Снайпер Наҗия

mwXigtdNGCE1Исәнмесез, хөрмәтле “Бер­дәмлек” редакциясе хезмәт­кәрләре!

Әниебез Наҗия сезнең басманы озак еллар яздырып килде, яратып укый иде. Мин дә быел аңа язылдым. Бик эчтәлекле, матур басма икән. Бөек Ва­тан сугышы ве­тераннарына күп игътибар бирүегез аеруча куандыра. Се­ңелләрем белән киңәштек тә без дә әти-әниебез турында язып җибәрергә булдык.

Әниебез Наҗия 1924 елның 15 октябрендә Куйбышев өл­кәсенең Став­рополь районы, Выселки авылында Насыйб һәм Гайшә Мәрдиевлар гаи­ләсендә туа. Бабабыз мулла булган. Шуңа 30нчы елларда аны гаиләсе бе­лән Горький өлкәсенең Дзержинск шәһә­ренә репрессиялиләр. Сөйләп тә торасы юк, андагы тормыш бик авыр була. Өлкәннәр иртә таңнан төнгә кадәр эштә, ә 6 яшьлек Наҗия берүзе өйдә. Ашарга булмаганлыктан аңа көненә бер кисәк ипи калдыра торган булганнар. Кызчык ач­лыктан шешенә, көч-хәл белән генә йөри башлый. Бервакыт аны күршеләре күреп алган һәм, кызганып, ашата башлаганнар. Шулай итеп, әни исән калган.

Беренче сыйныфка укырга кергәндә әниебез бер сүз русча белмәсә дә, мәктәпне “бишле” тамгаларына гына тәмамлаган. Аннан соң ул хәрби заводта эшли башлый. “Ике сменада эшләдек, бик авыр иде. Соңга калырга ярамый, моның өчен хәтта төрмәгә утырту яный”, — дип искә ала иде әнкәй.

1944 елда Подольскиның үзәк хатын-кызлар мәктәбендә снайперга укыта башлыйлар. Әни дә ике дус кызы белән хәрби комиссариатка барып, шунда укырга керергә теләк белдерәләр.

Ә бераздан снайпер мәк­тәбен уңышлы тәмамлаган кече сержант Наҗия Мәрдиева фронтка китә. Ул I Белоруссия фронты 47нче гвардия укчы дивизиясе составында сугыша, Җиңүне Германиядә каршы ала. Берлинда, урам сугышлары барганда, бу снайпер кызлар офицерларга һөҗүм итәләр. 15 кызның бишесе генә исән кала. Рейхстаг диварларында әни һәм аның иптәш кызлары “Ура! Без җиңдек!” дип язып калдыралар. Әни “Германияне җиңгән өчен” һәм “Берлинны алган өчен” медальләре белән бүләкләнгән.

1945 елның августында де­моби­лизацияләнгәннән соң ул туган авылына кайта. Ә анда ачлык, хәерчелек, на­данлык… Актив, рус телен яхшы белгән әнигә РайОНО мөдире мәктәптә укытучы булып эш­ләргә тәкъдим итә. Шулай итеп, ул Ставрополь педагогия училищесын тәмамлый һәм 1947 — 1978 елларда башлангыч сыйныфларны укыта. Әнкәй үз һөнәрен һәм балаларны бик ярата иде, шуңа бөтен күңелен биреп эшләде. Җитәкчеләр мөгаллимнең хезмәтен югары бәяләп, 1963 елда, районда бе­ренчеләрдән булып, “Халык мәгарифе отличнигы” билгесе, шулай ук “Мактау билгесе” ор­дены белән бүләкләделәр. Әни авылда бик хөрмәтле кеше иде. Элек укытучыларны әти-әниләре кебек якын күрәләр иде бит.

Пенсиягә чыккач, әнигә Мәдәният йорты директоры булырга тәкъдим итәләр. Бу вазифага да ул җиң сызганып кереште. Ул оештырган халык хоры, күп бәйгеләрдә катнашып, төрле конкурслар лауреаты исеменә лаек булды.

Әтиебез Вәли Хөсәен улы Алимов та шушы авылда 1919 елда туган. 1939 елда аны армиягә алалар, ә өенә ул 1946 елда гына кайта. Сугышта әтиебез шофер була, алгы сызыкка снарядлар ташый, ә ан­нан тылга яралыларны һәм һәлак булганнарны чыгара. Ул Курск Дугасы, Сталинград сугыш­ларында катнашкан. Бөек Җиңүне I Украина фронты сос­та­вында Чехословакиядә каршылый. Әтиебез сугышчан хезмәтләре өчен күпсанлы медаль­ләр һәм орденнар белән бү­ләкләнгән.

Әти гомер буе колхозда трак­торчы булып эшләде. Чәчү башлануга иртә таңнан төнгә кадәр басуда иде ул. Бик намуслы һәм эшлекле кеше иде. Ул 1987 елның 2 маенда вафат булды.

Әтинең энесе Минәхмәт Хө­сәен улы Алимов сугышка 18 яшендә китә. Кызганычка, ул Украинада, Воро­шиловград өлкәсе (бүген Луганск) Криц­кое авылында һәлак булган. Аның үлеме турында кара мөһерле хатны әби го­мере буе саклады. “Бәлки ялгышканнардыр, бәл­ки кайтыр әле”, — дип өмет­ләнде… 

Без Бөек Җиңүгә өлеш керткән туганнарыбыз белән чик­сез горур­ланабыз. Әти-әни безгә, 1 улларына һәм 4 кызларына тормыш бир­деләр. Сугыштан соңгы ел­лар­да ба­лаларны күтәрү авыр бул­гандыр. Әмма алар безне лаеклы ке­шеләр итеп тәр­бияләделәр, ба­рыбызга да белем бирде­ләр. Без го­мер буе намус белән эш­ләдек, газизләребезнең йө­зенә кы­зыллык китермәскә ты­рыш­тык. Бишебез дә үз тор­мыш­ларыбызны булдырдык, хә­зер инде үзебез оныклар үсте­рәбез.

Бөек Җиңү көне безнең өчен зур бәйрәм. Ел саен гаи­ләбез белән “Үлемсез полк” акциясендә катнашабыз, онык­лар һәм оныкчыкларыбызга әби-бабалары турында сөйли­без. Алар бу Җиңүнең нинди югалтулар аша килгәнен белеп үсәргә тиеш.

Фәния ГАВРИШКО (МӘРДИЕВА).

Выселки авылы, Ставрополь районы.

«Бердәмлек»

Просмотров: 1018

Комментирование запрещено