Кайнатам Кәрәм Зыятдин улы Бәдретдиновны искә алып…

%d0%bd%d0%b5%d0%b4%d0%b5%d0%bb%d1%8f-%d0%b4%d0%be%d0%b1%d1%80%d0%b0-222Изге Рамазан аенда кайнатамны искә алуым рухына дога булып барсын. Безгә, балаларыбызга киңәшче, сердәшче, якты күңелле, тырыш әти һәм бабай булды ул. Аның еш әйтә торган сүзе: «Яхшылык, матурлык җиңә”. Яшьли әтисез калып, тормыш аңа нинди генә авырлыклар күрсәтсә дә, сынауларны сынмый, сыгылмый үтү буенча тере үрнәк булды ул безгә. Шундый матур яшәү рәвеше, дөньяны кабул итүе белән безнең арадан китеп барды ул, әмма хәтеребездә мәңге яшәр.

Кайнатам чияләре

Менә без дә алдык бер йорт
Оябызны корырга.
Кайнатам исән чагында
Хыялы иде: чия үстерү оныкларга.

Казып куйды йомшак итеп
Җирне койма буеннан.
Алып килде күп иттереп
Чия тамыры белән.

Утыртты ул тигез итеп
Яз аенда агачлар.
Сокланыштык барыбыз да
Ямь биреп утыралар.

%d0%bd%d0%b5%d0%b4%d0%b5%d0%bb%d1%8f-%d0%b4%d0%be%d0%b1%d1%80%d0%b0-033Чияләр дә үсеп җитте,
Ак чәчәккә төренде.
Карыйбыз да, куанабыз —
Әтинең истәлеге!

Быел җәен аеруча
Уңышлы булды бакча.
Җыелышып җыйдык чия
Әтине искә ала.

Рәхмәт, әти, чияләрең
Каршылый һәр көн саен.
Әйтә сыман: онытмагыз
Ата-аналар хакын.

Гөлисә БӘДРЕТДИНОВА.

Иске Ярмәк авылы,

 Камышлы районы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1867

Комментирование запрещено