«Бу һәйкәл татар белән башкортны бер-берсенә котырту өчен куела»

7791272A-F98B-4700-BA9A-457BEF208B26_cx0_cy6_cw0_w1023_r1_sПермь төбәгенең Барда районында башкортның тарихи шәхесе Туктамыш Ижбулатовка сын куймакчылар. Татарлар Батырша хәрәкәтен бастыруда катнашкан бу кешегә һәйкәл куюга каршы чыга.

Быелның августында Пермь төбәге Барда районында башкортларның тарихи шәхесе Туктамыш Ижбулатовка бюст куелачак. Башкорт хәрәкәте активисты Марат Мозаффаров, Туктамыш Ижбулатов — үз төбәкләренең бик билгеле заты дип әйтсә, Пермь крае милли мәдәни мохтарияте рәисе урынбасары Сәлим Назин Туктамыш Ижбулатовка һәйкәлне Тукай паркында кую дөрес түгел дип саный. Тарихчы Фәйзелхак Ислаев исә Туктамыш Ижбулатов Батырша баш күтәрүен бастырган, муллаларны үтерткән шәхес, шуңа күрә андый кешегә һәйкәл куяр алдыннан башта ул кешенең һәйкәлгә лаекмы түгелме икәнлегенен җентекләп тикшерергә кирәк, ди.

Азатлык Туктамыш Ижбулатов һәм аңа куелачак һәйкәлгә карата фикерләрен сорашып иң элек Барда районы башкорт хәрәкәте җитәкчесе Марат Мозаффаров белән сөйләште.

— Марат әфәнде, Бардада Туктамыш Ижбулатовка һәйкәл куела дигән сүзләр ишеттек, бу дөресме? Һәм бу һәйкәл кую фикере ничек туды?

— Әйе, дөрес. Ләкин Туктамыш Ижбулатовка һәйкәл түгел, ә бюст куелачак. Бюст янында аның шәҗәрәсе булачак. Аның нигезендә «Гайнә, гайнә» дип әйткән сүзләре булачак. Бу өлеш аның шәҗәрәсенең исемлеге язылган формада булачак. Алар икесе янәшә торачак.

— ​Аңа бюст кую фикере ничек туды?

— Аның идеясе күптән бар иде инде. Туктамыш Ижбулатов безнең Гайнә волостендә 20 елдан күбрәк старшина булып эшләгән. Полковник та булган. XVIII гасырда безнең төбәктә бик билгеле зат булган. Бүгенге көндә аның дәрәҗәсенә ирешкән кеше Барда төбәгендә юк. Ул шулай ук Әби патшага 44 пункттан торган наказ язган. Бу наказдагы пунтклар әле бүген дә актуаль.

— ​Ул наказдагы пунктлар ниләрне үз эченә алган?

— Аны ике сүз белән генә әйтеп булмый. Әйтик, Гайнә башкортлары тормышының төрле якларын үз эченә алган. Дини ягы да, сәясәт ягы да, көнкүреш ягы да булган. Әби патшага бездәге халыкның гозерен җиткергән. Башкортларның тормышында нинди кыенлыклар бар, ничек итеп аларның тормышын яхшыртып булуны тәкъдим иткән.

— ​Һәйкәлнең скульпторы кем һәм аның зурлыгы нинди булачак?

— Скульпторы — Уфадан Өлфәт Кубагушов. Бюст хәзер әзер, Бардага китерелде. Һәйкәлнең аскы постаменты 1 метр 50 см чамасы, бюсты Габдулла Тукайның Бардадагы һәйкәле зурлыгында булачак. Аның бюсты күкрәкккә кадәр булачак. Башында башкортларның киеменеке кебек баш киеме булачак. Билендә кылычының сабы күренеп торачак. Ул бит инде полковник дәрәҗәсендә хәрби кеше булган. Муенында старшина булуын күрсәткән атрибуты булачак.

— ​Бюст нәрсәдән коелган?

— Чуеннан.

— ​Кайчан куелачак?

— Шушы арада һәйкәл урынын әзерләү эшләре башланырга тиеш. Проекты язылган. Һәйкәлнең августта рәсми ачылышы булыр дип көтәбез. Торачак урынын җайлау проектлары бар инде.

— ​Ә урыны кайда булачак?

— Бардадагы Тукай бакчасының икенче ягында урнашачак. Тукайның сул ягында, түбәнге өлештә Туктамышка бюст булачак.

