Хәзер ярышлар яңача уза

c06VGnt7HkYМеңләгән кеше бергәләп ярышулар вакытлыча туктатылды. Хәзер бер үзең тәбигать кочагында үзеңнең уйларың, хыялларың белән йөгерәсең дә, йөгерәсең: үргә каршы әкренәясең, үргә түбән ял итәсең, иң мөһиме — адымга күчмәскә, тукталмаска.

Интернетта  бу ярышлар турында укыгач, мин, физкультура укытучысы буларак, укучыларыма үрнәк булып, катнашырга җөрьәт иттем. Аннары бит әле йөрәк тә һаман яшь…

Дөрес, икенче көнне аяклар авырттылар, тыңламаска теләделәр… Әмма иң зур җиңү — ул үз-үзеңнең ялкаулыкны, авыртуларны җиңү!

Бу ярышлар 14 июньгә кадәр бара, әйдәгез сез дә кушылыгыз. Тагын күпме ятып була? «Хәрәкәттә -  бәрәкәт», дип юкка гына әйтмиләр бит.

c06VGnt7HkY

Рөстәм НУРТДИНОВ, Денис авылы урта мәктәбенең I категорияле физкультура укытучысы.

Шенталы районы.

Просмотров: 851

Комментирование запрещено