“Ак калфак”ның табылган чагы

IMG-cc0c2f553eeb66b238830e1ee1889edd-V“Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы 1990 елда барлыкка килә. Ул хатын-кызларның, гаиләнең һәм балаларның тормыш шартларын яхшыртуда дәүләт сәясәтен билгеләү; хатын-кызларга кагылышлы үткен сорауларны хәл итү буенча тәкъдимнәр әзерләү; татар гаиләсен саклау аша татар милләтен үстерү; гореф–гадәтләрне, телне саклап калу; дөнья күләмендә барган икътисади һәм сәяси процессларда хатын-кызның ролен үстерү максатыннан оештырылган.

2014 елда өлкә милли хәрәкәт активисты Разия Әюпова  оешманың региональ бүлеген булдырып, җиң сызганып эшкә кереште. Бүген өлкә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы рәисе Разия ханым белән  биш ел дәверендә башкарылган эшләр, киләчәккә планныры турында сөйләшәбез.

 

Разия ханым, өлкәбездә татар хатын-кызлар оешмасын булдыру теләге сездә ничек барлыкка килде?  

“Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы турында ишеткәнем бар иде инде. 2014 елда үземә дә Самара делегациясе составында оешманың Казанда уздырылган җыенында катнашырга насыйп булды. Мин аннан нык тәэсирләр белән кайттым. Анда ишеткән-күргәннәребез Самара төбәгендә дә татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасын булдыру турында фикер тудырды.

Тиз арада оешманың советы да булдырдык. Анда Самара өлкәсенең төрле шәһәрләрендә һәм авыл районнарында яшәүче абруйлы, үз-үзләрен төп эштә дә, җәмгыять эшендә дә күрсәтә алган хатын-кызлар билгеләнде. Без “Дуслык” иҗади-иҗтимагый җәмгыяте президенты Фәхретдин Канюкаев белән сөйләшеп, аның канаты астында эшли башладык. Ул бүген дә барлык чараларны уздыруда нык ярдәм итә.

Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте белән дә дус яшибез. Оешма тарафыннан уздырылган чараларда өлеш кертергә тырышабыз. Җәмгыятьнең президенты Ильяс Гомәр улы, тугантеллеләр безнең бәйрәмнәрдә көтеп алган кунаклар.

Оешма эшчәнлегендә актив катнашучы ханымнар белән таныштырып үтсәгез иде.

Бүген өлкә “Ак калфак” оешмасы директоры Эльвира Власкина барлык чараларны оештыруда һәм уздыруда актив катнаша.

Эльмира Шәвәлиева, Асия Шәймәрданова, Галия Абрагимова, Фатыйма Әһлиуллина, Әминә Ибәтуллина, Наилә Тимербулатова, Румия Низамова, Рузалия Хәйруллина, Рәисә Гөбәйдуллина, Наилә Хөсәенова, Шамилә Муллабекова, Гөлфия Кәримова һәм оешманың башка әгъзалары, “Яктылык” татар мәктәбе укытучылары да “Ак калфак” оешмасы эшләрендә бик актив катнашалар. Кызларны кул эшенә өйрәтүче Асия Сәйфетдинова, татар теле укытучылары Фәния Гыйлаҗева, Алия Әпсәламова, башлангыч сыйныф укытучысы Айгөл Хәкимова, директор урынбасары  Рәсимә Алюшева мәктәптәге тәҗрибәне — оешмага, ә оешмада өйрәнгәннәрен мәктәп балаларына өйрәтеп, буыннар алмашы булдыру эшенә үз өлешләрен кертәләр. Гомумән, “Яктылык” мәктәбе барлык чараларыбызда актив катнашалар.

Өлкә “Ак калфак” оешмасының бүлекчәләре дә булдырылды бит?

Әйе,  өлкәбезнең татарлар күмәкләшеп яшәгән шәһәр-авылларында да милли традицияләрне, гореф-гадәтләрне саклау һәм яшь буынга тапшыру юнәлешендә актив эшчәнлек алып барабыз.

Кошки районының Иске Җүрәй авылында — Рәфисә Минебаева, Похвистнево районында — Илһамия Кәримова, Гали авылында – Кәүсәр Шәйхетдинова, Мәчәләйдә – Асия Исмәгыйлова, Камышлы районының Иске Ярмәк авылында — Әлфия Баһаутдинова, Сызран шәһәрендә – Гөлнара Дәүләтшина, ә Тольяттида Зөлфия Галиханова “Ак калфак” бүлекчәләрен җитәкләп, күләмле чаралар үткәреп торалар. Мәсәлән, Иске Фәйзуллада — “Аулак өй”, Гали авылында “Каз өмәсе” бик матур узды. Похвистнево районының Мәчәләй авылында җирле җәмгыять әгъзалары милләтебезнең онытылып барган йолаларының берсен яңартырга теләп, “Бишек туе” (Бәби чәе”), “Төп нигез” чаралары үткәрделәр. Казан кунагы — Сәйдә абыстай Аппакованың Гали авылында уздырган “Тәрбия дәресләре” дә халыкның күңеленә хуш килде.

Шулай ук өлкә “Ак калфак” ошмасының яшьләр бүлегендә “Бишек туе”, “Бирнә сандыгы”, “Себерке бәйләү” кебек чаралар, төрле мастер-класслар уздыралар.

