Ульяновск өлкәсендә ялгыз картларга, мохтаҗларга һәм күп балалы гаиләләргә азык-төлек җыелмалары ай буе таратыла

u-3Вакыт изге Рамазан аеның соңгы көннәрен саный. Узган елларда Ифтар ашларын  дин-кардәшләребез  өйләрендә генә түгел, ә күмәкләшеп затлы кафе-рестораннарда,  зур стадионнарда һәм спорт мәйданчыкларында уздыра башлаган иде. Ни кызганыч, дөньядагы вәзгыять быел  аны шулай зурлап уздырырга мөмкинлек бирмәде.

Шулай да илебез төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребез, җирле татар автономияләре  һәм мөфтиятләр изге айда игелек кылырга мөмкинлек таптылар-ялгыз картларга, мохтаҗларга һәм күп балалы гаиләләргә азык-төлек җыелмаларын аларның өйләренә йөреп тараттылар.  Ульяновск өлкәсендә дә  меңләгән кеше ай дәвамында шундый күчтәнәчләрне алу бәхетенә иреште.

Эльмира Алиәкбәрова, Ульяновск өлкәсе татар эшмәкәрләренең “Сембер” клубы президенты

Беренче Ифтарны безнең “Сембер” клубы 2011 нче елда уздырган иде. Анда катнашучылар да нибары 70 кенә кеше иде. Ул чакта без, еллар узгач бу матур бәйрәм шундый зур тантанага әйләнер, меңләгән кешене җыяр дип уйлап та карамаган идек. Һәм 2016 нчы елда безнең башлангычны өлкә губернаторы С.И.Морозов та хуплады һәм Ифтар эшмәкәрләр тарафынан да  киң яклау тапты.  Беренче өлкә Ифтары 600 мөселманны җыйган булса, аннары 1000, соңрак 1500 дин кардәшебезне бер мәйданга җыя алды. Ә инде 2019 нчы елда бу мәҗлестә 3500 ураза тотучы катнашты.

Ләкин ни кызганыч, быел шәһәрләрдән һәм өлкә авылларыннан меңләгән халыкны җыеп мондый мәҗлесләр уздыру мөмкин булмаса да, мөфтияттә җаен тапканнар.

Илдар  Мингалиев, Ульяновск өлкәсе мөселманнарының Диния назарәте юристы

Илдә барган бу вакыйгалар күп нәрсәгә зур үзгәешләр кертте. Кайберәүләр өчен бу фаҗигага әйләнде-күп картлар  хәтта азык-төлек алу өчен кибетләргә дә бара алмый башлады. Шуларны истә тотып Ульяновск өлкәсенең диния назарәте һәм эшмәкәрләрнең “Сембер” клубы Ифтраны яңа форматта уздырырга кирәк дигән уртак фикергә килеп мохтаҗларга азык-төлек җыелмаларын өйләренә таратырга булдык.

Көн саен  мондый меңләгән пакетларны тутырып, аларны икенче көнне тарату өчен әзерләүгә мөфтият мәчеткә йөрүчеләрне дә җәлеп иткән. Хезмәт ветераннары Рамил Салюков белән Рәшит Курмашев рамазан ае башланган көннән бирле әлеге эштә.

Илдә мондый көтелмәгән хәл килеп чыкканнан соң мөфтият беренче булып эшмәкәрләргә мөрәҗәгать итә. Авыл, районнардагы имамнар аша исемлекләр булдырыла.

Илдар Мингалиев, Ульяновск өлкәсе мөселманнарының Диния назарәте юристы

 Ярдәмгә мохтаҗларның исемлеген мәчет имамнары төзеде.  Анда беренче чиратта сугыш, тыл һәм хезмәт ветераннары, авыр хәлдә калган гаиләләр керде. Менә бу “Ак мәчет” тә генә дә бер көндә 1500 пакет әзерләп таратылды.

   Рамазан ае барышында өлкәнең татар милли-мәдәни автономиясе Казанда чыгучы газета-журнал  редакцияләре белән элемтәгә кереп, аннан берничә исемдәге журналлар, китаплар кайтарган. Башка вакытлардан аерамлы буларак, быел ураза тотучылар өчен әзерләнгән әлеге пакетларга Казанда татар телендә чыкан байтак кына журналлар да салынды.  Бу да быел карантин көннәрендә өйдә утыручылар өчен артык булмас.

Ульяновск өлкәсенең икенче зур шәһәре-Димитровградта да Ифтар ашларын зур ресторанда уздыру матур бер гадәткә кергән иде. Быелгы бәла-каза аларның да эшләрен   үзгәртергә, аны яңача оештырырга мәҗбүр иткән. Әлбәттә, мондый эшне оештыру, аларны тарату бер нәрсә, ә иң мөһиме анда салырга азык-төлек сатып алу өчен акча табу.


Эльмира Алиәкбәрова, 
Ульяновск өлкәсе татар эшмәкәрләренең “Сембер” клубы президенты

Менә шундый авыр  икътисадый чорда да эшмәкәрләребез безнең мөрәҗәгатебезне кабул итеп зур ярдәм күрсәттеләр. Чын күңелдән аларга рәхмәт! Әлеге пакетларга салынган азык-төлекне кулланып безнең өлкән яшьтәге меңләгән абый-апаларыбыз Рамазан ае көннәрендә ураза тота алдылар. Минем фикеремчә, бу бердәмлек, бу үзара ярдәмләшеп яшәү алдагы елларда да дәвам итәр.

Хәләл ризыклар белән тутырылыган мондый пакетлар көн саен иртән Ульяновск шәһәренең 12 мәчетенә һәм өлкә районнарындагы  115 мәчеткә китә. Үз чиратында алар мәчет имамнары аша   ураза тотучыларга барып ирешә дә инде.

Ульяновск өлкәсе мөфтияте һәм «Сембер» клубы оештырган акция турында бүген , 18 нче майда «ТНВ Планета» каналының «Татарлар» тапшыруында Мәскәү вакыты белән 17.30 хэм 20.05 сәгатьләрдә репортаж күрсәтеләчәк. Кабатлау иртәгә «ТНВ Татарстан» каналында Мәскәү вакыты белән 11.30 сәг. булачак. Семберлеләрнең матур башлангычы турында карамый калмагыз!

tatar-congress.org

Просмотров: 809

Комментирование запрещено