Камилла Наил кызы КЫЯМОВАга — 15 яшь!

122Сөекле Камилла! 15 яшең котлы булсын! Бәхетле, тәүфыйклы, сәламәт, һәрвакыт көләч йөзле, тәмле телле, тырыш бул, яхшы билгеләренә генә укы, әти-әниеңә гел сөенечләр китер, зур үрләр яула. Изге теләкләрең тормышка ашсын!

Котлы булсын 15 яшең,
Бик матур һәм җаваплы чор.
Син инде яшүсмер бала,
Сынауга әзер булып тор.

Яшьлек дигән гүзәл чакның
Тиздән ачарсың капкасын.
Алда төрле-төрле юллар,
Хәтәрдән Аллаһы сакласын.

Белем алу – җиңел түгел,
Әмма бик тә мөһим эш ул.
Ныклы белем һәм тырышлык,
Дәрәҗәгә менәр юл шул.

Язгы кояшка сыенган,
Чәчәк атарга җыенган,
Бөресе – син гөлләрнең.
Гомер язың гүзәл булсын,
Һәрчак сине сыйпап торсын,
Назы җылы җилләрнең.

Әти-әниең һәм Самар, Мәскәү, Ульян, Казан шәһәрләрендә яшәүче барча туганнарың.

Просмотров: 814

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>