Шәфкатьле кызлар

i (2)18 июнь – Социаль хезмәткәрләр көне

Шәфкатьлелек йортында эшли уңган шәфкатьле кызлар,
Авыл халкы бик ярата үзләрен, бик мактыйлар.
Ул кызларны Аллаһы Тәгалә безгә насыйп иткәндер,
Алар шәфкатьле булып безнең өчен үскәндер.


Елына ике тапкыр аларга кунакка барабыз.
Олы зур хөрмәт күреп, куанып таң калабыз.
Изге җанлы Гөлисәне гөлләр бүләк иткәндер,
Ул туганда назлы җилләр кыйблалардан искәндер.

Йөрәгендә миһырбанлык, күңеле саф, йөзе ачык,
Кояш нурлары иңгәнгә торадыр шуңа балкып.
Телгә йомшак, сүзгә оста, бөтен яклап килгән ул,
Балачактан күп авырлык, зур хәсрәт тә күргән ул.

Кайгыларга бирешмәгән, сынып-югалып калмаган,
Югары уку йортларында тырышып белем алган.
Матур чаралар үткәрә, күңелләрне күтәрә,
Безгә җиңел булып китә тормыш юлын үтәргә.

Һәрбер олы кешенең юбилеен үткәрә,
Бүләкләр бүләк итә, тырышып хезмәт итә.
Авылда үткән бәйрәмнәрне оештырып, алып бара,
Кызыклы итеп үткәрә, барча халык таң кала.

Көләч йөзле Рәмзия — оешма җитәкчесе,
Олыларга ярдәм итә үз эшенең белгече.
Ул үзенең вазифасын оста итеп башкара,
Игелекле, изге эшендә уңышлар телисе кала.

Оста куллы Гөлия кулыннан гөлләр түгелә,
Барлык булган кул эшләре аның кулыннан килә.
Оекбашын, бияләен бик тиз бәйләп өлгертә,
Үзе ясаган чәчәкләрдән матур такыя үрә.

Шифа куллы Лилия сылый-сыпый, мәш килә,
Өлкәннәрнең тәннәренә сәламәтлек иңдерә.
Матур итеп, дөрес итеп физзарядка ясата,
Сәламәт яшәү рәвешен бар кешегә аңлата.

Исәп-хисап эшләрен Юлия алып бара,
Үз эшен белеп башкара, тырыш кыз булып кала.
Вакытында отчётларны төгәл итеп тапшыра,
Оешманың абруен күтәрергә тырыша.

Аш-суга оста Рәшидә, хезмәттәше Алия,
Тәмле, уңган ризыкларны оста итеп пешерә.
Алар пешергән нигъмәтләрдән өстәлләр сыгылып тора,
Ризыклардан авыз иткәч, тәнгә зур шифа була.

Шундый шәфкатьле кызлар яши безнең авылда,
Һәр кешегә насыйп булсын алардан үрнәк алырга.
Барыгызга да сәламәтлек, зур уңышлар теләп каламын,
Йөрәгегездә шәфкать нуры балкый, Аллаһы Тәгалә бирер калганын.

Гөлсем ХӨББӘТОВА.
Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.

 

 

 

Просмотров: 1260

Комментирование запрещено