«Бердәмлек» газетасыннан, 23 һәм 30 май, 2020 ел

i

халилова котлауКамышлы районы,

Иске Ярмәк авылы

Мәймүнә Фатыйх кызы Хәлиловага — 90 яшь!

Кадерле әниебез, яраткан әбиебез! Без сине туган көнең белән котлыйбыз. Котлауларның иң кайнарын, теләкләрнең иң изгесен, рәхмәтләребезнең иң олысын кабул ит бездән. Ал­лаһы Тәгалә сине исәнлектән аермасын, җан тынычлыгы бе­лән, дөньяның саф һавасын сулап, тәмле ризыкларын татып, муллыкта яшәргә язсын.

Әле һаман без дип яшисең син,

Күптән инде зурлар булсак та.

Аз булыр күк, әнкәй, синең

                                           өчен

Нинди изгелекләр кылсак та.

Һәрвакытта булдың өйнең

                                          яме,

Ә тормышта безгә син терәк.

Озак яшә, һәрчак сәламәт

                                           бул,

Син бит, әнкәй, безгә бик

                                         кирәк.

Изге теләкләр белән кызың Тәслия, оныкларың Фәрхәд, Лилия, Юлия, Тимур һәм оныкчыкларың.

* * *

Самара шәһәре,

Зарайский урамы

Гакыйль Нияз улы Сөләймановка – 55 яшь!

Кадерле туганыбыз Гакыйль! Без сине ихлас күңелдән туган көнең – юбилеең белән тәбрик итәбез. Сиңа исәнлек-саулык, озын матур гомер, тәнеңә исән­лек, җаныңа тынычлык, гаи­ләңә иминлек, бәхетнең тулысын, мә­хәббәтнең олысын телибез. Ал­дагы көннәреңдә дә гел шу­лай юмарт, ярдәмчел, безнең барыбызга да терәк булып кал.

Юбилейлар кабатлана тора,

Ләкин кире кайтмый үткәннәр.

Алдагы гомерең игелекле

                                      булсын,

Тормышка ашсын изге

                                   теләкләр.

Изге теләкләр белән барча туганнарың.

* * *

Самара шәһәре,

Зубчаниновка бистәсе

Мингаяз Халикъ улы Латыйповка – 89 яшь!

Кадерле әтиебез, яраткан бабабыз! Без сине ихлас күңелдән туган көнең белән котлыйбыз һәм иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Аллаһы Тәгалә сиңа нык исәнлек, кайгы-хәсрәтсез көннәр һәм иман байлыгы насыйп итсен иде.

Котлы булсын, әти, туган

                                           көнең,

Озак яшә, бул син бәхетле.

Яныбызда син булганда гына,

Табып була олы бәхетне.

Еллар үтә дип, борчылма син,

Еллар үтү — берни түгел ул.

Сау-сәламәт булып, озак

                                       яшәү –

Үзе бәхет, үзе шатлык ул.

Изге теләкләр белән улла­рың, кызларың, килен­нә­рең, киявең, оныкларың, онык­чыкларың.

* * *

субеевПохвистнево районы,

Мәчәләй авылы

Шамил Камил улы

Субеевка – 70 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз! Без сине юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әтиләр бик сирәктер. Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Үстердең, кеше иттең, барыбыз да, мең рәхмәтләр укып, озын гомер телибез сиңа.

Тагын бер ел өстәлсә дә сиңа,

Ул ел сине тагы да яшәртсен.

Нурын сибеп көләч йөзләреңә,

Гел шат итеп кенә яшәтсен.

Ташламасын сине беркайчан

                                               да

Бәхет белән тулы елмаю.

Урап үтсен сине

                           кайгы-хәсрәт,

Ә йөзеңдә булсын куану.

Изге теләкләр белән тор­мыш иптәшең Бибигайшә, улың Дамир, кызың Зөлфия, киленең Гөлфия, киявең Юрий, оныкларың Эльвира, Денис.

* * *

Татарстан Республикасы,

Яр Чаллы шәһәре

Рафаэль Яниәхмәт улы һәм Рузалия Насих кызы Сафиуллиннарның

бергә гомер итүләренә — 40 ел!

Кадерлеләребез! Без сезне шушы истђлекле кљнегез белђн тђбрик итђбез! Сезгђ исђнлек-саулык, кояшлы, аяз кљннђр, озын гомер, гаилђ бђхете, пар канатлы булып, тигез гомер кичерњегезне телибез. Туар таћнар яћа сљенечлђр, килер кљннђр яћа шатлыклар алып кил­сеннђр. Балаларыгызныћ, онык­ларыгызныћ игелеген књреп яшђргђ Ходай насыйп итсен.

Изге теләкләр белән әтиегез Насих, әниегез Мөгаззәмә, се­ңелегез Рушания балалары белән.

 * * *

булатовы котлауПохвистнево районы,

Мәчәләй авылы

Минкәүсәр Әхмәтгали кызы Булатовага – 60 яшь!