— ​Ни өчен аерым бер урын сайланмады икән Туктамыш өчен?

— Бу турыда сөйләшү булды, төрле фикерләр әйтелде. Ахырдан шушы урыннан да башка уңайлы урын булмас дигән уртак фикергә килдек.

— ​Урынны сез тәкъдим иттегезме?

— Безнең депутатлар һәм башкалар соңгы сүзне әйтте. Без аларның бу фикере белән килештек.

— ​Башта кая куярга дип уйлаган идегез?

— Төрле фикерләр булды. Башта Бардага кергән җирдә, зират янына куелсынмы әллә дип уйладык. Әмма халык зират янына андый бюст куелмый дип каршы төште.

— ​Һәйкәлне эшләү күпмегә төште?

— Әйтә алмыйм.

— ​Белмисезме әллә әйтергә ярамыймы?

— Юк, мин әйтә алмыйм.

— ​Марат әфәнде, Ижбулатовка ни өчен һәйкәл куярга кирәк дип саныйсыз? Төп максаты нидән гыйбәрәт бу һәйкәлне куюның?

— Әйткәнемчә, ул — безнең төбәктән чыккан бик атаклы кеше. Гайнә башкортларыннан булган.

— Тарихчылар сүзләренә караганда, Туктамыш Ижбулатов Батырша хәрәкәтен бастыручы кешеләрнең берсе булган. Күп кенә имамнарның үлеменә сәбәпче булган. Шушындый кешегә һәйкәл кую, сезнең фикерегезчә, ни кадәр дөрес?

Без ул чорда яшәмәдек. Безнең Туктамышны хөкем итәргә хакыбыз юк

— Без барыбыз да шушы дөньяда яшибез. Безнең дә уңай якларыбыз, тискәре якларыбыз бар. Туктамыш — тарихи шәхес. 20 елдан артык зур вазифада эшләгән. Без ул яшәгән чорда яшәмәдек бит. Безнең аны хөкем итәргә хакыбыз юк. Шулай ук безне тикшерергә, безгә бәя бирергә дә беркемнең дә хакы юк. Без дә дөньяда яшибез, без дә хаталанабыз. Аның кылган гамәлләре үзенеке үзе өчен. Аның эшләгән эшләре шушы кимчелекләрен каплый.

Кемне генә алсак та, шушы ук Тукайны алсак та, аңа карата да төрле төрле фикерләр бар бит. Без кешенең яхшы ягын күрергә тиешбез. Игелеген күрергә тиешбез. Тискәрелек ул барыбызда да бар. Мин Ижбулатовның гамәлләренең барысыннан да хәбәрдар.

— ​Бу һәйкәл куюга халык канәгатьсезлек белдерсә, һәйкәл барыбер куелачакмы?

— Мин Батырша хәзрәткә зур ихтирамым белән аңа карата шуны әйтәсем килә, ул да бит заманында хөкүмәткә каршы барган. Бер уйлаганда, фетнәче булган. Дин ягыннан, милләт ягыннан уйларга була аның эшләрен. Сүз дә юк. Үзе башлаган эшне ахырга кадәр алып барып җиткермәгән. Халыкны күтәргән, урысча әйкәндә «подставить» иткән. Хөкүмәт ул вакытта да хөкүмәт булган. Батыршаны акларга һәм гаепләргә булган кебек, Туктамышны да акларга һәм гаепләргә була. Шуңа күрә аларның гамәлләрен тикшерү безнең вазифа түгел дип әйтәсем килә. Без ул вакытта яшәмәдек.

— Марат әфәнде, бер галим, «Танылган кешеләргә һәйкәл кую алдыннан башта ул шәхесләрнең язмышлары әйбәтләп тикшерелсен иде, аннан соң гына һәйкәл кую карары кабул ителсен иде, ялгышлар җибәрелмәсен» иде дигән фикер әйтте. Сез бу фикергә ничек карыйсыз?

— Мин андый фикерләр белән таныш. Кешегә һәйкәл куйганчы аның үлеменә 100 ел вакыт узарга тиеш. Шул вакытта аның яхшы яклары, начар яклары күренергә тиеш. Ә монда йөз ел гына түгел, 300 ел узган. Бу һәйкәлнең куелуы бик урынлы булачак. Туктамыш һәм Тукай һәйкәлләренең бер урында булуы, ул ике халыкны берләштереп тора торган урын булачак. Монда безгә бүләр әйбер юк. Монда татары да башкорты да яшәргә хокуклы.

