Миңнехановны вазифасыннан алуны сорап Путинга хат җибәрелгән

0255CFB0-544C-4AC2-8161-57C5D464723E_w1023_r1_sПутинга мөрәҗәгать авторлары Татарстанда тормыш начар һәм кеше хокуклары бозыла дип белдерә. 

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Русия президенты Владимир Путин алдында республикада хәлләр торышы хакында хисап тотканнан соң, бер төркем татарстанлы Татарстандагы хәлләр чынлыкта начар тора дип, Путинга мөрәҗәгать язган. Әлеге мөрәҗәгать «Поборы в школах и детсадах» дип аталган төркемдә чыкты.

20 майда Миңнеханов хисабын тыңлаганнан соң, Путин аның өченче мөддәткә Татарстан җитәкчесе вазифасына баруын хуплады.

Путинга хат авторлары Миңнехановның өченче кат президентлыкка сайлануына каршы чыга.

«Бу казанышлар ничек ирешелгәнен, аның өчен ниләр аша узарга туры килгәнен (басым ясау, канунсызлык, көч куллану) бары без, Татарстан кешеләре генә беләбез», дип яза авторлар һәм кайбер фактларны санап китә.

Аерым алганда, алар «Дальний» бүлегендә тоткынны шешә белән көчләү очрагын, сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы урынбасары Елена Шишмареваның шикле төстә үз-үзенә кул салуын, авылларда үзара салымның мәҗбүри ителүен, «Яңарыш» фондына бюджет өлкәсендә эшләүчеләрдән акча җыелуын искә ала. Урысларны Татарстанда татар телен укытып, аларның урыс телен өйрәнүгә булган хокуклары бозылуы да телгә алына. Шулай ук изоляция чорында салынган штрафлар күп булуы, «тузган торак» програмы аша торак алучыларның хокуклары бозылуы, чүп яндыру корылмалары тудырган каршылыклар, балалар бакчаларында әбүнә түләве булуы да әйтелә.

Моннан тыш, авторлар Миңнехановны «президент» атамасыннан баш тартмауда да гаеплиләр. «Русиядә бер генә президент булырга тиеш, ул — Русия Федерациясе президенты», дип яза алар.

Май башында Казандагы оппозиция активистлары Миңнехановка каршы митинг уздыру ярамаганы турында кисәтүләр алган иде. Хокук саклау органнары мәгълүматынча, митингка ВКонтакте кулланучы Марсель Габдрахманов чакырулар тараткан. Ләкин оппозиция вәкилләре бу митингка барырга җыенмаган. Сәясәт белгече Руслан Айсин Idel.Реалиигә бу «митинг» турында хәбәр Рөстәм Миңнехановка каршыларны ачыклау өчен таратыла дип аңлаткан иде.

Вконтактедагы мәктәпләрдә акча җыюларга каршы әлеге төркем элегрәк мәктәпләрдә татар теле укытуга каршы да актив көрәште.

azatliq.org

Просмотров: 893

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>