Кызыклы һәм мавыктыргыч һөнәр

bFBQGg6BSTg1Камышлы районының Яңа Ярмәк авыл китапханәсенә ки­леп керүгә борынга балачактан таныш, күңелгә ниндидер рәхәтлек өстәүче китап исе килеп бәрелә. Рәт-рәт тезелеп киткән киштәләр, балалар рәсемнәре белән бизәлгән диварлар һәм үзенчәлекле тынлык сихри дөньяны хәтерләтә, ә елмаеп, ачык йөз белән каршы алучы Асия Җәләева тылсымчы булып тоела.

Китапханә зур булмаса да, якты һәм җыйнак. Киштәләр­дә татар һәм рус телендә нә­шер ителгән басмалар те­зел­гән, тәрәзә төпләрендә аллы-гөл­ле чәчәкләр үсеп утыра. Га­зета-журналлар уку урыны да бик җайлы. Бер сүз белән әйткән­дә, һәр җирдә Асия Мәлих кызының хезмәтенә мәхәббәт белән каравы сизелеп тора.

- Һөнәрем буенча мин — укытучы, 17 ел элек башлангыч сыйныф укучыларына белем бирә идем. Ә мәктәбебез күр­ше Иске Ярмәк авыл мәк­тәбе филиалы гына булып кал­гач, эш урынымнан кыс­картылып, берничә ел өйдә утырырга мәҗбүр булдым. Ә китапханәче булырга тәкъ­дим иткәч, шатланып риза­лаш­тым. Шулай да күңелдә, бул­дыра алырмынмы икән, дигән шик бар иде, — дип сөйли Асия ханым.

Тик борчылулары юкка була. Аның  педагогик тәҗ­рибәсе һәм оештыру сәләте биредә дә кирәгеп чыга.  Чөн­ки китапханәнең төп ку­наклары күбесенчә балалар бит. “Китаплар патшалыгы” мәк­тәп (биредә 1 -  4нче һәм 6нчы сыйныф укучылары белем ала) белән бер бинада булганлыктан, сабыйлар тәнә­фесләрен китапханәдә узды­рырга яраталар икән. Кыңгы­рау чылтырауга,  дәррәү йөгере­шеп килеп керәләр дә Асия апаларын чорнап алалар. Ә ул аларга кызыклы әсәрләр дә, рәсемле журналлар да, яраткан әкият геройларын ясау өчен, төсле карандашлар белән альбом битләре дә әзерләп куя.

- Бүгенге заман балалары компьютерда, телефонда гы­на утыра, китап укырга ярат­мыйлар, дигән сүзләр белән килешмим мин. Бәлки монда безнең — өлкәннәрнең дә гаебе бардыр? Дөнья мәшәкате белән еш кына балаларыбызга  әкият укырга, матур әдә­бият дөньясы белән таныштырыр­га да вакыт тапмыйбыз. Ә балалар бит алар белемгә тартылалар. Мәсәлән, безнең китапханәгә әле укый да белмәгән сабыйлар, абый-апа­ларына ияреп киләләр дә, рәсемле китаплар сорап алып, кызыксынып карап утыра­лар. Бераз вакыт узганнан соң алар: “Асия апа, мин укырга өйрән­дем бит. Элек китапның рәсемнә­рен генә карый идем, хәзер анда нәрсә язылганын беләсем  килә”, — дип кызыксындырган бас­маны сорап алалар. Бу сүзләр йөрәгемә май булып  ягыла”, — дип елмая Асия ханым.

Балаларның китапка тар­тылуында аның да өлеше зурдан, әлбәттә. Китапханәче күптөрле әдәби чаралар, вик­ториналар уздыра, китап күр­гәзмәләре оештыра. Бер генә язучының да юбилейларын билгеләп үтмичә калмый. Укытучылар һәм авыл клубы мөдире Алия Хәмидуллина уздырган чараларда да актив катнаша ул.

Китапханәгә өлкәннәр дә йөри. Асия ханым укучы­ла­рының ихтыяҗын бик яхшы өйрәнгән. Кемгә — мәхәббәт турында романнар, кемгә та­рихи китаплар тәкъдим итәргә кирәклеген алдан ук белеп тора. Мәсәлән, иң өлкән укучы – сугыш чоры баласы Минҗәүһәр Йосыпова татарча китаплар, тормыштан алынган хикәяләр укырга ярата. “Бердәмлек” газетасы, аеруча аның “Кыйбла” кушымтасы да кулдан-кулга йөри икән.

Дөрес, бүген өлкәбездә үз-үзеңне изоляцияләү ре­жимы кертелү сәбәпле, Яңа Ярмәк авыл китапханәсе дә укучыларын кабул итми. Шулай да Асия Җәләева тик тормый. Мәсәлән, Бөек Ватан сугышын­да катнашкан авылдашлары­ның фотосурәтләрен туплап, Бө­ек Җиңү көнендә китапханә­нең интернет сәхифәсендә “Үлем­сез полк” акциясен уздырган.

- Кызганычка, бөек бәй­рәмнең олы юбилеен зурлап уздыра алмадык. Тыныч тор­мышыбыз өчен гомерләрен аямаган әби-баларыбызны со­циаль челтәрдә булса да ис­кә алдык, — дип сөйли китап­ханәче.

Аның һөнәре бер караганда гына җиңел  һәм гади булып тоела. Чынбарлыкта исә, теләсә кем китапханәче булып эшли алмый. Моның өчен мәдәният тарихын, рус һәм чит ил әдәбиятын яхшы белү мөһим. “Шул ук вакытта бу кызыклы, мавыктыргыч һәм иҗади һөнәр — көн саен нинди дә булса яңалык беләсең, кешеләр белән даими аралашасың”, — дип сөйләгәндә, җанланып китә Асия Җәләева. Укучылар килмичә торган чакларда да китапханәче эшсез утырмый. Ул таушалган китапларны тәртипкә китерә, яңаларыннан күргәзмә оештыра. Аларның барысын да электрон картотекага кертү генә дә күпме вакыт таләп итә. Китапханәче балаларда китап укуга мәхәббәт уятып, шәхес буларак, тәрбияләүгә дә үз өлешен кертә.

bFBQGg6BSTg1

Алия АРСЛАНОВА.

«Бердәмлек»

 

Просмотров: 836

Комментирование запрещено