Радик Салихов Тарих институты директоры вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде

fb802ba24e1ab3c8ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Гыйльми советның Рафаил Хәкимовны Институтның фәнни җитәкчесе итеп сайлау тәкъдимен хуплаган.

Мәрҗани исемендәге Тарих институтына яңа җитәкче вазифаларын башкаручы тәкъдим ителде. Бу вазифага тарих фәннәре докторы Радик Салихов билгеләнде. Бу хакта институтның рәсми сайтында хәбәр ителә.

Бүген Тарих институты коллективы ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин белән очрашты, диелә хәбәрдә. 

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Гыйльми советның Рафаил Хәкимовны Институтның фәнни җитәкчесе итеп сайлау тәкъдимен хуплаган.

Тарих институты директоры урынбасары Радик Салихов директор вазифаларын башкаручы итеп билгеләнгән.

Тарих фәннәре докторы Радик Салихов Тарих институтында 1997 елдан эшли. 2011 елдан – директор урынбасары.

  • ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Мәрҗани исемендәге Тарих институтын гамәлгә куючы булып тора.

Просмотров: 757

Комментирование запрещено