Безнең Яңа Усман авылы чишмәләргә бик бай…

ZHjeCB5wCooЧишмәләр иле син, Туган як!
                                                                 Еракка китмәгез, су сорап.
                                                                Бу җирдә таулардан көй алып,
                                                                 Чишмәләр яшиләр чылтырап.
                                                                                          Ә.Исхаков.

Туган авыл… Нинди  кадерле бу сүзләр. Безнең һәрберебезнең туган йорты, нигезе урнашкан туган авылы бар. Һәр авылның килеп кергәч тә күренә, истә кала торган, үзенә генә хас урыннары күп.

Сокланып туймаслык тугайлар, челтерәп аккан чишмә буйлары, куе әрәмәләр, басулар, кырлар,  шаулап торган урманнар күңелгә сихәтлек бирә, туган җиргә мәхәббәт тәрбияли. Кая гына барсам да, туган авылга сагынып, яратып кайтам. Авылның  гүзәллеген берни дә алмаштыра алмый. Авылның һәр сукмагы, һәр агачы, һәр үләне, чишмәләре җанга бик якын. Ул кадерле урыннар балачактан ук күңел түренә кереп урнашкан.

Чишмәләр авылның табигатен тагын да бизи. Безнең өчен чишмә нәрсә ул? Чишмәләр — су һәм гүзәллек чыганагы да, җан тынычлыгы бирүче ял урыны да.

Һәр авылның үз чишмәләре бар. Борынгыдан ук кешеләр чишмәләргә матур-матур исемнәр биргәннәр. Һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз агымы, үз юлы бар.

Безнең Яңа Усман  авылы да чишмәләргә бик бай. Шундый матур чишмәләрнең берсе — «Әүлия чишмәсе». Сок елгасы буенда, яшел агачлар уртасында  курчак өедәй, матур өй тора. Бу өй әле, авыл җирлеге тарафыннан, быел яз гына куелды. Күмәк көч белән тагын бер истәлекле урын – матур, төзекләндерелгән чишмәбез яңа сулыш алды. Элегрәк бу чишмә, тулы сулы булып агып торган. Авыл халкына җайлы, матур булсын дип, таш белән уратып алып, чишмәне яңартып җибәрәләр, тик нигәдер бу яңалыкны чишмә өнәп бетерми һәм җир астына кача.  Шактый еллар үткәч кенә, бераз читтәрәк килеп чыга.   Маллар кереп йөрмәсен өчен ул койма белән тотып алынган. Ә эченнән  тәнгә сихәтле суы сөенеп, гөрләп ята, Сок  елгасын туендырып тора.

0P7s6UTID_s5j0-tjUMcfs bvc_F_KU7v0 eTnKaSNtOPI f_xngAJwQkQ ZHjeCB5wCoo WSl8hiAs8lo

Элек-электән чишмәләрне карап, чистартып торганнар. Шулай ук Сок елгасы буенда да, тау итәкләрендә дә бик күп чишмәләр бар. Аларның һәрберсе үзенчә матур, суы эчеп туймаслык. Изге күңелле кешеләр дә бетмәгән бит. Соңгы елларда авылыбыз чишмәләрен торгызу эше башланды. Хөснетдинов Равил гаиләсе белән тагын бер чишмәне яңартты. Чишмә яныннан узучылар аларга рәхмәт әйтеп, саф судан авыз итеп китәләр.

Еллар үткән саен кешеләрнең тормышы яхшыра бара, чишмәләр онытыла. Бүгенге көндә чишмәнең исеме юк, тик чишмә суын эчәргә яраткан авылдашлар үзара аны «Равил чишмәсе» дип йөриләр.

Элек-электән чишмә тапкан, аны чистарткан кешене халык зурлаган, чишмәгә аның исемен биргән. Исеме шулай калырмы, үзгәрерме - моны инде бары тик авыл халкы һәм вакыт билгелиячәк.

Чишмәләрнең чисталыгын сакларга кирәк шул…

Гади затмы син, гали затмы — барыбер сусавыңны басарга дип килдең дә, чишмә каршында иелеп тезләндең. Борынгыдан шулай: ханнарны да, патшаларны да тезләндерә белә ул чишмә. Су ургышына сокланып син бер мизгелгә онытылып китәсең, күңелең пакьләнә.

Авылыбызның татлы сулы чишмәләре үзләренең көмеш чыңлаулары белән безне чакырып тора. Ләкин чишмәләр язмышы бүген безнең кулда.

Җирнең узәгеннән агып чыккан чишмәләребезне саклыйк, сулары чиста булсын, барчабыз да яраткан чишмәләргә рәхәтләнеп су эчәргә, яшәү көче җыярга барыйк!

Язмамны Гөлназ Гарипованың шушы юллары белән тәмамлыйсым килә

Сакласыннар күз карасы кебек,
Телмәсеннәр җирнең бәгырен.
Саклыйк җирне, саклыйк табигатьне!
Белик, дуслар, чишмә кадерен!

                                                             Г. ЗАРИПОВА.

Яңа Усман авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 895

Комментирование запрещено