5 июньнән Татарстанда мәчетләр һәм чиркәүләр ачыла

К9AD5EC43-734D-4F63-85DE-0FE7CC6A01C8_cx0_cy10_cw0_w1023_r1_sоронавирус инфекциясенә бәйле кертелгән кайбер чикләүләр алына: гыйбадәтханәләр, мунчалар, районнарда сәүдә үзәкләре ачыла ала.

5 июнь көненнән Татарстанда коронавирус таралуына юл куймас өчен кертелгән кайбер чикләүләр гамәлдән чыгарыла. Моның хакта Татарстан премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карарда язылган.

Аерым алганда, Татарстанда дини оешмалар, гыйбадәтханәләр эше торгызыла. Мәчетләр, чиркәүләр, синагогаларга бары тик битлекләр һәм бармакчаларда керергә мөмкин булачак. Гыйбадәтханә эчендә кеше санына чикләү бар: һәм кешегә 4 дүрткел метр урын булырга тиеш. Гыйбадәтханә мәйданы 400 дүрткел метрдан артса, анда кеше саны 100 кешедән артмаска тиеш.

Моннан тыш 5 июньнән җәмәгать мунчалары эше рөхсәт ителә. Кибетләр янә тәүлек буе эшли башлый алачак, кибетләргә 22:00-6:00 аралыгында эшләргә тыю гамәлдән чыгарыла.

Шулай ук фитнес-үзәкләре, бассейннар эше дә рөхсәт ителә. Һәр кешегә 4 дүрткел метр урын аерылып бирелергә тиеш.

Аерым районнарда 5 июньнән сәүдә үзәкләре дә эшли башлаячак. Таләпләр югарыдагыча кала: һәр кешегә 4 дүрткел метр урын булырга тиеш.

azatliq.org

Просмотров: 526

Один комментарий

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>