1985 елның матур җәй кичендә миңа бер күркәм мәҗлестә утырырга насыйп булган иде. Байкал артындагы хәрби хезмәтемнән Куйбышевка кайтып төшкән вакытларым. Мәҗлестәге мәртәбәле кунакларны белеп бетермим әле. Тәмле ашлар ашап, чәйләр эчеп куйганнан соң, кунакларның кәефен тагын да күтәреп җибәрү нияте белән, кулыма гармун алдым.
Үземә ошаган милли көйләрне уйнап, җырлап та җибәрдем. Мине игътибар белән тыңлаучыларның берсе, олы яшьтәге таза гәүдәле бер агай, миңа карап-карап торды да болай диде:
- Шәп уйныйсың икән, туган, җырларың да ошый. Күрәм, погоннарыңда йолдызларның да зурлары. Үзең кайсы яктан соң? Куйбышевка ничек килеп эләктең?
- Мин тумышым белән Татарстанның Октябрь районыннан, хәзер ул Нурлат районы дип атала. Анда туып-үстем, укыдым, хәрби хезмәткә киттем. Хезмәтемне хәзер Куйбышевта дәвам итәм, — дидем.
- Минем Нурлатта Муса исемле бер дустым бар иде. Фамилиясе Галәветдинов. Алай-болай син андый кешене очратканың булмадымы? Без аның белән бергә Октябрь районының Бикүле авылы мәктәбендә укытучы булып эшләгән идек. Ватан сугышына да бергә киттек. Ул сугышта һәлак булган, дип ишеткән идем…
Мин абзыйны игътибар белән тыңлап тордым да:
- Беләм мин ул кешене, күреп тә, ишетеп тә беләм. Исән-сау ул! Үзенең биш бертуган агай-энеләре белән Бөек Ватан сугышына китеп, яраланып кайткан. Озак еллар укытучы булып эшләгәннән соң, лаеклы ялга чыкты. Хәзерге вакытта Чишмә авылында имам вазифасын үти…
- Әйе шул. Ул бит әле Октябрь революциясенә кадәр Кизләү мәдрәсәсендә белем алган иде, гарәпчә укый-яза белә, вакытында ислам дине кануннарын да төптән өйрәнгән. Аның адресын бирә алмассыңмы, туган? Ярдәм итсәң иде, — диде агай.
- Бер дә авырсынмыйм, ул бит минем әтием була, — дигәч, агай бик шатланды.
Әңгәмәдәшем Минәхмәт Вәлиәхмәт улы Вәлиәхмәтов булып чыкты. Ул 1916 елда Самара өлкәсенең Елховка районы, Тупли авылында туып-үскән, Бөгелмә педагогия училищесын тәмамлаганнан соң Бикүле мәктәбенә укытырга җибәргәннәр. Шунда алар минем әти белән танышканнар да инде.
Бөек Ватан сугышында Минәхмәт Вәлиәхмәтов минометчылар отделениесе белән җитәкчелек итә, Крым, Феодосия өчен сугышта каты җәрәхәтләнә. Хәрби госпитальләрдә озак дәваланганнан соң, сугышка яраксыз дип табыла һәм 1942 елның ахырында туган авылына кайтып керә. Ул гомере буе үз авылы мәктәбендә, хәләл җефете Ләйлә апа белән бергә, укытучы булып эшли.
Берничә көннән мин Нурлатка кайттым да әтигә: “Син Минәхмәт Вәлиәхмәтов исемле кешене беләсеңме?” — дидем. Әти сискәнеп киткәндәй, сорауга сорау белән җавап бирде: “Ә син аны каян беләсең?” Мин Минәхмәт абый белән очрашуым турында сөйләгәннән соң ул: “Без бит аның белән бергә Октябрь районы мәктәпләрендә укыттык, ә Ватан сугышы башлангач, хәрби комиссариаттан сугышка киттек”, — диде дә, өстәл артыннан торып, бабайдан калган иске шкафын (ул шкаф бүгенге көндә Нурлат музеенда саклана. Ә эчендә миңа Гали Гәрәев бүләк иткән гармун да бар) ачты һәм өстәге киштәдәге бер тартмадан кул сәгате чыгарды. “Менә бу сәгатьне Минәхмәт миңа биргәндә, сугыштан исән кайтсак, кайтарып бирерсең, дигән иде. Мин аны сугышта кулымнан төшермәдем, ә сугыш беткәч, 50нче елларда, Минәхмәтне эзләп карадым. Тик ул сугыштан кайтмаган, дигән хәбәр ишеткәч, эзләүләремне туктаттым”, — дип сөйләде.
Икенче көнне үк әти белән әнине машинага утырттым да Самарага алып килдем. Хатыным аш-сулар пешерергә калды, ә мин Минәхмәт абый белән Ләйлә апаны алырга киттем.
…Минәхмәт абый белән әти бер-берсенә озак кына карап тордылар да, бер сүз дә дәшмичә, кочаклаштылар. Икесенең дә күзләрендә яшь иде… Әти Минәхмәт абыйга: “Син биргән сәгать тылсымлы булды. Мин аны уң кулыма тагып йөрттем. Немец снаряды кыйпылчыклары сул кулымны, аягымны җәрәхәтләделәр, ә уң кулым исән калды. Синең сәгатең саклагандыр, мөгаен. Хәзер инде аны үзеңә, сугышка киткәндә сөйләшкәнчә, кире кайтарам”, — дип сәгатьне дустына сузды. Минәхмәт абый сәгатен кулына алды да дулкынланып: “Муса, җаным, вәгъдәңдә торгансың икән, Аллаһының рәхмәте яусын сиңа. Ә сәгатьне мин сиңа мәңгегә бүләк итәм, рәхим итеп ал инде син аны”, — дип сәгатьне кире сузды…
…“Тылсымлы” сәгать хәзер дә исән. Аны әти, вафат булыр алдыннан, миңа калдырды. Хәзер инде ул сәгать тынычлык минутларын саный…
Идеал ГАЛӘВЕТДИНОВ, отставкадагы гвардия полковнигы.
Самара шәһәре.
Просмотров: 982