Тракторчы Миңлегаян

минегаян11941 елның 22 июнь иртәсе. Алсу таң атып килә, кешеләр татлы йокыда. Кошлар сайра­вы гына ишетелә. Табигатьнең сихри тынлыгын бозып, иле­безгә фашист солдатлары бә­реп керә. Йөзләгән, меңләгән немец самолетлары шәһәрләр, авыллар өстенә бомба яудыра, дөньяның асты өскә килгәндәй була…

Бөек Ватан сугышы әнә шулай башланып китә. “Ул көн­не авылларда Сабантуй иде. Бәйрәм башланып та өлгермәгән әле, ә халык ча­быша, таралыша башлады. Радиодан котычкыч хәбәр ише­телде: “Сугыш, сугыш! Немецлар сугыш башлаган…” Сугыш башлану хәбәре яшен тизлегендә бөтен авылга таралды. Алты көн эчендә Со­вет Нурлаты авылыннан бө­тен яшь ир-атларны сугышка алып бетерделәр”, — дип сөйли әни. Ул вакытта безнең әние­без Миңлегаян Ситдыйкова (кыз фамилиясе Гомәрова) 18 яше тулган бик чибәр, уңган кыз була. “Авылыбызда алты ба­бай, хатын-кызлар һәм бала-чага гына калды”, — дип сөйли әниебез, шул заманнарны искә алып.

Сугыш чыккан елны кырда икмәкләр искиткеч булып уңа. Тик бу икмәкне җыеп фронтка озаталар. Эшләргә — кеше, чәчәргә икмәк калмый. Халык ачлыктан тилмерә, эш атлары үлеп бетә. “1942 елда җир сукаларга атлар, иген чәчәргә, эшләргә ирләр калмады. Күп эшләрне үгез, сыер җигеп, бала-чага, хатын-кыз, әби-бабайлар эшләде. Кырларны көрәк белән казып, бабайлар тубал асып, калдык-постык орлыкларны җыеп, иген чәчтеләр. Алай гына бөтен халыкка икмәк үстереп булмый шул. Иген уңмады, ә үзәккә үткән ачлык көчәя генә барды”, — дип искә ала әниебез. Аның күзләрендә кайнар яшь тамчылары җе­мелди. Ул сөйләгәндә күз­ләребезгә яшь тула, аңа бит инде 97 яшь! Аллаһыга шөкер! Шундый матурлап сөйли ала әле башыннан узганнарны.

Ул елларда әниләребез ба­шына төшкән сынауларны күз алдына китерүе дә кыен. Яшьләр, фронтны корал, кием, азык белән тәэмин итү өчен, аяктан егылырлык хәлдә дә бирешмәгәннәр. Тәүлегенә 4 — 5 сәгать кенә йоклап үткәргән көннәр, атналар, еллар озак, бик озак булып тоелган. 1418 көн дәвам иткән бу рәхимсез сугыш. Күпме авылдашларны, газиз кешеләрне, сөйгән ярларны юк иткән! Күпме балаларны ятим калдырган! Фронттан килгән кайгы хатлары бүген дә сандык төпләрендә күңелләрне әрнетеп ята.

Сугыш вакытында әниебез­не тракторчыга укыталар. Ар­мый-талмый, тракторы белән җир сөрә, башка эшләр баш­кара, ватылса — үзе төзәтә. “Зәмһәрир суык кыш искиткеч көчле бураннар белән килде. Мин тракторлар паркында тимер атымны ремонтлыйм. Механизаторлар ялга җыела торган кечкенә генә бинада, суыктан качып, җылы мич кырыенда тәмәке тартып утырган абзыйлар миңа, кер инде, туңып үләсең бит, диләр. Иртәгә төзәтеп бетерерсең әле тракторыңны… Ә мин туңган кулларымны угалап, эшемне дәвам итәм. Кайбер детальләрне төзәтергә МТС­ка илтә идек. Бездән ничә чакрым ераклыкта булгандыр, анысын хәтерләмим. Әмма бик ерак иде. Без анда зур урман аша җәяүләп бара идек. Бер баруымда каршыма ач бүре килеп чыкты. Мин баскан урынымда катып калдым. Торабыз шулай, бер-беребезгә карашып. Мин эчемнән генә якты дөнья белән хушлаша башладым. Шулвакыт каян­дыр дүрт ир-ат килеп чыкты. Бүре болардан куркып качты. Алар узгач, мин юлымны дәвам иттем. Яшь чакта ку­рыкмыйсың да, ач булсаң да, армыйсың да икән ул.

Бүгенгедәй хәтеремдә… Яз­гы ташу вакыты. Якын дус­тым Зәйнәп белән МТСтан кайтып баруыбыз. Андреевка дигән авыл аша уза юлыбыз. Аякларыбыз юешләнде, хә­лебез бетте, чөнки берничә көн инде авызыбызда ризык заты булмады. Дустыма хәер сорашырга тәкъдим иттем. Ул каршы килде. Ә мин һәрбер йортка кереп, бер генә кисәк ипи булса да бирегезче дип, күз яшем белән сораштым. Әмма, өстәл өстендә хуш исле зур түгәрәк ипи торган йортларда да миңа ярты телем ипи бирүче дә булмады…” — дип, әниебез яшен тыярга тырышып, озак кына дәшмичә торды.