Кадерлебез! Без сине йө­рәктәге иң кадерле, иң гүзәл хисләр белән чын күңелдән истәлекле юбилеең – 60 яшь тулу көнең белән котлыйбыз. Алдагы көннәреңдә дә исәнлек-саулык, тыныч тормыш, шат­лыкта, муллыкта, рәхәттә яшә­веңне телибез. Гомер юлың якты кояш кебек булсын, һәрбер көнең куаныч, яшәү яме, дөнья иминлеге белән тулып торсын.

Котлы булсын туган көнең,

Гел шатланып үтсен көннәрең.

Сиңа сөенеч кенә китерсеннәр

Якыннарың, барлык дусларың.

Рәхмәт, әни, гомер бирүеңә,

Төн йокыларыңны бүлүеңә.

Безгә нык канатлар куюыңа,

Ышанычлы терәк булуыңа.

Язлар гына бүләк итәдер ул

Бу дөньяга синдәй затларны.

Рәхмәтләргә кушып, кабул

                                         итче

Йөрәктәге барлык назларны.

Тор­мыш иптәшең Фәрид, улла­рың Равил, Рамил, килен­нә­рең Гө­лия, Диана, онык­ла­рыңАлсу, Рифат, Әминә, Да­ни­яр.

* * *

Минкәүсәр Әхмәтгали кызы Булатовага!

Кадерле кодагыебыз! Без сине юбилеең белән котлыйбыз. Аллаһы Тәгалә сиңа исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын язсын. Һәрвакытта шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып кал. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп, пар канатың белән бергә яшәргә Ходай язсын.

60 яшь бит әле матур гомер,

Борчылма син килгән

                               картлыкка.

Исәнлекне күбрәк бирсен

                                       Ходай,

Калган гомер үтсен

                               шатлыкта.

Йөрәкләрдән чыккан назлы

                                       сүзләр,

Күңелләрдә булган саф

                                       хисләр,

Озын гомер, матур тормыш -

Безнең сиңа әйтер теләкләр.

Изге теләкләр белән кода-кодагыең Рәфыйк һәм Фәния.

* * *

ИдигаровПохвистнево районы,

Яңа Мансур авылы

Шамил Шәмсетдин улы Идигаровка — 60 яшь!

Кадерле әтиебез, яраткан бабабыз! Ихлас күңелдән сине туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әтиләр бик сирәктер. Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Үстердең, кеше иттең, барыбыз да, мең рәхмәтләр укып, озын гомер телибез сиңа. Киләчәктә әни белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта яшәргә насыйп булсын үзегезгә!

Без бәхетле, әти, син

                                  булганга,

Балам, диеп өзелеп торганга.

Рәхмәт әйтеп, баш иябез

                                           сиңа,

Бүген 60 яшең тулганда.

Гомерне бит еллар

                                 билгеләми,

Яшәү дәрте булсын күңелдә.

Сәламәтлек, бәхет,

                                 куанычлар

Юлдаш булсын сиңа гомергә.

Иң изге теләкләр юллап, тормыш иптәшең Роза, улың Руслан, кызың Юлия, киявең Илшат, киленең Юлия, оныкларың Рөстәм, Регина, Альбина, Диана.

* * *

Елховка районы,

Мулла авылы

Мәдхия Абзалетдин кызы Абдрәшитовага – 75 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, яраткан әбиебез! Без сине туган көнең белән чын күңелебездән котлыйбыз. Сиңа ныклы саулык, озын гомер, шатлык-куанычлар, күктәге кояшның тик сихәт нурларын гына коюын, күңел тынычлыгы, сөенечләргә куанып яшәвеңне телибез.

Озын булсын гомерең,

Тыныч булсын hәрчак күңелең.

Бәхет чишмәләрең мул аксын,

Зур шатлыклар белән таң

                                       атсын.

Изге теләкләр белән тор­мыш иптәшең, кызың, кия­вең, оныкларың, онык­чык­ла­рың.

* * *

Похвистнево шәһәре,

Коммунальный урамы

Мәрьям Вилдан кызы Ибраевага – 65 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, яраткан әбиебез! Без сине йөрәктәге иң кадерле, иң гүзәл хисләр белән чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Алдагы көннәреңдә нык сә­ламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, гаилә бәхете белән, якыннарыңның җан җылысын сизеп, муллыкта яшәргә насыйп булсын иде.

Шатлык, сөенечләр

                             ташламасын,

Кайгы-борчу ишек какмасын.

Ходай сине барыбыз өчен

Күз карасы итеп сакласын.

Изге теләкләр белән тор­мыш иптәшең Сөләйман, бала­ларың Асия, Хөсәен, Сания, киленең Мәрьям, киявең Рөс­тәм, оныкларың Мәдинә, Солтан, Әнсар, Ислам.

* * *

Самара шәһәре,

Демократический урамы

Әнисә Гадил кызы Летфулловага — 60 яшь!

