Россиядә һәм чит илләрдә яшәүче татарлар «Аулак өй» чарасында онлайн очрашты

4222_n1759596_big[1]«Zoom» кушымтасында Калининград, Санкт-Петербург, Самара, Казан, Яшел Үзән һәм Татарстанның башка төбәкләре, Австралия һәм башка яклардан татарлар катнашты.

Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татарлары порталы Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге белән берлектә «Zoom» кушымтасында «Аулак өй» дигән видеоконференция үткәрде. Бу турыда Вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конференциядә Калининград, Санкт-Петербург, Самара, Казан, Яшел Үзән һәм Татарстанның башка төбәкләре, шулай ук Австралия һәм Рига төбәкләреннән татарлар катнашты. Австралия белән Ригадан да катнашучылар булды.

Очрашуда татар иҗтимагый оешмаларын алга таба үстерү планнары һәм татар җәмгыятьләрен якынайту турында фикер алыштылар, башка шундый конференцияләр уздыру темалары тәкъдим ителде.

Моннан тыш, Санкт-Петербург татарлары порталын алга таба үстерү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. Ул бер ел эчендә 3 меңгә якын язылучы җыйган һәм интернет-телеканал төзү максатын куйган.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 842

Комментирование запрещено