Җинү бәйрәмен күрергә насыйп булмаган

img0Бөек Ватан сугышы ил халкына сөйләп бетергесез ачы кайгы-хәсрәт китергән. Сугышка киткән япь-яшь егет­ләр һәм кызларның күбесе яу кырларында ятып калган­нар. Ә менә минем карт бабам­ның олы абыйсы Лотфулла ЛА­ТЫЙПОВка сугыштан әйлә­неп кайтырга насыйп була.

1943 елның ноябрендә 17 яше дә тулмаган Лотфулла абыйны хәрби хезмәткә алалар. Сугышка киткәнче аны Горький өлкәсенең Первомайский рай­онына мотоциклчылар курс­ларына җибәрәләр. Шуннан 1944 елның ноябрендә фронтка оза­талар. Лотфулла абый 7нче авыр танклар бригадасы каршындагы махсус бүлектә хезмәт итә. Ул Познань, Кюстрин шәһәрләрен азат итүдә, иң авыр сугышларның берсендә – Зеелов калкулыкларын һөҗүмләүдә катнаша. 1945 елның февралендә Лотфулла абый контузия ала һәм госпитальдә ята. Ә инде бер айдан соң яңадан фронтта була. Берлинны алгач, ул тагын биш ел Дрезден шәһәрендә хез­мәт итә. 1950 елның 25 июнендә туган авылы Алмалыга әйләнеп кайта. Аның күкрәген “Ватан сугышы” ордены, “Хәрби хезмәтләре өчен”, “Берлинны алган өчен”, “Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” медальләре бизи.

Лотфулла бабай хатыны Миңлекамал апа белән җиде бала үстерәләр. Бик матур гомер итәләр. Кызганыч, 75нче тапкыр Җинү бәйрәмен Лотфулла бабабызга күрергә насыйп булмады. Бу елның 22 январенда 94 яшендә ул бакыйлыкка күчте. Мин илебез азатлыгы, халкыбыз бәхете өчен батырларча көрәшкән хөрмәтле бабам алдында баш иям һәм чиксез горурланам.

 

Илнур ИБӘТУЛЛИН,

“Яктылык” мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы.

«Бердәмлек»

Просмотров: 865

Комментирование запрещено