Татарның язма мәдәнияте: Урдада мөһим указлар төзү өчен гарәп графикасын кулланганнар

0fd116a318d041deКазан Кремле музей-тыюлыгы «Музей төннәре — 2020» дип аталган халыкара акциядә катнаша. Ислам мәдәнияте музее белгече Миләүшә Даутованың «Татарларның язма мәдәнияте» дип аталган онлайн лекциясеннән татарларның язу системасы турында иң кызыклы фактларны тупладык.

«Төрки халыкларның ике мең еллык тарихлы язма мәдәнияте бар»

«Һәр чор телгә карата үз таләпләрен куя, аның үзенчәлеген, үсеш дәрәҗәсен билгели. Борынгы һәм урта гасыр җәмгыятендә белемлелек, ягъни укый һәм яза белү Ходайдан иңгән сәләт буларак билгеләнгән. Басма сүзгә хөрмәт әле дә саклана.

Без, колак белән ишеткәнгә караганда, язылган, теркәлгән сүзгә күбрәк ышанабыз. Халык мәкальләре дә шуны раслый. «Каләм белән язылган сүзне балта белән чабып ала алмыйсың», — диләр. Ислам мәдәнияте музеенда Көнчыгыш Төркестаннан алып, Идел буе Болгарына кадәр төрки халыкларның язмасы тәкъдим ителә. Идел буе Болгары — безнең борынгы бабаларыбыз — хәзерге татар-болгарларның ата-бабалары нигез салган дәүләт.

Төрки халыкларның ике мең елдан артык тарихы булган язма мәдәнияте бар. Себер һәм Үзәк Азиядәге ташларда язулар 17 гасыр ахырында һәм 18 гасыр башында табыла. Аларны руника яки төрки язма дип атыйлар. Төрки руника утыз биш билгедән тора. Рун язуы уңнан сулга таба языла. Әлеге язуда билгеләр бер-берсенә кушылмый.

Идел-Урал территориясенә рун язуы төрки-болгар кабиләләре белән бергә үтеп керә. Кәгазь барлыкка килгәнче, ташларга, известькә сөяктан ясалган очлы предметлар ярдәмендә яза торган булганнар. Археологлар шул чордагы савыт-саба төпләрендә рун графикасы белән язылган тамгалар булуын да исбатлады.

Дала киңлегендә Төркестаннан Болгарга кадәр Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасы кебек әдәби әсәрләр популяр була. Безнең көннәргә кадәр Болгарның бөек галим-фармацевты Таҗетдин Әл-Болгаринең фармакология фәне турындагы иншасы сакланып калуы да аеруча мөһим. Ислам мәдәнияте музеенда әлеге документның күчермәсе тәкъдим ителгән, ул «Гади дарулар» дип атала.

Ислам дине йогынтысында үтеп кергән гарәп графикасы

10 гасырдан Идел буе Болгары территориясенә ислам дине үтеп керә башлый. Ә ислам дине белән бергә гарәп графикасы да. Гарәп графикасы ислам диненең изге китабы Коръән белән тыгыз бәйләнгән. Коръән — гарәп теленнән тәрҗемәдә «уку», «кычкырып уку» дигәнне аңлата.

23 ел дәвамында Коръән Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.г.в) күктән иңдерелгән. Ул үзе һәм аның якыннары Коръән текстын яттан белгән. Аның вафатыннан соң Коръән текстын язмача теркәү турында мәсьәлә күтәрелә. Бу эш изге хәлиф Усман ибн Аффан идарә иткәндә төгәлләнә. Аның боерыгы буенча Коръән алты экземплярда язылып, исламның төп шәһәрләренә җибәрелгән. Шулай итеп, Коръән текстын язма формада тарату башлана. Безнең көннәргә кадәр килеп җиткән Усман Коръәне исемлекләре күп түгел. Аларның берсе Ташкентта саклана һәм «Усман Коръәненең Сәмәрканд кулъязмасы» дип атала.

Музейда Усман Коръәненең Сәмәрканд кулъязмасы басмасы тәкъдим ителә. Ул борынгы куфи язуы белән язылган. Аның үзенчәлеге шунда: биредә хәрефләр аерым язылган, юлның өстендә һәм астында авазларны билгеләүче диакритик билгеләр юк. Дөрес, әлеге басма шифрланган. Куфи язуы өстендә сүзләр без белгән гарәп графикасы белән язылган. Бу басма Берләшкән Гарәп Әмирлекләре шейхы тарафыннан 2003 елда гамәлгә ашырылды һәм Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә бүләк ителде. Ул үз чиратында бу Коръәнне Казан Кремле музей-тыюлыгына тапшырды.

Бу басманың тарихы кызыклы. 1976 елның көзендә СССРның Министрлар Советы Рәисе Алексей Косыгин Сирия президенты Хафиз Асатка Коръәннең уникаль басмасын бүләк итә. Бу Коръәнне тапшырганда Алексей Косыгин: «Әлеге Коръән нөсхәсе бик уникаль, чөнки ул Ташкентта саклана торган Коръәннең төгәл күчермәсе булып тора», — дип әйтә. Үз чиратында бу бүләк Берләшкән Гарәп Әмирлекләре шейхы Зәид Әл Нахаянны бик кызыксындыра. Һәм ул да Коръәннең әлеге нөсхәсен сорый. Бер ел дигәндә әлеге эш башкарылып чыга.

«Алтын Урдада гарәп графикасын мөһим указлар төзү өчен кулланганнар»

Бөек ислам дине һәм аның белән бергә гарәп графикасы Алтын Урда чорында да дәвам итә. 13-14 гасырларда Алтын Урда ханнары мөһим указлар төзү, мөһим дәүләт документларын булдыру өчен гарәп графикасын кулланганнар. Һәм, әлбәттә инде, әдәби әсәрләр дә гарәп графикасында язылган. Алтын Урда дәүләтендә Идел буе-төрки теленең үз язма теле эшләнелә. «Нәһҗел-фәрәдис» кебек данлыклы әсәрләр әлеге графикада языла.

«Яңа буынны тәрбияләүдә графикалар алмашуы да зур роль уйнады»

15 гасыр башында Идел-Урал төбәге татарлары бары гарәп графикасын гына кулланганнар. Гарәп графикасы мең ел дәвамында төрки язу өчен нигез буларак үзгәрми диярлек. 19 гасыр башында гарәп графикасының катлаулы яклары ныклап ачыла. Бу вакытта татар реформаторлары латин графикасы нигезендә төрки халыклар өчен яңа алфавит әзерли башлый. Ул Яңалиф, ягъни яңа алфавит дип атала. Алар алфавит реформасы — язу иҗекле булсын өчен чыгыш ясадылар. Яңа буынны тәрбияләү һәм укымышлы итүдә соңгы үзгәртеп корулар — берничә ел эчендә гарәп графикасыннан латинга, ә аннары латин графикасыннан кириллицага күчү зур роль уйнады.

Хәзерге татар алфавиты 39 билгедән тора. Аларның 33е кириллицадагы билгеләр, калган алтысы — татар теленә генә хас булган авазларны билгеләүче хәрефләр».

intertat.tatar

Просмотров: 968

Комментирование запрещено