

Мингалим Шакир улы Иманголовка – 80 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз! Без сине ихлас күңелдән юбилеең бе­лән котлыйбыз. Сиңа булган рәх­мәтләребезне, күңелдәге те­ләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әтиләр бик сирәктер. Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Үстердең, кеше иттең, барыбыз да, мең рәхмәтләр укып, озын гомер телибез сиңа.

Куанычлар гына алып килсен

80 яшең – олы бәйрәмең.

Сиңа бүген бүләк итәбез без

Барлык яхшылыклар

                                   бәйләмен.

Һәрбер иртә, сине куандырып,

Шатлык белән яңа таң

                                         атсын.

Күзләреңне сагыш яше түгел,

Шатлык яше генә чылатсын.

Изге теләкләр белән тор­мыш иптәшең Рәйхана, улла­рың Хәлиулла, Наил, ки­ленең Нурия, оныкларың Рөс­тәм — Юлия, Радик, онык­чы­гың Ди­лә­рәһәм кода-кода­гый­ларың.

 

Просмотров: 1112

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>