Татар театрлары актерлары совет мультфильмнарындагы җырлардан концерт күрсәтәчәк

DdKFPWkVwAE3JjhОнлайн-форматта «Мультконцерт» Балаларны яклау көнен уңаеннан оештырыла.

Камал, Тинчурин театрлары һәм татар Яшь тамашачылар театры актерлары совет мультфильмнарындагы җырларны башкарачак. Балаларны яклау көненә гадәти булмаган «Мультконцерт» онлайн-форматта 31 майда һәм 1 июньдә була. Бу турыда «Татаркино» матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тамашаны социаль челтәрләрдә «Татаркино» аккаунтларында карарга мөмкин.

Акциядә «Зөләйха күзләрен ача», «Байгал», «Кире» фильмнарында төшкән танылган актерлары катнашачак. Алар арасында Фирая Әкбәрова, Ирек Хафизов, Ришат Әхмәдуллин, Гүзәл Минакова, Фирүзә Зиннәтуллина һәм башкалар бар.

Чарада шулай ук балалы гаиләләр дә катнаша ала. Моның өчен теләсә кайсы мультфильмнан җыр җырларга һәм башкарылу язмасын Instagram социаль челтәрендә #Мультконцерт #Татаркино хештегы белән язарга кирәк.

Иң яхшы номерлар 8 июльдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә тапшырылачак призлар белән билгеләп үтеләчәк. Шулай ук призер гаиләләр 8 июльдә «Мир» кинотеатры янындагы Аксенов скверында офлайн-форматта үткәрү планлаштырыла торган концертта чыгыш ясау өчен чакырылачак.

Просмотров: 988

Комментирование запрещено