Походларга барган чакта

аюпов1Исәнмесез, хөрмәтле туганнар! Мин – Рәмзия Сабирҗан кызы Таҗиева — Маняпова, Новокуйбышевск шәһәрендә яшим. “Бердәмлек” газетасы, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап, “Сезнең батырлык безнең йөрәктә” дип аталган иҗади бәйге игълан иткән иде. Шул уңайдан мин дә әниемнең әтисе Мирзаҗан Миссәлим улы ӘЮПОВ турында сезгә язарга булдым.

Әйе, Бөек Ватан сугышы бер генә гаиләне дә читләп үтмәгән. Безнең әниебез Наҗия Мирзаҗан кызы Әю­пова-Таҗиева һәр ел саен 9 май көнне авыл халкы белән Мәдәният йорты янындагы һәйкәл янына бара. Ул әле дә әтисеннән хәбәр көтәдер, дип уйлыйм. Ә Мирзаҗан бабай — шушы рәхимсез сугыш кор­баны. Татарстанның Октябрь районы, Түбән Нурлат авылында туып-үскән гармунчы егет, шушы авылның уңган-булган чибәр кызы Нурдидәгә өйләнеп, матур гына гомер иткәндә, сугыш башлана. Дүрт баласын, хатынын, авылын калдырып сугышка киткәндә, бабабызга 37 яшь тулган була инде. Дүрт яшь тә алты айлык төпчек кызы Наҗияне авылдан тимер юл станциясенә кадәр кулында күтәреп барган бахыр. Инде вагоннарга утырырга боерык булгач та, кечкенә Наҗияне әтисе муеныннан көч-хәл белән аерып алалар. Әтисен башкача күрә алмаячагын бала күңеле сизгән, күрәсең.

Бабабыз Мәскәүне сак­лаган. Соңгы хатында: “Зур сугышка керәбез. Исән калып булырмы… Күрешә алмасак, бәхил булыгыз…

Походларга барган чакта,

Сулар кала эземнән.

Сез — балаларымны күрә

                           алмам дип,

Кан-яшь ага күземнән.

Бигрәк тә кечкенә кызым Наҗиямне бик сагынам. Аның, сәке кырыена утырып, “Су буйлап отряд бара”, дип җырлаганын оныта алмыйм”, - дип язган ул.

1942 елның 2 январенда бабабыз хәбәрсез югала. Ба­бай белән бергә күрше Яңа Иглай авылы егете Гата да булган. Төнлә бабай төш күрә һәм иртән Гата дустыннан: “Мин бу сугыштан исән чыга алмам. Минем балаларымны ташлама”, - дип ант ала.

1946 елның җәендә Гата абый таныш кешеләр аша безнең әбине үзе янына ча­кырта. Әби, Наҗиясен алып, 6 чакрым узып, Иглайга килә. Гата абый белән очрашып сөйләшәләр. Ул сугышта каты яраланып, бер аягын югалткан икән. Безнең бабайның һәлак булуын ул күрмәгән. “Бик зур, бик куркыныч булды ул көрәш, бик күп кеше югалттык”, — дип кенә сөйләгән.

Шушы Рамазан аеның из­ге көннәрендә әби-баба­ла­рыбызны искә алып язган  сүз­ләребез аларның изге рухына дога булып барсын иде. Ә исәннәргә, ил-көннәр тыныч булып, бәрәкәтле ризыклар бе­лән имин тормыш теләп калам.

 

Рәмзия ТАҖИЕВА-МАНЯПОВА.

Новокуйбышевск шәһәре.

«Бердәмлек»

Просмотров: 925

Комментирование запрещено