* * *

Азатлык бу һәйкәлгә карата фикерләрен белешер өчен Пермь крае милли мәдәни мохтарияте рәисе урынбасары, Барда районы татарлары һәм башкортлары мәдәни үзәге рәисе, Пермь краенда Дөнья татар конгрессы вәкиле Сәлим Назинга мөрәҗәгать итте.

— Сәлим әфәнде, әле генә Марат Мозаффаровның Туктамыш Ижбулатовка карата фикерләрен белештек. Сезнең күзлектән караганда, Туктамыш Ижбулатов — кем ул?

— Туктамыш Ижбулатовны яхшы яктан да телгә алырга була, тискәре яктан да. Әйтик, Батырша хәрәкәте башлангач, бу хәрәкәткә кушылырга теләгән Төнгук авылындагы кешеләрне, Чурагулны, бу хәрәкәткә кушылган башка баш күтәрүчеләрне тарата. Икенче яктан караганда, Пугачев хәрәкәтендә ул полковник була. Ләкин патша хөкүмәте Пугачев хәрәкәтен бастыргач, аңа бу хәрәкәттә катнашкан өчен җәза бирми, аны үз эшенә кире кайтара. Менә шундый шәхес була ул.

Аңа һәйкәл кую турында башкорт иҗтимагый хәрәкәтендәге кешеләр былтыр ук сүз күтәргән иде. Һәйкәлне кую урыны итеп баштарак мәчет тирәсендәге бер урынны билгеләгәннәр иде. Дин әһелләре бу урынга һәйкәл куюны дөрес булмас дип таптылар.

Без дә берәр буш, матур урын табып шунда куярга кирәк дип фикер белдердек. Ләкин хакимият җитәкчеләре озак кына буш урын таба алмый азапландылар. Аннан инде бу һәйкәлне 2013 елда ясалган проектлар нигезендә эшләнгән Тукай паркының бер почмагына кую фикеренә килделәр.

— ​Һәйкәлне ни өчен шушы Тукай паркының бер почмагына куярга булдылар икән?

— Без, татар-башкорт иҗтимагый үзәге президиумы бу фикер белән килешмәдек. Һәм хакимияткә үзебезнең карарны җиткердек. Хакимияттә җирле җыелышта депутатлар озак кына тыңлаганнан соң, хакимиятнең тәкъдиме белән килешеп, шушы тарихи шәхескә һәйкәлгә урынны Габдулла Тукай паркының бер почмагында бирергә булдылар. Башкортстан ягы, җирле башкорт оешмалары моңа ничек карыйлардыр, ансын белмим. Мин үзем моны килешеп җитми торган әбер дип саныйм.

Туктамыш һәйкәле өчен аерым урын билгелик дип әйттем

Мондый шәхескә һәйкәл була икән, ул шәхес шушындый һәйкәлгә лаек дип санала икән, әйдәгез, берәр буш урында эшлик дигән фикерне гел әйтеп килдем. Шәһәр депутатлары җыелышында да әйттем. Туктамыш һәйкәле өчен аерым урын билгелик дип әйттем.

Татар халкының да, башкорт халкының да тарихи мәдәни урыннары булырга тиеш. Башкорт ягы дуслык булсын, шуңа күрә бу һәйкәлне бер җиргә куйыйк ди. Ләкин дуслык дип уйлаганда, һәйкәлләрне янәшә куярга кирәк. Ә паркның бер читенә генә куюны мин әйтеп китәсем дә килми…

— ​Сез бу шәхескә һәйкәл куюга гомумән ничек карыйсыз?

— Дөньяда каршылыклар күп. Каршылыксыз дөнья юк. Тормыш каршылыклардан тора. Мин, үз фикеремчә, Ижбулатов депутат буларак башкалардан артык эш эшләгән кеше дип санамыйм. Аның кебек депутатлар да булган. Аларның бөтенесенә дә һәйкәл куярга димәгән бит. Мин Туктамышка һәйкәл куюны бу шәхесне күпмедер күпертү дип саныйм. Ләкин һәйкәл кую-куймау минем ихтыярымнан килми.

— ​Сәлим әфәнде, җирле халык бу һәйкәл темасына нинди карашта тора?