Оешма активистлары төрле төбәкләрдә узган  «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының күчмә утырышларында катнашалар. 2019 елда шундый чара Самара җирендә узды. Шул турыда сөйләп үтсәгез икән

Иң элек, октябрьдә, “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова эшлекле сәфәр белән Самарага килеп китте. Ул “Яктылык” татар мәктәбендә өлкә “Ак калфак” оешмасы утырышында, Гали авылы бүлекчәсе уздырган тәрбия дәресендә катнашты.

Ә ноябрьдә Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы делегатларын каршы алдык.   “Шәҗәрәдә бабаларымның тарихи хәтере” темасына багышланган чара ике көнгә исәпләнгән иде. Беренче көнне  Татарстаннан һәм Россия регионнарыннан килгән йөзләп  хатын-кыз Похвистнево районының Гали авылында булдылар. Анда балалар бакчасы, авыл музее, Гали мәдрәсәсе, 3нче һәм 4нче мәхәллә мәчетләре, “Хәләл” цехы, “Исхаков” крестьян-фермер хужалыгы белән таныштылар. Икенче көнне Самарага килеп, кунаклар “Яктылык” мәктәбендә экскурсиядә, ачык дәресләрдә булдылар. Ә Мәүлед-ән-Нәби бәйрәменнән соң күчмә утырышның пленар өлеше узды.Кунаклар Самара татарлары тормышы белән танышып, тәҗрибәбезне өйрәнеп, бик канәгать булып киттеләр.

Тагын нинди чаралар исегездә калды?

2017 елда “Ак калфак” оешмалары тарафыннан оештырылган  фәнни-гамәли конференцияне билгеләп үтәргә кирәктер. Анда оешма бүлекчәләре башкарылган эшләр, үзләре алдында торган зур бурычлар турында сөйләштеләр.

Шул ук елны миңа “Ак калфак” оешмабызның берничә актив әгъзасы белән Казанда республика күләмендә үткәрелгән ифтар мәҗлесендә дә катнашырга насыйп булды. Бу чара, минемчә, бик тә яхшы оештырылган иде. 10 мең кеше сыйдырышлы зур бинада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевны намазда күрү безгә горурлык хисе өстәде. Без үзебез дә, алып барган намазлыкларыбызны җәеп, рәхәтләнеп ачык һавада намазларыбызны укыдык, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның һәм башка хәзрәтләрнең вәгазьләрен тыңлап, үзебезгә рухи көч өстәдек. Аларның вәгазьләре Аллаһка риза булып яшәргә, рәхмәтләр әйтеп шөкерана кылып яшәргә өйрәтәләр бит.

Узган елда өлкә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасына 5 ел тулды. Шул уңайдан “Татар хатыны эштән курыкмый” дип аталган китабыгыз дөнья күрде.

Бу минем беренче китабым. Анда өлкәбезнең милли тормышына керткән өлешем, өлкә “Ак калфак” оешмасының эшчәнлеге турында язмалар тупланган. Шулай ук өлкәбезнең татар газеталарында төрле темаларга бастырылып чыккан мәкаләләрем дә урын алды. “Бердәмлек” газетасының баш мөхәрриреЭльмира Варфоломеева (ул китапка бик эчтәлекле рецензия дә язды), җаваплысәркатип Гөлгенә Сәлахова һәм дизайнер-версткалаучы Гөлнур Рыбаковааларны туплап, китап итеп бастырып чыгарырга ярдәм иттеләр. Аларга,балаларыма, оныкларыма һәм бу эштә ярдәм иткән һәркемгә зур рәхмәт.

Разыя ханым, оешма җитәкчесе буларак, киләчәккә нинди хыяллар белән яшисез?

Балалар – милләтебезнең киләчәге. Аларда гореф-гадәтләребезгә, йолаларыбызга, ана теленә кызыксыну уяту юнәлешендә активырак эшлисе иде. Мәсәлән, “Яктылык” мәктәбе каршында эшләп килүче якшәмбе мәктәбендә шул ук тегү-чигү буенча остаханәләр оештырылса,  туган телдә милли уеннар, җыр-бию түгәрәкләре алып барылса,  алар мәктәпкә яхшырак әзерлек белән килерләр иде. Сабыйларның әниләре, әби­ләре белән дә төрле чаралар үткәрергә мөмкин булыр иде. Без бу турыда мәктәп директоры Радик Газизов белән берничә тапкыр сөйләштек, ул каршы түгел. Димәк, хыялларыбыз чынга ашыр дигән өмет бар.

Өлкәбездә татарлыгыбызны саклап калуда, балаларыбызны татар итеп тәрбияләүдә дин әһелләребезнең, татар оешмаларының роле бәяләп бетергесез. Киләчәктә дә шулай бергәләп эшләргә, халкыбызга файда китерергә язсын.

Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Разия ханым. Киләчәктә дә сезгә һәм өлкә “Ак калфак” оешмасына уңышлар теләп калабыз.

IMG-cc0c2f553eeb66b238830e1ee1889edd-VАк каофак1 Бишек туе чарасында мастер-класс Элкэ ак калфак татар-хатын-кызлар оешмасы житэкчесе Разия Аюпова Яктылык мэктэбендщ Шәҗәрәдә бабаларымның тарихи хәтере темасына багышланган чара Яктылык мэктэбендэ чэй пешеру буенча мастер-класста11

Язманы Әминә ШИҺАПОВА әзерләде.

«Самар татарлары» журналы№1 (26), 2020 ел.

Просмотров: 1081

Комментирование запрещено