«Хозур» нәшрияты «Тәсбих: фарыз яки сөннәт намаздан соңмы?» буклетын бастырды

7791272A-F98B-4700-BA9A-457BEF208B26_cx0_cy6_cw0_w1023_r1_sГыйлемсезлек һәм дөрес аңламау нәтиҗәсендә, күпләр дини сорауларны үзләренчә аңлаталар.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты «Тәсбих: фарыз яки сөннәт намаздан соңмы?» буклетын бастырды. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Гыйлемсезлек һәм дөрес аңламау нәтиҗәсендә, күпләр дини сорауларны үзләренчә аңлаталар. Кайбер мөселманнар фарыз намаздан соң ук тәсбих әйтергә тотыналар, гәрчә имам һәм мәчеткә йөрүче калган кешеләр тәсбихне сөннәт намаздан соң әйтсәләр дә.

Имам дөрес эшләми, дип актив агитация алып баручылар да бар. Әлеге сорауга җавап бирү өчен, бу буклетта иң элек галимнәребезнең методологиясе китерелә, аннан соң мөһим нәтиҗәләр чыгарыла.

Просмотров: 866

Комментирование запрещено