Үзара аңлашу бар

wwcrcz_hya01Үткән атнада өлкә гу­бернаторы Дмитрий Азаров милләтара мөнәсәбәтләр  Со­веты утырышын уздырды. Өлкәдә үз-үзеңне изоляцияләү режимы булганлыктан, милли иҗтимагый берләшмәләр ли­дер­лары белән очрашу видео­конференция рәвешендә үтте. “Мин күзгә-күз очрашып сөй­ләшү яклы. Әмма коро­навирус инфекциясе таралу куркынычы  чикләүләр куя. Без бу авырлыкларны бергәләп җиңәрбез һәм, кабат җыелып, бул­ган мәсьәләләрне чәй табыны артында уртага салып сөйләшер­без”,  — дип билгеләп үтте губернатор очрашу ба­шында.

Күпмилләтле Самара өл­кәсендә 157 милләт вә­киле яши. Милләтара мөнәсә­бәт­ләрне ныгыту, милли мәдә­ниятләрнең үзенчәлеген сак­лап калу мәсьәләләренә өлкә хөкүмәте зур әһәмият бирә. Өлкәдә мөһим социаль һәм мәдәни проектларны, иҗ­тимагый инициативаларны га­мәлгә ашыру буенча зур тәҗ­рибә тупланган. “Милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгыту, үсеп килүче буын кешеләрен тәрбияләү, гаи­лә традицияләрен үсте­рү буенча алып барган эш­чән­легегез, хөкүмәт белән хез­мәт­тәшлектә эшләвегез өчен рәхмәт белдерәм”, — дип мө­рәҗәгать итте губер­на­тор милли оешмалар җитәк­челә­ре­нә.

Региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы пре­зи­денты Фәхретдин Ка­ню­каев татар җәмгыяте тор­мышын­дагы мөһим ва­кыйгалар ту­рында сөйләде һәм киләчәккә планнар белән уртаклашты. 2019 елда Камышлыда узган X Бөтенроссия авыл Сабан туен оештыруда һәм уздыруда ярдәм иткән өчен губернаторга зур рәхмәт белдерде. “Бу бөтен татар халкына да зур бүләк булды. Россиянең 21 регионыннан килгән кунаклар һәм шәхсән Татарстан Рес­публикасы Президенты Рөс­тәм Миңнеханов Бөтенроссия бәй­рәме югары  дәрәҗәдә оеш­тырылган булуын билгеләп үттеләр”, — диде ул.

Быелгы чикләүләр режимы сәбәпле, Изге Ураза ае тә­мамлану уңаеннан гает на­мазында Самараның Җәмигъ мәчетендә эшләүчеләр генә катнашты. Аның каравы, бәй­рәмнән турыдан-туры транс­ляция оештырылуы, өлкә мө­селманнарының регио­наль Диния нәзарәте рәисе, мөф­ти Талип хәзрәт Ярул­лин­ның бәйрәм вәгазен он­лайн рәвештә тыңларга мөм­кин булганы өчен “Дуслык” оешмасы җитәкчесе, барлык мөселманнар исеменнән, Дмит­рий Игоревичка рәхмәт сүзләре җиткерде. “Миңа хәтта мөселман булмаган дус­ларым, хезмәттәшләрем шалтыратып, гает нама­зын караулары ту­рында бел­дерделәр, аларга мөсел­ман халыкларының дини мә­дәнияте белән танышу бик кызыклы булган. Мондый трансляцияләр ярдәмендә Са­мара халкы традицион ислам, аның кыйммәтләре, тарихы белән танышачак”, — дип сөйләде Фәхретдин әфәнде.

Моның белән Дмитрий Азаров та килеште. “Бу уңышлы тәҗрибәне без киләчәктә дә кулланачакбыз”, – диде. Аның фикеренчә, кешеләр бер-берсенең мәдәнияте һәм гореф-гадәтләрен күбрәк белгән саен төрле милләт халыклары арасында дуслык ныгыячак.

Очрашуда милли оешмалар җитәкчеләре Бөек Җиңүнең 75 еллыгына карата бик күп чаралар планлаштырылуы, әмма пандемия аркасында алар­ның күп өлешен уз­дырмаска яки башка вакыт­ка күчерергә мәҗбүр булулары турында белдерделәр. Спорт турнирлары, концертлар, зур милли бәйрәмнәр дә үткәрелмичә калды.

Дмитрий Азаров билгеләп үткәнчә, бу чараларның барысы да, һичшиксез, уздырылачак. “Планнарыбызны бөтенләй үк үзгәртмик әле, - дип мө­рә­җәгать итте губернатор. - Кешеләр хәзер очрашу-күре­шү­ләргә зарыккан. Шуңа план­лаштырылган барлык ча­ра­ларны да үткәрәчәкбез. Мо­ның өчен мөмкинлекләр якын арада барлыкка килер, дип ышанам”.

