Иң гүзәл чор

s1200Похвистнево районының Гали авылында күп еллар укы­­ту­чы булып эшләгән Су­фия Гайфетдин кызы ШӘЙ­ДУЛЛОВА-БАҺАУТДИНОВАга — 65 яшь!

Суфия Шәйдуллова Уль­ян өлкәсенең Зирекле Куак авылында дөньяга килә. Авыл мәктәбендә 8 классны тәмам­лагач, хыялы артыннан Подбельск педагогия учили­щесына укырга керә. Суфия моның белән генә канәгать­ләнми, белемен арттыру теләге белән, Куйбышев педагогия институтында укуын дәвам итә.

Укуын тәмамлагач, яшь бел­гечне Гали авылына эшкә җи­бәрәләр. Биредә Суфия баш­лангыч сыйныфларны укы­та. 3 ай эшләгәннән соң, 1974 ел­да, авылыбызның уңган, дан­лыклы 11 бала анасы Әни­сә апаның улы Ибраһим­га кияүгә чыга. Туй­дан соң Баһаутдиновлар Сер­гиевск районының Верх­няя Ор­лянка авылына күчеп китәләр. Ан­да Суфия 4 ел мәктәп дирек­торы булып эшли. Мәхәббәт җи­мешләре Гүзәл дә шунда туа. 1986 елда гаилә кабат Галигә кайтып, бөтенләйгә төпләнә. Суфия — химия укытучысы, ә Ибраһим зоотехник булып эшлиләр. Бераздан ул югары категорияле педагог булып таныла, күп­санлы Мактау гра­моталары ала. Федераль мәгариф ми­нистрлыгы аны “Җәмгыять белеме” (“Обществознание”) фә­не буенча медаль белән бү­ләкли.

1989 елда Суфияне мәктәп директоры итеп билгелиләр. 4 ел бу вазифаны үтәгәннән соң, исәнлеге какшау сәбәпле, эшен яшь белгеч Рафаэль Ибраһимовка тапшыра. Ә үзе завуч булып эшли башлый. 9 айдан мәктәп директоры тагын алышына. Бу юлы җитәкче итеп Мөхтәр Алтынбаевны бил­ге­лиләр. Суфия лаеклы ялга чык­­канчы аның кул астында эшли.

Тормыш без теләгәнчә, гел бер уңайга гына акмый шул. 1995 елда Суфиянең дә ишеген кайгы кага — яраткан ире Ибраһим кинәт үлеп китә. Аның вафатыннан соң Суфия бар көчен яраткан эшенә, укучыларына багышлый.

Хәзерге тормышы искиткеч матур. Йортына кергәч тә хәйран каласың. Төрле-төрле җимеш агачлары, нинди генә чәчәкләр үсми, өенең һәр бүлмәсе гөлләр белән тулы. Аның киләчәге якты, картлыгы бәхетле буласы елмаюлы йөзеннән үк күренеп тора. “Аллаһы кушып, оныкларымны кияүгә биреп, оныкчыкларым­ны сөяргә насыйп булса иде, дигән теләктә калам. Иремнең туганнары тугызысы да исән-саулар. Бик тату аралашып яшибез. Ул үлгәч, туганнарым мине Самарага кайтырга өн­дәделәр. Китмәгәнемә бер дә үкенмим. Гали авылында бик дини халык яши. Миңа алар барысы да бертугандай якын инде хәзер”, — ди ул.

65 яшь — иң гүзәл чорың, Суфия! Көчле рухлы бул, һәр таңыңны Аллаһы Тәгалә бүләге дип каршыла. Шатлыкларга төренеп, бәхеткә күмелеп яшә!

Саимә МОРЗАХАНОВА.

«Бердәмлек»

 

Просмотров: 1016

Комментирование запрещено