Кадерле әниебез, әбием, кодагыем! Без сине чын күңелдән шушы истәлекле бәйрәмең белән котлыйбыз. Әтием белән күпләргә үрнәк булырлык гаилә корып, мине иркәләп, яхшы тәрбия биреп үстердегез. Ярдәмең, минем өчен өзелеп яшәгәнең өчен сиңа мең-мең рәхмәт. Син үзеңнең төпле киңәшләрең, күңел җылысы белән безгә булышып торасың. Син — йортыбызның нуры, безнең таянычыбыз. Хөрмәттә, бәхетле мул тормышта озак еллар безнең арада яшәргә язсын.

Матур юбилеең белән

                             тәбриклибез

60 яшең тулган көнеңдә.

Олы бәхет, ныклы сәламәтлек

Юлдаш булсын алдагы көнеңдә.

Юбилейлар кабатлана тора,

Ләкин кире кайтмый үткәннәр.

Киләчәк гомерең игелекле

                                     булсын,

Тормышка ашсын изге

                                 теләкләр.

Изге теләкләр белән улың Руслан, киленең Эльмира, оны­гың Кәрим, кодагыең Гү­зәлия.

* * *

Әнисә Гадил кызы Летфулловага!

Кадерлебез! Без сине юби­леең белән чын күңелдән кот­лыйбыз. Кайгы-хәсрәт күрмичә яшәвеңне, киләчәктә һәм бү­генге көнеңдә исәнлек-саулык, көтелмәгән уңышлар телибез. Хуш исле чәчәкләр изге те­ләкләр, матур хатирәләр алып килсен. Без, туганнарың, сине яра­табыз, хөрмәт итәбез. Шулай туганлык җепләре өзелмичә, бер-­беребезне ихтирам итеп, ара­ла­шып яшик.

Котлыйбыз сине туган көнең

                                       белән,

Шау чәчәкле айда тугансың.

Шуңа күрәдерме ягымлы да,

Сабыр һәм тыныч булгансың.

Бездән сиңа шушы изге

                                     теләк -

Борчу күрми, яшә гомергә.

Кайгы-хәсрәт күрми, тыныч

                                           кына

Яшик әле алда гел бергә.

Барча туганнарың исе­меннән апаң.

* * *

Камышлы районы,

Яңа Ярмәк авылы

Минсәхи Кыям улы Сабитовка – 65 яшь!

Хөрмәтле кодабыз! Ихлас күңелебездән матур юбилеең белән тәбрик итеп, сиңа иң матур, якты теләкләребезне юллыйбыз. Син — сабыр, кешелекле, олы җанлы туганыбыз. Без сине ихлас күңелебездән ихтирам итәбез һәм яратабыз. Алдагы тормышың кайгы-хәсрәтсез үтсен, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, кодагыебыз Галия белән озын, матур гомер кичерергә насыйп булсын.

65 яшең килеп ишек каккач,

Мендем димә гомер түренә,

Күңелеңдә калсын яз чуагы,

Гомер үтә диеп сүрелмә.

Котлы булсын синең туган

                                           көнең,

Шатлык белән үтсен һәр

                                        көнең,

Корычныкы булсын тазалыгың,

Кояшныкы булсын гомерең.

Самарадан Газизнур һәм Сәмгия Хәмәтшиннар.

* * *

Самара өлкәсе,

Камышлы авылы

Әминә Газизнур кызы Насыйбуллинага – 80 яшь!

Әминә Яңа Усман авылында Газизнур абый белән Җәмилә апа­ның төпчек кызлары булып 1940 елда туа. Сугыш башлану белән әтисен һәм 16 яшьлек Исламнур абыйсын сугышка алалар. Алар сугыштан кайтмыйлар. Әминә кодагый әтисенең рәсемен дә күрә алмыйча үсә. Камышлыга кияүгә чыгып, Габделхак кода белән 3 тәртипле, әдәпле бала тәрбияләп үстерделәр, югары белем биреп, олы тормыш юлына бастырдылар. Кодагый кайнанасын – сугыштан кайтма­ган Габделхәй абзыйның тол хатыны Закирә әбине гомере буе карап, тәрбияләп яшәде, вафат булгач, кадерләп бакыйлыкка озатты. Габделхакның туганнары белән дә Әминә апа тату яши, ире байтак вакыт авырып дөнья куйгач та, аралары өзелми.

Әминә кодагыйга түземлеге, кешелеклелеге өчен баш иям. Киленнәрен үз кызлары кебек кабул итте, рәхмәт. Без сине олы юбилеең белән чын күңелдән котлап, озын гомер, исәнлек-саулык, тыныч тормыш телибез.

Сәламәтлек ташламасын

                                       сине,

Һәр көнең үтсен шатлыкта.

Яшәү яме, дөнья иминлеге

Юлдаш булсын сиңа һәрчакта.

Күңелең синең һәрчак шулай

Ачык булсын иде барсына.

Без телибез сиңа ак бәхетләр

Туасы һәр алсу таңыңа.

Иң изге, якты теләкләр белән Са­марадан Әминә, Ка­мыш­лыдан Фәһим, Алсу, Рөстәм, Салават.

 

 

Просмотров: 774

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>