Очрашуда катнашучылар авыр хәлгә тарыган гаиләләргә ярдәм итү мәсьәләләренә дә кагылдылар. “Коронавирус ар­касында күп гаиләләрнең мат­ди хәле начарланды. Без­нең иҗтимагый оешма мох­таҗларга азык-төлек сатып алып, мөмкин кадәр ярдәм күрсәтте. Россия Федерациясе гражданнары булган күп балалы таҗик гаиләләренә матди ярдәм күрсәтү мөмкинлеген табуыгызны соралабыз”, — дип мөрәҗәгать итте губернаторга региональ “Пайванд — Бер­дәм­лек” иҗтимагый таҗик оеш­масы идарәсе рәисе Даврон Йосыпов. Губернатор Россия президенты тарафыннан күп балалы гаиләләргә ярдәм итү буенча төрле программалар булдырылуы, өлкә хөкүмәте дә өстәмә чараларны тор­мышка ашырып килүе ту­рында искәрт­те. “Без бу хәлне бик җитди рә­вештә тик­шерәчәкбез. Кирәкле ярдәм күрсәтеләчәгенә шиклән­мә­гез”, – дип ассызыклады Дмит­рий Азаров. Губернатор төбәкнең социаль-демографик һәм гаилә сәясәте министры Марина Антимоновага һәр гаи­лә буенча вазгыятьне шәхси контрольгә алырга кушты.

Видеоконференция ва­кытын­да Самара өлкәсендәге миг­рация вазгыяте дә тикшерелде. Бүген өлкәбездә 58116 чит ил гражданы яши. Үзбәкстан гражданнарының бер өлеше туган якларына кайту нияте белән Самара өлкәсе һәм  Казахстан чигендә җыелганнар. Әмма пандемия аркасында чикләр ябылу сәбәпле, алар туган илләренә кайта алмыйча торганнар. Самара губернаторы катнашы белән генә алар өйләренә кайтып җитә алганнар. Үзбәк милли җәмгыяте вәкил­ләре  проблеманы хәл итүдә катнашкан губернаторга рәх­мәтләрен белдерделәр.

“Әйе, без бу кешеләргә яр­дәм күрсәттек. Монда иҗти­ма­гый оешмаларның, диаспора­лар­ның өлеше зурдан. Россия­нең чит ил эшләр министр­лыгы, Үз­бәкстанның Россиядәге илчелеге белән бергә эшләү нәтиҗәсендә меңнән артык кеше туган якларына кайту бәхетенә иреште. Әлегә 273 кеше генә Большая Чернигов­ка районында кала бирә”, – дип билгеләп үтте Дмитрий Азаров. Якын арада бу кешеләрне Ватаннарына җибәреп булмый әле, килешүгә ирешелмәгән. Самара өлкәсенең “Алишер Навои” исемендәге үзбәк милли-мәдәни үзәге иҗтимагый оешмасы президенты Ис­раилҗан Нурмәтов кардәш­ләрен әлегә Казахстан чигенә килмәскә, яшәгән урыннарыннан кузгалмаска чакырды.

Губернатор билгеләп үт­кәнчә, хәзерге вакытта гомумән илебез һәм Самара өлкәсе икътисади югалтулар кичерә. “Россия Президентының зирәк сәясәте халыкка һәм икъ­тисад секторларына өстәмә ярдәм күрсәтү мөмкинлеге бирә. Икътисадны яңадан торгызу җиңел булмаячак, әмма без бергә бу эшне башкарып чыгара алачакбыз”, — дип белдерде Дмитрий Игоревич.

Дмитрий Азаров чит ил­ләрдән ватандашларыбызны кай­тару проблемасы турында да сөйләде. Бу мәсьәләдә Сама­ра өлкәсе хөкүмәте Россиянең тышкы эшләр министрлыгы, консуллыклар һәм илчелекләр белән тыгыз элемтәдә тора. Чит илләрдә авыр хәлдә калган гражданнарга төрле яклап ярдәм күрсәтелә.

Очрашу ахырында ре­гион башлыгы милли җәм­гыять­ләрнең актив лидерлары алдыбызда торган бурычларны хәл итәргә ярдәм күрсәтерләр, дигән ышаныч белдерде. “Мо­ның өчен бездә ихтыяр көче, татулык һәм үзара аң­лашу бар. Димәк, бар да яхшы бу­лачак”, — дип нәтиҗә ясады ре­гион башлыгы Дмитрий Аза­ров.

Әминә ШИҺАПОВА әзерләде.

«Бердәмлек»

 

Просмотров: 921

Комментирование запрещено