Алинә Заһитованың илкүләм команданың төп составына керүен Россия тимераякта фигуралы шуу федерациясе башкарма комитеты президенты раслады.
Россия тимераякта фигуралы шуу федерациясе башкарма комитеты 2020/21 елгы сезонга Россия җыелма командасы составын раслады. Анда 2018 елгы Олимпия чемпионы Алинә Заһитова һәм ике тапкыр дөнья чемпионы Евгения Медведева керде. Бу хакта Россия тимераякта фигуралы шуу федерациясе башкарма комитеты президенты Валентин Писеев сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.