«Әткәм-әнкәмнең теле»: татар татарча сөйләшәме, әллә сөйләмебез алынмаларга батканмы?

VVS_8287Татар теле алынмалар белән чуарланган, үз сүзләребез инде калмаган да дигән фикерне ишетергә туры килә кайчак. Рус һәм башка телләрдәге сүзләрне никадәр еш кулланабыз соң?«Татар-информ» хәбәрчесе, Татар теленең язма корпусы ярдәмендә, телдә башлыча төрки сүзләр кулланылуын ачыклады.

«Татар теле «-лар» кушымчасы белән «итә» сүзенә генә калды, хәзерге заман татарлар шулай сөйләшә дигән шаярту интернетта да таралган иде.

Лексикологияне өйрәнгәндә исә гарәп-фарсы алынмаларының күплеге шаккаттыра. Дәүләт төзелеше, икътисад, сәясәт, мәгариф кебек өлкәләрдә татар сүзләре бөтенләй юк диярлек.

Татар үз сүзләрен ни дәрәҗәдә еш куллана соң? Бу сорауга җавап эзләргә тырышып, татар теленең язма корпусыннан файдаландык.

Татар теленең язма корпусына кертелгән мәкаләләрнең күпчелеге вакытлы матбугаттан алынган, әдәби әсәрләр бик аз. Корпус 2010 елда Мансур Сайхунов, Рөстәм Хөсәенов, Тәүзих Ибраһимовлар тарафыннан эшләнгән. Тел галимнәре тарафыннан әзерләнмәгән булса да, корпуска 17 меңнән артык чыганактан 5 миллионнан артык сүз формасы, 500 меңнән артык сүз кертелгән булу сәбәпле, игътибарга лаек мәгълүмат дип уйлыйбыз.

Корпусның эзләгеченнән файдаланып, телдә иң еш кулланылган сүзләрне ачыкларга була. Сүзләргә анализ ясаган очракта, татар телендә алынмаларның бик аз булуын күрә алабыз.

Шулай итеп, татар телендә иң еш кулланылган сүзләр нинди?

Исемнәр

Иң еш кулланылган сүзләр — этимологиясе буенча татарның үзенеке, яки инде күп еллар элек телгә кереп киткән алынмалар. Беренче унлыктагы сүзләрнең алтысы этимологиясе буенча чын төрки чыгышлы:

Ел, кеше, эш, көн, татар, авыл — этимологиясе буенча борынгы төрки сүзләр.

Бала — борынгы һинд.

Халык — гарәп.

Район һәм республика — латин теленнән алынган сүзләр.

Исемнәр арасында «чын» рус сүзе — кулланылышы буенча 152 урында булган «предприятие». 

Саннар

Барлык саннар килеп чыгышы белән төрки телдән.

Сыйфатлар

Сыйфатлар арасында «чын» рус сүзе — 728 урындагы «украинаалы» сүзе. Беренче унлыктагы сүзләрнең сигезе этимологиясе буенча чын төрки сүзләр.

Күп, яңа, бар, кирәк, юк, тиеш, төрле, югары — борынгы төрки сүзләр.

Зур — борынгы һинд-Европа теленнән.

Милли — гарәп теленнән.

Алмашлыклар

Барлык алмашлыклар да төрки сүзләр.

Фигыльләр

 Фигыльләргә кергән бар сүзләр дә төрки телдән.

Нәтиҗә

Татар теленең язма корпусы статистикасы буенча, татарлар башлыча чын татар сүзләрен кулланып яза. «Чын рус» алынмалары бик аз кулланыла, күпчелек алынмалар татар теленең закончалыкларына буйсындырылып үзгәргән.

Татар теленең язма корпусы статистикасы буенча, татарлар башлыча чын татар сүзләрен кулланып яза. «Чын рус» алынмалары бик аз кулланыла, күпчелек алынмалар татар теленең закончалыкларына буйсындырылып үзгәргән.

«Биредә урын алган гомумкулланылыш сүзләре милли телнең нигезен тәшкил итә»

Татар телендә еш кулланылган сүзләрне без төрле кешеләргә тәкъдим итеп карадык. Алар бу күренешкә карата үз фикерләрен белдерде.

КФУ профессоры, татар теле белеме кафедрасы мөдире Гөлшат Галиуллина материал күрсәткәнчә, әлеге төркемнәрдә бирелгән сүзләрнең бик зур өлешен гомумкулланылыш сүзләре алып торуын әйтте:

«Татар-информ» хезмәткәрләре тарафыннан «Татар теленең язма корпусы»ннан актив кулланыла торган сүз төркемнәре аерып алып тупланган. Биредә уртаклык һәм ялгызлык исемнәре, сыйфатлар, рәвеш, алмашлык, сан кебек мөстәкыйль сүз төркемнәре белән бергә, теркәгеч, бәйлек, кисәкчә һәм кереш сүзләр тупламы бирелгән. Һәр төркемдә 20 лексик берәмлек аерыла.

