В ДУМ РФ рассказали о пятничных молитвах в открывающейся Московской соборной мечети / 1 июньнән Мәскәүнең Җәмигъ мәчете ачыла башлый

58e0269275916c1af033304019b4a0d4Решение о проведении пятничных молитв в Московской соборной мечети, открывающейся в понедельник спустя 2,5 месяца с момента закрытия, пока не принято, сообщает РИА Новости со ссылкой на первого замглавы Духовного управления мусульман Российской федерации (ДУМ РФ) Дамира Мухетдинова.

По его словам, решение о проведении джума-намазов будет приниматься с учетом текущей ситуации с посещаемостью мечети и соблюдением санитарных требований.

«Хотим посмотреть, какая будет реакция людей, сможем ли мы обеспечить все необходимые нормативы: маски, перчатки, работу волонтеров, проходную систему», – уточнил собеседник агентства.

При этом представитель ДУМ РФ исключил массовый наплыв прихожан, объяснив это отсутствием «агитационной работы» со стороны религиозной организации.

При этом ДУМ РФ призвал свои общины в других регионах с 1 июня начать снимать действующие ограничения на коллективные богослужения, ориентируясь в этой работе на решения местных властей.

islamnews.ru

***

Мәскәүдәге Җәмигъ мәчете 1 июньнән сынау тәртибендә эшли башлый. Җәмәгать намазлары әлегә уздырылмаячак.

Мәскәүдәге Җәмигъ мәчете мөселманнарны кабул итә башлаячак. Мәчет әлегә тулы көченә эшли алмаячак, башта аны сынау рәвешендә ачу күздә тотыла. Бу турыда РИА Новостига Русия Федерациясе мөселманнары Диния назәрәте рәисе урынбасары Дамир Мөхетдинов сөйләгән.

Мөхетдинов сүзләренчә, мәчетнең ачылуы хакында игълан булмый, беренче көннәрдә мөселманнарның күпләп килүе дә көтелми, чөнки “бу юнәлештә үгетләү эше алып барылмый”.

Мөфти урынбасары җомга намазлары турында карар кабул ителмәде дигән. “Кешеләр ни дияр, шуны карарга телибез. Битлекләр, бармакчалар, ирекмәннәр эше, уздыру системына кагылышлы тиешле нормативларны тәэмин итә алырбызмы” дигән Мөхетдинов.

Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә Русия мөфтиятенә караган бүтән мәчетләр әлегә ябык, ә төбәкләрдә мәчетләрнең ачылуын җирле мөфтиятләр һәм төбәк җитәкчелеге хәл итә дигән ул.

30 майда Русия Федерациясе мөселманнары диния назәрәтенә һәм Русия мөфтиләр шурасына караган мөселман оешмаларына чикләүләрдән этаплап чыгу хакында күрсәтмәләр язылган хат таратылды. Хатны Дамир Мөхетдинов имзалаган.

Хатта әйтелгәнчә, мөселман оешмаларына, Роспотребнадзор башлыгы Анна Попованың 25 майдагы белдерүенә таянып, 2020 елның 1 июненнән җәмәгать белән кылынучы гыйбадәт чараларына карата булган чикләүләрдән әкренләп чыгу максатка ярашлы дип санала.

Күмәк намазлар уздырганда ара калдыру, 65 яшьтән өлкәнрәкләргә һәм хроник авырулары булганнарга намазларга килүдән тыелып торырга киңәш итү, мәчетләргә кергән җирдә кулны эшкәртү өчен антисептиклар кую, битлек һәм бармакча кию тәртибен дәвам итү һәм башка таләпләр үтәлергә тиешлеге әйтелә.

Моңа кадәр Роспотребнадзор мәчет, чиркәүләрнең эшли башлау тәртибен аңлаткан иде. Изоляция режимыннан чыгуның беренче этабында гыйбадәт кылучыга 4 кв.м. мәйданнан да азрак урын бирелмәскә, ә халык саны 100 кешедән дә артмаска тиеш. Икенче этапта 200 кешене кертү рөхсәт ителә, ә өченче этапта чикләүләр тулысынча бетерелә.

Моннан тыш, 1 июньнән Себер төбәгендә дә мәчетләр эшли башлый.

azatliq.org

Просмотров: 532

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>