— Сүз күтәрелгәннән соң мөселманнар Батырша хәрәкәтенә каршы төшкән кешене зурлауны яхшы гамәл дип тапмадылар. Җитәкчеләр халыкның тавышын тыңладылар, тыңламадылар түгел. Тавышка куйгач, менә шундый карар чыкты.

— Бу проект өчен кем җаваплы?

— Проектны җиңгән оешма — Пермь краеның башкорт корылтае. Алар моны җиренә җиткереп, үз урынына кую өчен җаваплы.

— ​Проект күпмегә төшкән, белмисезме?

Туктамышка һәйкәл куюны бу шәхесне күпмедер күпертү дип саныйм

— Юк, белмим. Кызыксынмадым да. Проект Башкортстан республикасы грантына эшләнде. Шулай ук күпмедер өлеше Лукойлның Пермь бүлегенеке булырга тииеш. Ансы һәйкәл тирәсендәге мәйданны төзекләндерү өчен. Ансы 200 мең сум тирәсе булырга тиеш.

— ​Ничек уйлыйсыз, бу һәйкәлне куюның максаты нидән гыйбәрәт?

— Милли үзаң күпмедер дәрәҗәдә үзгәрешкә дучар. Милли үзаң күп җирләрдә формалашып җитмәгән. Пермь җыенында да башка җирләрдә дә «татар-башкорт» дигән сүзләр еш очрый. Ике милләтле халык булуы авыр, әмма шул хәтле якын, тугандаш ике милләтнең бер-берсе белән ярышу җирлегеннән килеп чыккан әйбер дип уйлыйм мин моны. Моңа татар хәрәкәтенең көчле булуы да тәэсир ясыйдыр. Бардада Габдулла Тукай паркы, Тукайга һәйкәл кую башкортларга бәлки ниндидер йогынты ясагандыр дип әйтәсе килә.

— ​Сезнеңчә, бу һәйкәлнең быелгы җанисәп алдыннан куелуы очраклымы әллә инде ул махсус шушы вакытка калдырылганмы?

— Бу проектның идеясе күп еллар элек туды. Дистәләгән ел дип әйтсәк тә була. Әлеге идея Башкортстан республикасының 100 еллыгы уңаеннан былтыр ук тормышка ашырга тиеш иде. Бу уңайдан Пермь өлкәсендә башкорт мәдәнияте көннәре үтте бит. Шул вакытларда бу һәйкәл куелырга тиеш иде. Былтыр эшләнеп бетмәгәнгә күрә ул быелга күчте. Шуңа күрә аны халык санын алу белән бәйләү бик үк дөрес булмаячак.

— Бер галим, «Тарихи шәхескә һәйкәл куйганчы, башта ул кешенең шушы һәйкәлгә лаекмы, түгелме икәнлеген аныкларга кирәк, моңа тарихчылар да, галимнәр дә үз фикерен белдерергә тиеш» дип әйтте. Сез бу фикергә ничек карыйсыз?

— Бу сорауны Барда җирлегендә генә дә карарга кирәкмидер. Бу темага сөйләшүләр Пермь төбәге ягыннан, Башкортстан ягыннан булды. Ләкин без, татар хәрәкәтендәге кешеләр, бу идея турында татар иҗтимагый оешмаларына җиткердек. Ләкин бик зур бәхәскә китмәсен өченме, бу диалог бик зур итеп оештырылмады. Фәнни-гамәли конференция мазар да уздырылмады.

— ​Бу шәхескә һәйкәл куела калса…

— Бу һәйкәл куелуның бер җайсыз моменты бар. Минемчә, башкорт җитәкчеләре бәлкем әле уйлар. Чөнки аны кую өчен җайсыз,каршылык уята торган урын сайланган. Шуны уйласалар, башкорт иҗтимагый хәрәкәтедә кешеләрнең башка тәкъдим ясаулары бар. Бераз көтәргә кирәк. Куйган очракта сабырлык күрсәтергә кирәк булачак. Кемнең кем булуы белән халык кызыксынса, бәлки аңлар. Тарих белән кызыксыну булырга тиеш. Ләкин безнең тарих белән тирәнтен кызыксынучылар аз. Шуңа күрә мондый мәсьәләләрне хәл иткәндә зур галимнәр, зур тарихчылар катнашып, бер фикергә килсәләр, начар булмас иде.

* * *

Азатлык һәйкәл куелачак тарихи шәхескә бәяләмә бирүне сорап, тарихчы галим Фәйзелхак Ислаев белән сөйләште. Аның сүзләренчә, Батырша хәрәкәтен бастыруда катнашкан кешегә һәйкәл кую дөрес түгел.

