1941 елның җәй аенда илебезгә каршы дошман сугыш башлаган.
Олы, карты, яшь кешеләр илне якларга кузгалган.
Сугыш инде өч ел барган — абыема 17 яшь тулган.
Шул дошманны җиңәргә дип, узе теләп, ул да фронтка киткән.
Һәр әни борчылып калган озатканда сугышка
Иң кадерле кешеләрен - ирен, улын, туганын да.
Әти-әни дә озатканнар бердән-бер бит улларын,
Диеп: “Аллаһы ярдәм бирсен, җиңеп, исән-сау кайт, улым”.
Авылга килгән яхшы хәбәрләр дә, кайгы-хәсрәт тә күп булган.
Кайгыларны уртаклашып, яшәргә туры килгән.
1951нче елны гына абыем кайтты сугыштан.
Бик күп яшь егетләр калды ятып чит ил кырында.
Әнием горурланып әйтә иде: ”Улым - алтын баганам”,
Ә күпме әниләрнең кайталмады “алтын баганалары”!.
Хөрмәтли халык аларны: яшьләр, олылар, һәммәбез.
Онытырга мөмкин түгел, илебездә — тынычлык.
Иске Ярмәк авылында туып-үскән, бүгенге көндә Тольятти шәһәрендә яшәүче Галибә ИДИЯТОВА-ГАТИЯТУЛЛИНА.
Просмотров: 1317