Муфтий РТ призвал мусульман соблюдать правила посещения мечетей / Татарстан мөфтие мәчетләр ачылу уңаеннан республика өммәтенә мөрәҗәгать итте

otredIMG_9430_8Мечети республики возобновляют работу с 5 июня

Муфтий Татарстана Камиль хазрат Самигуллин призвал мусульман соблюдать правила посещения мечетей. Об этом он заявил в своем обращении, текст которого опубликован на официальном сайте ДУМ РТ.

С завтрашнего дня мечети в республике возобновляют работу. «Мы с нетерпением ждали этого события и соскучились по коллективным намазам, единоверцам, вагазам и имамам!» — отметил Камиль хазрат.

Он напомнил, что в мире продолжается пандемия коронавируса, поэтому необходимо соблюдать меры предосторожности. В частности, в мечети верующих будут пускать только при наличии маски, перчаток и собственного молитвенного коврика. В помещении также необходимо соблюдать социальную дистанцию.

«Дорогие прихожане, выражаю надежду на то, что и вы не будете нарушать противоэпидемические правила и отнесетесь с пониманием к требованиям имамов, перед которыми стоит ответственная задача провести предстоящую джума впервые после долгого перерыва на должном уровне», — заключил муфтий Татарстана.

tatar-inform.ru

***

«Кызганыч ки, мәчетләрдә әлегә берьюлы 100дән артык кеше җыелу тыелган, ләкин дистанцияне саклаган килеш намазны мәчет яны территориясендә укырга мөмкинлек бар», — дип искәртә Камил хәзрәт.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мәчетләр ачылу уңаеннан республика өммәтенә һәм имамнарга мөрәҗәгать итте.

«Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Әссәламүгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү! Мөхтәрәм җәмәгать! Газиз дин кардәшләрем! Кадерле хәзрәтләр! Әлхәмдүллиләһ, бүгенге яңа көнне куанычлы хәбәр белән башлап җибәрдек — иртәгәдән Татарстандагы мәчетләр мөселманнарны җомга намазына ачык ишекләр белән каршы алырга әзер булачак. Сагынып көтеп алынган хәбәр бу! 

Татарстан мөселманнары, ниһаять, дин кардәшләре белән бергә, хөрмәтле имамнарыбызга ияреп, карашларын нурлы Мәккә тарафына юнәлтеп, Шәфкать һәм Мәрхәмәт иясе Аллаһ Тәгаләгә чиксез рәхмәте өчен бертавыштан мәдхияләрен ирештерә алачак.  

Коръәндә әйтелә: «И, иман китерүчеләр! Сабырлык һәм намаз аша (Аллаһы Тәгаләдән) ярдәм сорагыз. Һичшиксез, Аллаһ сабыр итүчеләр белән» («әл-Бәкара» сүрәсе, 153 аять). Һичшиксез, Раббыбызга безнең сабырлыкларны кабул итеп, шушы бәһасез мөмкинлекне кайтарганы өчен шөкер кылу мәслихәттер. Шул ук вакытта мәчетләрнең ачылуы — ул Татарстан җитәкчелегенең акыллы карарлары, хәзрәтләребезнең пандемия чорында намус һәм җаваплылык белән кылган хезмәте, мөселманнарның килеп туган вәзгыятькә һәм Диния Нәзарәтенең мәчетләрдәге чикләүләрен аңлап кабул итүе нәтиҗәсе дә.

Әмма пандемия бүгенге көндә безнең арада кала бирә, шуңа күрә мәчетләр ачылса да, аларда җәмәгать намазларын уку әлегә берничә шарт белән башкарылырга тиеш. Аллаһ йортлары чир тарату урыннарына әйләнмәсен өчен, ул шартларны үтәү һәрберебез өчен мәҗбүри. Рәхим итеп, сездән аларга бөтен җитдилек һәм җаваплылык белән якын килүегезне үтенәм: мәчеткә бары тик битлек һәм перчатка киеп, шәхси намазлыклар белән килергә тиешлекне, намаз вакытында социаль аралыкны сакларга кирәклекне исегездән чыгармагыз! Кызганыч ки, мәчетләрдә әлегә берьюлы 100дән артык кеше җыелу тыелган, ләкин дистанцияне саклаган килеш намазны мәчет яны территориясендә укырга мөмкинлек бар. Моннан тыш, без иммунитеты какшаган һәм сәламәтлегенә зыян килүдән курыккан, шулай ук 65 яшьтән өлкән булган дин кардәшләргә мәчет һәм җомга намазларына килүдән тыелып торырга тәкъдим итәбез.

Мөхтәрәм хәзрәтләр! Шушы чараларны үтәүгә, якынлашып килүче җомга намазын күркәм итеп оештыруга бөтен көчегезне куюыгызны сорыйм. Сез исә, газиз дин кардәшләрем, әлеге кагыйдәләрне бозмассыз һәм имамнар алдында җомга намазларын уздыру өчен куелган таләпләргә дә аңлап карарсыз дигән өметтә калам. Аллаһка тапшырдык, мөхтәрәм җәмәгать!», — диелгән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөрәҗәгатендә.

tatar-inform.tatar

 

Просмотров: 849

Комментирование запрещено