— ​Фәйзелхак әфәнде, Туктамыш Ижбулатовка һәйкәл куюга карата тарихчы күзлегеннән нинди бәя бирер идегез?

— ​Мин үзем XVIII гасыр тарихы белән шөгыльләнгәч, бигрәк тә Батырша баш күтәрүе тарихы белән шөгыльләнгәч, Туктамыш Ижбулатовның кем икәнен әзрәк чамалыйм.

Ул тарихи мәйданга нәкъ менә Батырша баш күтәрүе вакытында килеп чыга. Ул вакытта Туктамышка әле 25 яшь кенә була.

Монда башта берничә сүз белән Батырша баш күтәрүе турында әйтергә кирәктер.

XVIII гасыр уртасында татар-мөселман халкы өчен иң авыр чор була. 1741 елдан алып 1760 елга кадәр татар һәм башка урыс булмаган халыкларны чукындыру өчен искитмәле максатчан эш алып барыла. Менә шушы чукындыруны туктаткан Батырша баш күтәрүе була. Һәм ул баш күтәрү 1755 елда май аеннан башлап, шул ук елның октябрь-ноябрь айларына кадәр дәвам иткән.

Баш күтәрү Уфа өязендә ике юлда була. Берсе аның Ногай юлы була. Бөрҗәндәге башкорт старшиналары үзләре менә шушы баш күтәрүне әзерләп, үзләре катнашып Пугачев заманында шикелле урыслар төзегән заводларны яндырып, анда эшләгән кешеләрне үтереп, бик көчле баш күтәрү уздыра. Бу —​ көньякта.

Ә Уфа өязенең төньягында, Гайнә ягында Батырша баш күтәрүенең икенче үзәге була. Нәкъ менә биредәге хәлләр белән Ижбулатов бәйле дә инде.

— Туктамыш Ижбулатов үзе кем булган ул?

— ​Ул бу баш күтәрү вакытында әле гади кеше булган. Әмма яшь булуына карамастан, бик амбициоз кеше булган. Ул вакытта Гайнә волостенең старшинасы Актүк дигән олы кеше булган. Туктамыш менә шул кешенең старшина вазифасын алу амбициясе белән яшәгән. Баш күтәрүне башлаган егетләр, Батырша ягыннан килүчеләр һәм Гайнә ягыннан баш күтәрүгә катнашучылар берләшеп, Актүкне үтерәләр. Һәм шушы вакыйгалардан соң волостьның җитәкчесе калмый. Ижбулатов шушыннан файдаланып үзен старшина, ягъни җитәкче итеп куя.

Туктамыш үзе яклы кешеләрне җыя һәм баш күтәрүне башлаган 30-50 кешегә бер авылда кинәт һөҗүм ясап, аларны тарката. Һәм бу якта башланып киткән баш күтәрү сүнә. Шуннан файдаланып бу баш күтәрүдә катнашкан барлык кешеләрне дә Туктамыш Ижбулатов төрмәгә яптыра.

Хәзерге вакытта Бардадан ерак түгел генә Оса дигән урыс шәһәре бар. Ул элекке заманда да үзәк сыман булган. Шушы Осада төрмә булган. Һәм ул менә шушы төрмәгә тотып алган кешеләрне алып барып яптырта.

— Сезнеңчә, ни өчен Ижбулатов шушы баш күтәрүдә катнашучыларны туктата һәм соңыннан төрмәгә яптырта?

— ​Аның түрә буласы килә. Баш күтәрүне тар-мар иткәннән соң, шуннан файдаланып ул үзен старшина итеп рәсмиләштерә. Декабрь аенда Гайнәдәге 30дан артык авылдан Ижбулатов старшина булсын дигән тамга (имза) җыя һәм Уфага барып, үзен рәсми старшина, ягъни җитәкче итеп билгеләп кайта.

Татар тарихында, гомумән Русия мөселманнары тарихында Батыршаның роле искитмәле зур. Әгәр дә ул баш күтәрү булмаса, чукындыру дәвам иткән булыр иде. Һәм әле билгеле түгел, бәлки башка урында башка кешеләр шундый баш күтәрүләр оештырган булыр иде. Чөнки мөселман халкының рухи иреклекне саклап каласы килгән. Аның болай гына үз динен сатасы килмәгән. Елизавета заманасы бит. Ул бу хәлләр турында ишеткәч, иң беренче татар-мөселманнар нәрсәдән риза түгел, менә шул әйберләрне алып ыргытканнар.