1943 елның 1 маенда әниебезгә повестка килеп төшә. Ләкин бу вакытта ул МТСта була. Аннан кайтуга әнине район комиссариатына алып китәләр. Әмма солдатларны, эшелонга төяп, сугышка озаткан булалар инде. Соңга калганы өчен бик каты шелтәләгәннән соң, аны запастагы частькә язып, окоплар казырга, урман кисәргә җибәрәләр. Шулай итеп, әниебез бер елга якын запастагы солдат булып хезмәт итә. Кышын аларны, товар эшелонына утыртып, туган якларына озаталар. Үз станцияләренә кайтып җиткәч, вагоннан сикереп төшкән әни һәм башка аның кебек солдатлар, туңган аякларына баса алмыйча, җиргә тәгәриләр. Шуышып, көч-хәл белән бер абзарга барып җитәләр. Хәзер бераз җылынырбыз, дип шатланырга өлгермиләр – аларны ху­җа куып җибәрә. “Минем аяк­ларымны әтием генә саклап калды. Аңсыз хәлдә диярлек өйгә кайтып егыл­гач, әти минем аякларымны ниндидер спиртлы дарулар белән уып, юрганга урап яткырды. Шуңа аякларым исән минем, Аллаһыга шөкер! Әтиемә мең рәхмәт!” — дип сөйли әни. Аннары әниебез үгез җигеп урман ташыган, колхозның барлык эшләрендә дә катнашкан.

Сугыш беткәч, 1947 елның ноябрендә, күкрәге тулы орден-медальләр тагып, әтиебез Вәлимөхәммәт Ситдыйков кайт­кан. «Кайтып кергәч, шат­лыгымнан елап жибәрдем, — дип сөйли иде ул. - Сугышларда да догамны онытмадым, эчтән генә укый идем».

1947 елда әниебез белән әтиебез — Вәлимөхәммәт Сит­дыйков белән Миңлегаян Го­мәрова тормыш корып җибәрәләр. Икесе дә уңган-булган, киңәшеп-чөкердәшеп, 8 бала үстерделәр. Тәртипле, акыллы дүрт уллары, Совет армиясендә хезмәт итеп, Мактау грамоталары алып кайталар, үз гаиләләрен корып, балалар, оныклар үстерәләр. Ә уңган һәм чибәр дүрт кызларының сабырлыгына, тыйнаклыгына сокланып туймассың! Бүгенге көндә әниебезнең 15 оныгы, 25 оныкчыгы һәм 3 кечкенә оныкчыгы бар. Нинди зур байлык бит бу! Барысы да исән-имин булсыннар, Ходаем!
Кызганыч, әтиебез генә Бөек Җиңүнең 75 еллык юбилеен каршылый алмады. Ул 2005 елның 8 мартында вафат булды. Без сине бик юксынабыз, сагынабыз, әтиебез. Синең өчен һәрвакыт догада. Ә әниебез, Аллаһыга шөкер, исән-сау, үз акылында. Бу мәкаләм аның сөйләгәннәреннән алып язылды. Ул Совет Нурлатында икенче кызы белән яши. “Сугышлар булмасын, балалар сугыш хәсрәтен, ачлык ачысын татымасын, дөньялар тыныч булсын”, — дип намаз саен дога кыла ул. Берүк шулай була күрсен, әниебез. Амин!

Фәнүзә КӘРИМОВА.

Совет Нурлаты авылы, Челно-Вершины районы.

«Бердәмлек»

 

Просмотров: 960

4 комментариев

  1. Уземнен йэрэгемнэн алып чын изге кунел белэн яздым кайнана энием турында без мин ирем язып жибэреп эстебездэн энинен гозерен утэдек диеп уйлыйбыз исэн чагында тыныч йокла эни хэзер сез икэу эти белэн тэшемэ кердегез безгэ килгэнсез икэн. Шатланышып йэрисез газиз улыгызнын нигезендэ инша алла догаларыбыз барып житкэндер безнен кунелебез хэрвакыт изгедэ!!?Уземне тудырган газиз эниемэ аллахынын рэхмэте яусын сезгэ таш белэн атсаларда яхшылыкта кунелегез булсын ди Энием рэхмэт сина безне шундый иттереп устергэнен эчен белем биргэнен эчен безгэ хэрвакыт эйтеп анлатып этием белэ ике якныда бер тигез курегез дия идегез!!?Барыгызгада изге телэклэр телэп калабыз!!!!

  2. Урыны ожмахта булсын килене

  3. Урынын жомахта булсын эбикэем

  4. Озын гомер, исэнлекле картлыкта сезгэ!