Нәсел шәҗәрәсе туганлык көчен ныгыта

f211c8d9565a609db3ed3bf6812f8b9bБу эшне кем дә булса башлап җибәрергә тиеш, ди 11 буын нәселен ачыклаган Диләрә.

Унбер буын нәселен ачыклаган, яшь кенә булуына карамастан дүрт нәсел шәҗәрәсен төзеп чыккан Диләрә Гафиятуллина бу эшкә алынганнан соң туганлык җепләренең ныгуын гына түгел, нәсел көченең тәэсирен дә сизгән.

Әлеге мавыгуы аңа икенче бер шөгыльне үзләштерергә ярдәм иткән. Диләрә интернетта нәсел энергиясе турында онлайн курслар үткәрә.

Нәсел шәҗәрәсен төзеп карарга әбисе белән бабасының сөйләшергә яратулары, аларның гаилә тарихлары турында кызыклы итеп бәян итүләре этәрә.

– Әби белән бабай олыгая бара, туганнарыбыз һәм нәселебез турындагы мәгълүмат та аларның үзләре белән китсә, киләчәк буынга без нәрсә тапшыра алабыз дигән уйланулардан башланды бу. Аларның сөйләгәннәрен язып барып, фотолар һәм төрле хатлар-документларны җыеп тупларга керештем. Гаиләбез бик зур, тату һәм бердәм. Шәҗәрә төзү идеясен барысы да хуплады, шалтыратулар да, кунакка йөрүләр дә ешайды. Бу эш безне тагын да якынайтты, – ди Диләрә.

Хәзер инде бу эшне дәвам итеп, киләчәк буынга да калдыру бурычы тора. Кызлар кияүгә чыга, уллар өйләнә, балалар-оныклар туа. Шәҗәрә тагын да зурая, киңәя. Алдагы буында да бу традиция саклансын иде, ди Диләрә. Мин туганнарымны, әни белән әбидән кала олырак буын вәкилләрен белмим дип кул кушырып утырмаска киңәш итә ул.

– Бу эшне кем дә булса башлап җибәрергә тиеш. Моңа җаваплы карап, алдагы буынга үзеңнән кала торган зур бер бүләк, – ди әңгәмәдәшем.

Шәҗәрәне төзү ансат булмавы, әмма бик мавыктыргыч икәнен дә әйтә ул. Иң мөһиме – башлаган эштән туктап калмаска. Берничә буын әби-бабайларны әти-әниең, туганнар аша да ачыклап була. Алардан да алдарак буыннар турында мәгълүматны ЗАГСтан, архивлардан табарга мөмкин. Шулай ук интернет-ресурслардан да шактый мәгълүмат туплап була. Бөек Ватан сугышы чорына караган мәгълүматлар турында кызыксынсагыз, “Память народа” порталын ачып карарга киңәш итә.

Шәҗәрә төзү белән бергә нәсел китабын туплау эшен дә алып барыгыз. Бөтен иске документлар-кәгазьләр, фотолар, хатларны, газетада чыккан язмаларны, югалып беткәнче, пөхтәләп җыеп куегыз.

Нәсел шәҗәрәсен төзү барышында Диләрә аның психологик һәм генетик ягына да игътибар иткән. Аныңча, нәсел энергиясе зур көчкә ия. Үзенең тормышындагы зур вакыйга – кияүгә чыгуны да ул берникадәр шуңа бәйләп карый. Нәрсәгә игътибарны көчәйтәсең, энергия һәм көчеңне бирәсең, шунда үзгәреш буласын көт тә тор. Диләрә белән дә шулай булган. Ярты ел эчендә ул иренең дә әтисе һәм әнисе ягыннан шәҗәрәләрен төзеп куйган.

Хәзер Диләрә туганлык мөнәсәбәтләре турында онлайн курслар уздыру белән мәшгуль. Нәселеңдә тирәнрәк казынган саен, сәламәтлек, финанс, ир һәм хатын арасындагы мөнәсәбәтләр, шулай ук ниндидер сәләт, холык-фигыльләрнең чыганагын да табып була дигән фикердә ул.

shahrikazan.ru

Просмотров: 999

Комментирование запрещено