Ул вакытта чукынган кешеләр өчен чукынмаганнары өстәмә салым түли торган булган. Аны бетергәннәр. Аннан соң рекрутлыкны бетергәннәр. Җимерелгән мәчетләрне яңадан торгызырга рөхсәт бирелгән. Һәм иң беренче шушы чукындыруны оештырган Лука Канашевич дигән кешене эшеннән алып икенче урынга күчергәннәр. Болар барысы да мөселманнарны тынычландырыр өчен эшләнгән.

Тарихчы күзлегеннән караганда, Туктамыш Ижбулатовка һәйкәл кую дөрес эш түгел

Динебезнең иреге өчен искиткеч роль уйнаган, көрәшкән кешегә, Батыршага каршы сугышкан кешегә һәйкәл кую – мин аңлый алмый торган әйбер. Тарихчы күзлегеннән караганда, Туктамыш Ижбулатовка һәйкәл кую дөрес эш түгел дип уйлыйм.

Моның белән генә дә бетми, Туктамышның икейөзлелеге дә бик яхшы күренә. Пугачев баш күтәрүе заманында 1773 елның көзендә Оренбур тирәсендә Җаек казаклары арасында баш күтәрү башлангач, барлык старшиналар баш күтәрүне бастыру өчен үз отрядлары белән баш күтәрү төбәкләренә юнәлгән. Туктамыш та үз отряды белән Оренбурга килгән. Салаватны да үз отряды белән Пугачевка каршы көрәшер өчен Оренбурга җибәргән булалар. Ә Салават Пугачев ягына күчә. Туктамыш исә Оренбур губернаторы ягында була һәм камалышта кала. Һәм 1774 елның март аена кадәр Пугачев гаскәрләре Оренбурны камауда тота. Туктамыш аннары туган ягына кайта.

Күпмедер вакыттан соң Туктамыш Уинскида Пугачевны Гайнә башкортлары исеменнән тантаналы рәвештә каршылый һәм аның ягына чыга. Пугачев аңа полковник дәрәҗәсен бирә.

Оса шәһәрен бергәләшеп алганнан соң, Пугачев гаскәре Казанны алырга китә. Туктамыш үз ягында кала. Пугачев баш күтәрүе тәмамлангач, Туктамышның Пугачев полковнигы икәнен белеп аны Казанга тикшерү өчен чакырып алалар. Әмма аңа зыян килми. Төрмәгә утыртмыйлар, үз дәрәҗәсендә калдыралар. Депутат дәрәҗәсен алмыйлар.

— ​Ул ничәнче елларда яши?

— ​1730 елда туа. Үлгән елын төгәл белмим. Старшина булып үлгәнче хезмәт иткән. Старшина, ягъни волость башлыгы.

Мин һәйкәлләр куюга каршы түгел, тик кемгә, нинди кешегә һәйкәл куелуын белергә кирәк башта. Кешенең кылган эшләре аңа һәйкәл кую өчен лаекмы, түгелме икәнен ачыкларга кирәк.

Батырша баш күтәрүен җимерүче, анда катнашкан кешеләрне төрмәгә утыртучы була бит ул Туктамыш. Төрмәгә утыртылган бер генә кеше дә исән калмый. Болар бит муллалар була. Чөнки Батыршага баш күтәрүне әзерләргә нигездә муллалар ярдәм иткән була. Менә шул муллаларның барысы да һәлак була.

Туктамыш Ижбулатов менә шушындый кеше булган. Аңа һәйкәл куеп буламы? Мин менә шундый сорау куям. Үзем исә бу сорауга берничек тә уңай җавап бирә алмыйм.

— Ничек уйлыйсыз, бу һәйкәлне кую кемгә кирәк икән?

Бу һәйкәлне татар белән башкортны бер-берсенә ачуландыру өчен куялар

— ​Туктамыш үзе башкорт була. Батырша исә татар егете була. Минемчә, бу һәйкәлне махсус, татар белән башкортны бер-берсенә котырту өчен куялар дип карыйм.

Элекке кирәкмәгән әйберләрне искә төшерү өчен. Тарих бит шундый нәрсә. Анда яманы да бар, яхшысы да бар. Шуңа күрә, чамалап эшләргә кирәк дип уйлыйм.

