Изгелек җирдә ятмый

???????????????????????????????8 июньдә социаль хезмәт күрсәтүчеләр көнен билгеләп үтәбез. Бу иң мәрхәмәтле һөнәр, минемчә.

Олы кешеләр белән сөй­ләшкәндә: “Картлык — кемгә шатлык инде ул”, — дигән моңсулы сүзләрне ишетергә туры килә. Ярый ла, авыр ми­нутларда җаныңа шифа булып ятучы җылы сүзләр әй­түчең, хәлең булмаган вакытында ашатып-эчерердәй, кайгыртучанлык күрсәтердәй кешең булса. Кайбер ялгыз ке­шеләрнең авыз тутырып сүз сөйләшердәй кешеләре бө­тенләй юк бит. Мондый очракларда ярдәмгә социаль хезмәткәрләр килә.

Шенталы районының Де­нис авылында шундыйларның бер­се – Раилә Зәки кызы САТ­ДАРОВА. Ул авыл мәктәбен тәмамлагач, башка кызлар кебек, шәһәргә китәргә ашык­мый, чөнки туып-үскән авы­лыннан, аның тәмле  чишмә суларыннан, уйнап үскән яшел тугаеннан башка яшәүне күз алдына да китерә алмый. Кыз фермага хисапчы булып урнаша. Билгеле, чибәр  кызны егетләр күрми калмый. Көн саен ферма урамыннан  эшкә барганда, әллә ялгыш, әллә махсус, каршына Шәүкәт исемле тракторчы егет очрый. Ә беркөнне кичен клубтан озата килә, рәхәтләнеп көлешәләр, сөйләшәләр, дуслашып китәләр. Менә шушы матур дуслык озакламый чын мәхәббәткә әйләнә һәм авылда тагын бер яшь гаилә барлыкка килә. Бер-бер артлы аларның мәхәббәт җимешләре – Рузалия, Ләйсән һәм уллары Илфат дөньяга аваз сала. Балалар бераз үсә төшкәч, илдә үзгәртеп кору җилләре исә башлый. Колхозда эш бетә, ә өлкәннәргә ярдәм күрсәтү үзәге ачылгач, Раилә Зәки кызы шушы үзәккә эшкә килә.

Бүгенге көндә Раилә ун әби-бабайга хезмәт күрсәтә.

- Безнең оешма белән Тәнзилә Әгътәс кызы Галимова җитәкчелек итә, ә Наилә Закир кызы Идиятуллина бригадир вазыйфаларын башкара. Оеш­мабызда барлыгы ундүрт кеше эшли. Үзара бик тату, дус яшибез.

Биредә мин иң озак эш­ләүчеләрнең берсе – 30 ел буе олыларга, авыруларга хез­мәт күрсәтәм. Тора-бара миңа бер­кетелгән әби-бабайлар бө­тенләй үз кешеләрем булып беттеләр. Алар мин килгәнне көтеп алалар, эч пошулары белән дә, шатлыклары белән дә уртаклашалар. Мин барып кергән саен Самат бабай: “Аллага шөкер, кызыбыз кил­де дә  кояш чыкты, дөнья нурланып китте”, — дип каршы ала. Ул бабай үзе дә күтәренке күңелле кеше, шигырьләр укый, бик матур җырлый. Без Хати­рә әби белән аны рәхәтләнеп тыңлыйбыз. Ә кәефләре бул­маганда авыру кешеләр ачу­ланыбрак дәшсәләр дә, мин үпкәләмим. Киресенчә, алар миңа үпкәләмәсен өчен, эшем­не тагын да тырышыбрак үтәргә тырышам. Кайбер олы яшь­тәге кешеләр сабый балалар кебек булалар бит. Ихлас күңелдән рәхмәт әй­түләре, матур те­ләкләр теләүләре көч-куәт бирә, эшемне яратып башкарырга ярдәм итә. Мин инде үземне шушы хезмәтемнән, якын әби-бабаларымнан баш­ка күз алдына да китерә ал­мыйм. Хәтта ял көннәрендә дә, те­лефоннан шалтыратып, хәл-әхвәлләрен белми торсам, күңелем тынычланмый. Кай­вакытта үз тормышым белән түгел, күбрәк алар тормышы белән яшим кебек тоела.

Өйгә кайткач, йорттагы һәм өйдәге эшләремне ка­раштыргалыйм да эшләгән эшләргә отчёт язарга уты­рам. Бусы инде эшләгән эштән дә мәшәкатьлерәк. Коллективыбыз белән авылда үткәрелгән төрле чараларда катнашуы күңелле. Сабан туе булсынмы, Яңа ел, 8 Март яисә спорт бәйрәмеме, без катнашмыйча калмыйбыз. Район күләмендә үткәрелгән “Истоки” фестивалендә кат­нашып, дәрәҗәле урын яу­лавыбыз безнең өчен бик кадерле булган иде, — дип сөйли Раилә ханым.

Менә шундый мәшәкатьле, ыгы-зыгылы тормыш казанында кайнап яши Раилә Зәки кызы. Аның тырышлыгы юга­ры бәяләнеп, бихисап Мак­тау кәгазьләре, дәрәҗәле дипломнар белән бүләкләнгән. Шундый яшь, шат күңелле кеше булырга аңа иҗат ярдәм итә — ул шигырьләр яза. Аның кайбер шигъри тәлгәшләре “Бердәмлек” газетасында да басылып чыкты. Шәхси тормышына килгәндә, Раиләнең тормыш иптәше Шәүкәт — Кошки районында, ә уллары Илфат Самарада, вахта ысулы белән нефть тармагында хезмәт итәләр. Кызлары Рузалия һәм Ләйсән үз тормышлары белән яшиләр, алар яраткан әти-әниләренә биш онык бүләк иткәннәр. Ярдәм кирәксә, ирләре Руслан һәм Виталий белән кайтып җи­тәләр, авырсынмыйча, ярдәм итәләр.

Яраткан хезмәтенә күңелен биреп эшләгән Раиләне Саҗи­дә Гыймадиеваның авыру әти­сен карарга булышкан җирендә туры китердем, бакчада эш­ләгәннәрен рәсемгә төшереп алдым. Саҗидә апа: “Раилә безгә үз кызыбыздай якын. Ул бернәрсәдән дә авырсынмый, бөтен эшне дә җиренә җиткереп башкара. Эчеңдәге серләреңне сөйләсәң дә, беркем дә белмәячәк. Зур рәхмәт аңа. Татар халкында “Изгелек җирдә ятмый” дигән гыйбарә бар. Фани дөньяда ни кылсаң да, үзеңә кире әйләнеп кайта бит. Раиләгә дә яхшылыклары меңе белән әйләнеп кайтсын иде. Без әтием белән аңа бик рәхмәтлебез”, — диде.

Ихлас күңелебездән Раи­ләне һәм аның кебек уңган һәм кешелекле социаль хез­мәткәрләрне һөнәри бәй­рәмнәре белән котлыйбыз. Гаи­ләләренә тынычлык, хатын-кыз һәм ана бәхете, җаваплы хез­мәтләрендә түземлек те­либез!

 

Нурсинә ХӘКИМОВА.

Денис авылы, Шенталы районы.

«Бердәмлек»

Просмотров: 1139

Один комментарий

  1. ЭШЕНДЭ ЗУР УНЫШЛАР СЭЛЯМ БЭЛЭН ФЛЮРА