Ярмәк батыры – Салават

Безымянный3ёКеше туганда күктә аның үз йолдызы кабына, дигән риваять бар. Анда кемнеңдер йолдызы тонык кына, сүнәр-сүнмәс янса, кайберсенең якты җемелдәве бөтен күк йөзенә нур чәчеп һәм үз тирәсенә башкаларны да тартып торалар сыман. Бу риваять чын булса, Ибраһим углы Салават Йосыповның йолдызы — менә шундыйларның берседер.

Салават – 500 көрәшче тәрбияләгән остаз, күп мәртәбә Рәсәй һәм Татарстан чемпионы булып танылган атаклы көрәшче. Аңа Рәсәйнең атказанган спорт остасы һәм атказанган тренеры дигән мактаулы исемнәр бирелгән. Рәсәй күләмендә татар көрәше һәм гер күтәрү буенча зур ярышларда да ул күп мәртәбә җиңүче булып танылды. Кырык елга якын гомерен татар көрәшен үстерүгә һәм аны пропагандалауга багышлады. Бу дәвердә 500ләп татарча көрәш осталарын тәрбияләде. Алар арасында — егерме спорт остасы, унбиш Татарстан чемпионы, ун Рәсәй чемпионы һәм бер дөнья чемпионы.

Аңа быел 70 яшь  тулды. Ул үз гомеренә якты истәлекләр калдырырлык итеп, изгелекләр кылып
матур яшәде һәм яши. Аның тормыш тарихы эчтәлекле һәм бай. Ниндидер данлыклы шәхес турында сүз кузгалганда, ирексездән, аның турында күбрәк беләсе килә. Ничек соң Салават мондый уңышларга ирешкән? Кайда, ничек һәм кем аны тәрбияләгән? Гадәттә, спорт осталары кечкенәдән спорт мәктәпләрендә, спорт секцияләрендә, атаклы остазлар кул астында тәрбияләнәләр.

Ә Салават армия хезмәтенә киткәнче гади авыл тормышында, авыл табигате кочагында шаян,
хәрәкәтчән һәм гади бер авыл малае булып үсте.

Гаҗәп, аның елаганы, үпкәләгән чаклары беркайчан да күренмәде. Олырак малайлар никадәр тырышсалар да, аны елата алмыйлар иде. Трусиктан гына, ялангач һәм яланаяк килеш кычыткан арасына төртеп керткәндә дә, ул шаркылдап көлеп утыра иде. Шаянлыгы өчен әнисе, “акылга өйрәтергә” дип, чыбык белән кыйнаган вакытларда да көлә генә иде.

Аңардагы лидерлык сыйфатлары балачактан ачык күренде. Куркусыз, тәвәккәл булганга, кечкенәдән Юкәле Таудагы трамплиннан чаңгыда сикерә башлады һәм тора-бара иң оста спорт-
чыга әверелде. Ул һавадан 25 метрга якын араны очып узганда, һәр елда үткәрелеп килгән спорт бәйрәмнәренә җыелган халык: “Харап була бит бу бала!” – дип, куркудан күзләрен йомалар иде.

Яз көннәрендә, тау битләре аз гына кардан ачылуга, бишмәтләрне, итекләрне салып, яланаяк чабыша, мышный-мышный көрәшә идек. Салаватның көрәшкә мәхәббәте менә шул заманда башлангандыр.

Эчкерсезлеге һәм күңел киңлеге аның йөзендә, үзенә генә хас булган “Гагарин елмаюында” ачык күренә иде. Бер зур ярышта җиңгән өчен аны кыйммәтле “Ниссан” машинасы белән бүләклиләр. Ул аны дүрт “Жигули”га алыштыра һәм үзенең командасындагы көрәштәшләренә бүләк итә. Югары дәрәҗәдәге спорт остасы булу белән бергә, ул әле — оста тәрбияче дә. Әлбәттә, иң оста тәрбия рәвеше – ул шәхси үрнәк.  Үз үрнәгендә Салават күпләрне оста көрәшчеләр һәм чын кешеләр итеп тәрбияләгән. Моның өчен күп тәрбияләнүчеләре һәм аларның ата-аналары аңа олы рәхмәтлеләр. Чөнки ул кыек юлга баскан үсмерләрнең дә гайрәтен файдалы юлга юнәлтә алган.