Тарихи шәхескә бәя бирер өчен тарихны әзрәк белергә кирәк. Андый эшләрне ашык-пошык эшләргә кирәкми. Һәйкәл бит мәңгегә куела. Аны куярга да алырга түгел. Һәйкәлне лаеклы шәхескә куярга кирәк. Батырша баш күтәрүен күз алдына китереп, динебез өчен көрәшкән кешегә каршы чыккан, аңа каршы көрәшкән шәхескә һәйкәл куюны мин дөрес дип уйламыйм.

Бу һәйкәлне куюга бигрәк тә безнең мөфтият каршы чыгарга тиеш. Мөселманнар каршы чыгарга тиеш. Күпме муллаларның башына җиткән кеше бит ул Ижбулатов. Аларның барысын да ул бит тотып җибәргән. Уфада Салават янында Салаватны тотып биргән старшинага һәйкәл куйсалар, нәрсә булыр иде икән? Аны күз алдына китереп тә булмый. Салаватны үз старшиналары тотып биргәннәр бит инде. Ә аларга һәйкәл куючы юк, Салаватка куялар. Минемчә, Туктамыш Ижбулатовка түгел, Гайнә ягында ел ярым мулла булып эшләгән Батыршага һәйкәл куелырга тиеш.

Туктамыш Ижбулатов

Туктамыш Ижбулатов 1730 елда Барда авылында, Ижбулат Камышев гаиләсендә туа.

1755-1756 елларда Ижбулатов үз отряды белән Гайнә башкортлары баш күтәрүен бастыра. Гайнә волостенең старшинасы дәрәҗәсен ала.

1767-1769 елларда Уложенный комисссисе депутаты булып сайлана.

Туктамыш Ижбулатов башкорт халкының социаль-икътисади һәм сәяси-хокукый хәленнән хәбәрдар, халкының тарихын, таләпләрен, мәдәниятен яхшы аңлаган шәхес була.

1771-1773 елларда Польша яуында катнаша.

1774 елның җәендә Крестьяннар сугышы вакытында Туктамыш Ижбулатов Оренбург губернаторы Рейнсдорп белән Оса юлы җирлегендәге баш күтәрүне бастыру өчен җибәрелә. Әмма аның отряды баш күтәрүне бастыру өчен бер ни дә эшләми.

1774 елның июнендә мулла Адигут Тимясов белән Пугачевка хат язып аның Петр 3 нче тарафыннан танылуын җиткерә. Моның өчен Ижбулатов полковник дәрәҗәсенә күтәрелә.

1777 елдан соң Туктамыш Ижбулатовның язмышы билгеле түгел.

Википедия язмасы: Туктамыш Ижбулатов​

Батырша

Батырша (1710 – 24 июнь, 1762) (тарихи әдәбиятта – рус. Абдулла Алеев, Батырша Алиев, Абдулла Мязгялдин, Губайдулла Матзялтдин; чын исеме Габдулла Гали улы) – 1755-1756 еллардагы мөселман баш күтәрүе җитәкчесе, публицист, мулла.

​Себер юлы, Уфа өязе Карышбаш исемле мишәр авылында туа. Татарстан җирендәге Тайсуган һәм Ташкичү авылларында мәдрәсәләрдә укый. 1744-45 елларда Барда якларында мөгаллимлек итә. 1749 елдан Карышбаш авылы мулласы. Шәригатьне тирән белүе белән аерылып тора. Еш кына хакимнәр тарафыннан мирас эшләрен хәл итәр өчен чакырыла. 1754 елда Себер юлы ахуны булып сайланыла, ләкин бу вазифаны алмый. 1754-55 елларда Уса, Себер юлларының байтак кына волостьларында була.

Урыс хөкүмәтенең христианлаштыру сәясәтенә җавап итеп 1755 елның язында мөселманнарны җиһадка (баш күтәрүгә) өнди.

Баш күтәрүләр Урыс империясе тарафыннан басыла һәм 1758 елда Батырша каторга җибәрелә.

1762 елда аннан качкан вакытта дүрт сакчыны балта белән чабып үтерә һәм үзе дә үтерелә.

azatliq.org

Просмотров: 595

2 комментариев

  1. Донья болай барса озакламай Казанда Иван Кровавыйга Уфада
    полковник Тевкелевка куярлар .

  2. Котыртучылар, бик күп — төрле милләтчеләр, төрле чаралар оештырыла.
    Класс!

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>