“Автозавод”, рәхмәт!

avtovazИлдә төрле хәлләр була: сугышлар да, ачлык та.
Тыныч чаклар да була, кирәк әйберләр әз булу вакыты да.
Туган илен, үскән җирен һәрбер кеше хөрмәтли.
Файда китерим дип яши, җайлашып шул вакытка.


Җирдә тынычлык кирәк, халык шуңа омтыла.
Алынган эшен яхшы үти — гаиләсе, иле өчен тырыша.
Үткән гасырның 80нче елларында да, җитмәгән әйберләр булды.
Яхшы, илдә тынычлык, халык иркен яшәде.

Күп иде эш урыннары, сызганып эшлә генә…
Укулар да бушка булды, түләүсез хастаханәләр дә.
Әйе, кайбер әйберләрне иркен алып булмады.
Чират торып алды халык, булдырырга аларны.

Санап китсәң бик күп әйбер: ашамлык, кием-салым,
Өйгә кирәк җиһазлар да, диван, стенка, шифоньер.
Шулай ук тегү машинкасы, суыткычлар, кер югыч,
Җылы тун, бүрек, итекләр талонга ала идек.

Безнең шәһәр — Тольятти, ”Автозаводы” бар аның.
Чыгаралар машиналар, исеме “Жигули” — матур.
Завод үзенең эшчеләренә ярдәмле булды.
Бушка фатирлар бирде, профилакторий-ял йортына җибәрде.

Путевканы теләгән эшче елда ала иде.
Гаиләсе белән барып, исәнлекләрен яңарта иде.
Балалар бакчалары төзеде, бик ипле, матур, җылы.
Анда йөрде эшчеләрнең балалары, түләүдә очсыз иде.

Зур рәхмәт “Автозаводка”, эшчеләренә җир бирде.
Колхоздан сатып алып, ул аларга өләште.
Шәһәрнең янында гына, заводка да бик якын.
“Тырыш сез, безнең эшчеләр, дача төзегез”, — диде.

Күбесе авылдан килгән, җир эшенә өйрәнгән.
Буш җиргә килә башлады төзер өчен такталар.
Ул вакытта шәһәрдә төзү әйберләре әз иде.
Гипсоблок табып була, кирпеч заводы юк иде.

Безгә дә бирделәр җир, уйладык өй төзергә.
Ишеттек, Чапаевск шәһәреннән кирпеч китереп була.
Ике ай чиратта торып, кайтардык кирпечләрне.
Шуннан башланды зур эш — дача төзү мәлләре.

Матчалыклар да таптык, мендереп куйдык өскә.
Идәнгә яхшы такта юк, горбыльләрне чистарттык.
Өйнең башын ябырга шифер да кирәк әле,
Эштән аны бирделәр, тагын талонга инде..

Кирәк әйберләрне заводта ук эшчеләр үзләре ясап чыгарды.
Тимердән баскыч, хозблок, монча пиче, су савытларын
Завод очсыз бәягә бирде.
Теләк булгач һәрбер әйбер үзенә күрә табылды.

Соңрак кирпеч заводы ачылды, яхшы такталар кайтты.
Хәзер бик бай шәһәребез төзү әйберләренә.
Тәрәзә, ишек, измә, буяу — барын да алып була.
Халык бик тә шатланды, өйләр бастырды кирпечтән.

Без дә салдык мунчаны Тольятти кирпеченнән.
Дачалар яхшы төзелде, бик күп, ничә меңләгән хуҗалык.
Су кергән һәрбер йортка, тирә-якта яшеллек.

Төрле җимеш агачлары, электр уты кергән.
Автобуслар йөреп тора, зур кибетләр төзелгән.
30 елдан артык инде дачага килә халык.
Рәхмәт “Автозаводка”, өлгерде җир өләшеп!

Иске Ярмәк авылында туып-үскән, бүгенге көндә Тольятти шәһәрендә яшәүче Галибә ИДИЯТОВА-ГАТИЯТУЛЛИНА.

Просмотров: 1265

Один комментарий

  1. Заводта хәзерге көндә эшче саны күпме? Үлем хәлендә түгелме?