Алинә Заһитова фигуралы шуу буенча Россия җыелма командасы составына кертелде

загитова1+(2)Алинә Заһитованың илкүләм команданың төп составына керүен Россия тимераякта фигуралы шуу федерациясе башкарма комитеты президенты раслады.

Россия тимераякта фигуралы шуу федерациясе башкарма комитеты 2020/21 елгы сезонга Россия җыелма командасы составын раслады. Анда 2018 елгы Олимпия чемпионы Алинә Заһитова һәм ике тапкыр дөнья чемпионы Евгения Медведева керде. Бу хакта Россия тимераякта фигуралы шуу федерациясе башкарма комитеты президенты Валентин Писеев сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Узган сезонда Алинә Заһитова спорт карьерасын декабрь аенда Красноярскида узган Россия чемпионатына кадәр туктатып торды. Евгения Медведева ирекле программа алдыннан ил чемпионатыннан төште. Ил җыелма командасы составы май аенда Россия тимераякта фигуралы шуу федерациясе башкарма комитеты расланырга тиеш иде.

«Башкарма комитетта тәкъдим ителгән тренерлар советы карары үзгәрмәде, состав тулысынча һәм бертавыштан расланды», — диде телефон аша Валентин Писеев. Ул Заһитова белән Медведеваның илкүләм команданың төп составына керүен раслады.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 559

2 комментариев

  1. НАША ГОРДОСТЬ..ГЛАВНОЕ ЧТО БЫ ОНА НЕ ПОПАЛА В ЗОЛОТУЮ КЛЕТКУ К МАРАЗМАТИКУ МИЛЛИАРДЕРУ.

  2. К своим 18 годам она столько труда вложила во славу России, что кто то иной, кто хает спортсменов и к 80-ти годам не вложит..

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>