Хәния Фәрхинең туган көненә багышланган искә алу концертлары сентябрьдә узачак

heniyaХәния Фәрхинең туган көне уңаеннан үткәрелергә тиешле концертлар сентябрь аена күчерелгән. Бу хакта танылган җырчы Илназ Баһ “Әйдә, өйгә!” акциясе кысаларында ясаган чыгышы барышында әйтте.

  • 30 майда Хәния апаның туган көне. Шул уңайдан, аны искә алу концертлары булырга тиеш иде. Әмма коронавирус белән бәйле концертлар сентябрь аена кичектерелде, — диде Илназ Баһ.

Хәния Фәрхи (Хәния Фәрхлислам кызы Биктаһирова (Халидуллина) — Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты. Башкортстан АССРның Тәтешле районында 1960 елның 30 маенда туган.

Татар эстрадасы йолдызы 2017 елның 27 июлендә туган ягы — Башкортстанның Тәтешле районына әнисе янына кунакка кайткач, йөрәк өянәгеннән вафат булды. Татарстанда җырчы белән хушлашу чарасы 29 июльдә Казанның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында узды. Ул көнне театр бинасы хушлашырга килгән кешеләрнең барысын да сыйдыра алмады. Хәния Фәрхи Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнде.

Хәния Фәрхи репертуарында 300дән артык җыр бар. Алар арасында иң популярлары —  «Әлдермешкә кайтам әле», «Сагынам сине, Питрәч», «Үпкәләсәң әйдә, үпкәлә», «Онытылыр димә», Казан кичләре», Кышкы чия».

tatar-congress.org

Просмотров: 797

Комментирование запрещено