Салаватның үз авылы белән тыгыз элемтәдә булып, андагы проблемаларны хәл итүдә һәрвакытта ярдәм итеп торуы да – гаҗәеп күренеш. Шуңа да аның исемен Ярмәк халкы тик мактау сүзләре белән генә телгә ала. Авылга газ кертү өчен торбаларның, авыл зиратын тоту өчен тимер баганаларның барысын да диярлек ул биргән. Мәчет төзүдә, Сабан туйларын оештыруда аның күрсәткән ярдәме дә күпләргә үрнәк булып тора. Изгелекләр кылу гадәте – Салаватның канында. Аның һәм әтисенең, бабасының исемнәренә күз салсаң, алар — изге исемнәр. Салават – Ислам динендәге мактаулы дога исеме. Йосыф һәм Ибраһим – пәйгамбәрләр исемнәре. Салават Йосыповның көрәш батыры булуы нәселдән килә. Аның әтисе
Ибраһим ага да үз гомеренә Сабан туйларында көрәште.

Гомумән, татар көрәше – ул милләтебезнең горурлыгы, тарихыбызның хәзинәсе. Аның меңнәрчә еллык тирән серләре бар. Мәсәлән, көрәштәшеңне күтәреп алып, аның аякларын җирдән өзү – ул көрәш кагыйдәсенең катгый таләбе. Бу кагыйдә тәңречелек дәвереннән сакланып килә. Борынгы бабаларыбыз Күк Тәңре – галәмнең хуҗасы, ә Җир – тереклекнең анасы булуына ышанганнар. Җир-Ана кешегә көч-куәт бирә, дип саналган.

Көрәштәшеңнең аякларын җирдән өзү аны шул көчтән аерып, рухын сындыру алымы, дип саналган.

Безымянный331Татар көрәшенә мәхәббәт халкы б ызның җанында сакланып килә. Борынгы заманнарда да бөек
ханнар көрәш батырларына, үз җилкәләреннән салып, алтын белән чигелгән халатларын, тиңе булмаган чаптар атларын бүләк иткәннәр, үз кызларын хатынлыкка биргәннәр һәм үзләренең гаскәр башлыгы иткәннәр. Көрәш – ул көчле тәрбия чарасы. Табигатьтә һәрбер җан иясенең балалары, көрәшеп, табигый көч туплап үсәләр.

Иске Ярмәк авылындагы Сок елгасы суында коенып, кырларындагы җиләкләр, кузгалак-какы-лардан һәм чишмәләреннән көч туплап, чыныгып үскән кешеләр арасыннан һәрвакытта батыр, булдыклы һәм татар халкының горурлыгы булырлык шәхесләр чыгып торган.

Болар:

Халикъ Садри – язучы, Татарстан язучылар берлегенең литфонды җитәкчесе, уйлап табучылар
Союзы рәисе, В.И. Ленин янына ТАССР төзү турындагы шартнамәгә кул куярга баручы, гражданнар сугышы Герое, военком, Бөек Ватан сугышы Герое, полковник.

Зыя Ярмәки – Тукай чоры шагыйре, мәгърифәтче.

Батыргали Ваһапов – профессиональ революционер, Идел буендагы Колчак басып алган җирләрдә партизаннар хәрәкәтен оештыручы.

Ахун Хөснулла хәзрәт Баһаветдинов – җәдитче, данлыклы мәгърифәтче.

Шәһит Җәләев – атаклы “Мөселман батальоны”н оештыручы, гражданнар сугышы Герое,
революциядән соңгы иң беренче татар галимнәренең берсе, икътисад фәннәре кандидаты, “Кызыл профессура” университетының кафедра бүлеге мөдире, шул югары уку йортын оештыручыларның берсе.

Киң танылган шәхесләрне саный китсәң, ул озакка китәр иде. Гомумән, Иске Ярмәк авылының
даны Самар өлкәсендә, Татарстанда гына түгел, башка җирләрдә дә киң таралган. Аның бай тарихы бар. Менә шуның турында тиңе булмаган нәфис, затлы һәм тирән эчтәлекле китап басылды. Төп чыгымнары Салават һәм аның тәрбияләнүчеләре – танылган спорт осталары ярдәмендә капланды. Ул китап атаклы Яңа Нәдер һәм Әләзән авыллары тарихы турындагы китапларга тиң итеп һәм авылыбыз тарихына лаеклы булырлык итеп эшләнде. Әлбәттә, Салават Йосыповның ярдәме булмаса, ул басыла да алмас иде. Бу китапның дөньяга чыгуы – аның изгелекләренә тагын бер илаһи һәйкәл, дип әйтергә була.

Без, Салаватның авылдашлары, аның белән горурланабыз. Бу кешенең тормыш юлы, кылган игелекләре — хәзерге дәвер кешеләре өчен генә түгел, киләчәк буыннар өчен дә матур үрнәк.
Юбилее уңаеннан аның бөтен тормыш юлын чагылдырган матур бер җыентык булдырылса иде, дигән фикер бар.

Фәрид ШИРИЯЗДАНОВ.

«Самар татарлары» журналы№1 (26), 2020 ел.

Просмотров: 1604

Комментирование запрещено