омумкулланылыш сүзләр тормыш-көнкүрешнең асылын тәшкил иткән төшенчәләрнең атамалары санала. Билгеле булганча, бу төр милли телнең нигезен тәшкил итә, татар телендә сөйләшүчеләрнең актив сүзлек составына керә, мәгънәләрендә эмоциональ-экспрессивлык көчле түгел, нигездә, алар нейтраль мәгънәле һәм телнең төрле стильләрендә иркен кулланыла торган универсаль берәмлекләр булып санала. Шунлыктан аларның иң еш кулланыла торган сүзләр рәтендә бирелүе табигый.

Язма корпуста төп материалны вакытлы матбугат алып торганлыктан, актив сүзләр арасында нигездә язма сөйләм, әдәби тел өчен хас булган берәмлекләр очравы да үзен аклый. Шундыйлардан сыйфатлардан махсус, рәвешләр рәтендә бирелгән һәм күбрәк язма сөйләмгә хас аеруча сүзен китерергә мөмкин.

Ялгызлык исемнәренең телдә активлыгын билгеләү шактый катлаулы, чөнки алар сөйләм контекстына, форматына бәйле төрле составта килергә мөмкин. Биредә исә вакытлы матбугаттагы язмаларда үзәккә алынган җитәкчеләрнең исем һәм фамилияләре, татар рухының һәм яшәешенең үзәгендә булган шәһәр, елга исемнәре, тыгыз элемтәләр урнаштырылган ил, республика, шәһәр атамалары саналган.

Әлеге исемлектә Марат исеменең дә урын алуы кызыклы, чөнки бу исемнең өстәмә мәдәни һәм мәгънәви үзенчәлеге күзгә ташланып тормый. Әмма татар ир-ат исемнәре арасында ул ХХ гасырның икенче яртысыннан бүгенгәчә иң популяр исемнәр рәтендә йөри. Шулай ук бу исемне йөрткән җитәкчеләр, спортчылар һәм башка билгеле шәхесләр күп. Шунлыктан әлеге исемнең татар тормышында зур урын алып торган исемнәр рәтендә очравы гайре табигый түгел.

Телдә иң киң таралыш тапкан сүзләрне барлаганда, башка төр корпуслар, сөйләм теле тупланган базаларны да чагыштырганда, картина тагын да тулыланыр иде.

«Татарчалаштырам дип мөгез чыгару да бар»

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтындагы Лексикография бүлегең өлкән фәнни хезмәткәре Ринат Сәфәров:

Гомумән алганда, татар телендә алынмалар бик күп. Җанлы һәм актив тел булганга күрә, аңа башка телләрдән сүзләр керми кала ала алмый, чөнки татар теле изоляцияләнгән тел түгел. Алынмаларның саны чамасыз күп булып күренергә мөмкин. Сүзлек материалларына карасак, бәлки, алар телебезнең яртысын яисә яртысыннан күбрәк өлешен дә тәшкил итәдер. Әмма кулланылыш ягыннан карасак, иң актив кулланылган сүзләр — үзебезнең төрки-татар сүзләре. Төрки-татар сүзләре дигәннән, гомумтөрки сүзләр яисә тел тарихының гомумтөрки чорында ул чит телләрдән кергән алынмаларны күз уңында тотабыз. Бу кытай сүзләре, ирани телләрдән алынмалар булырга мөмкин. Сөйләм телендә, матур әдәбиятта, хәтта публицистикада да төрки-татар сүзләренең куллану ешлыгы күпчелекне тәшкил итә.

Алынма терминнар бары фәнни текстларда гына еш кулланыла. Бу очракта алынма терминнар татар синтаксисына буйсындырыла, төрки-татар сүзләре аларны бәйләүче чара ролен үти. «Фәнни тел» дигәнебез дә хәзерге чорда күбесенчә дәреслекләргә кайтып кала. Татар теленең югары фәнни даирәсенә ул 1990–2000 елларда кереп китә башлаган иде. Ул чорда татар телле инженерлар укыту бар иде. Ягъни татар теле филологик булмаган фән тармакларында да актив кулланыла башлаган иде. Дөрес, татарчалаштырам дип мөгез чыгару да бар, ләкин ничек кенә булмасын, татар теленең чын фәнни тел була алуы үз вакытында исбатланды.

Терминнар, алынмаларның күп булуы башка телләрдә дә шулай. Аерма шунда гына: кайбер телләрнең калькалаштыру мөмкинлеге күбрәк, аларның латин, грек сүзләрен калькалаштыру ысуллары бар. Ә татар телендә исә ул һәрвакытта да юк. Русчадан калькалаштыруны без күпчелек очракта булдыра алабыз. Рус телендә алынма булган сүз татар телендә дә алынма булып килеп керә һәм монда зарар юк дип карала.

«Дәүләтнең ихтыяры булса, телне алынмалардан арындырырга мөмкин»

ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның халык шагыйре Ркаил Зәйдулла фикеренчә, үз дәүләте булган халыклар, теләгән очракта, әдәби телне үзгәртә ала:

Телне алынмалардан арындыру өчен көрәшүче дәүләтләр дә бар, битараф булганнары да юк түгел. Мәсәлән, Франциядә француз телендә инглиз сүзләрен куллансалар, штраф каралган. Әйтик, рус телендә алынмалар бик күп, татар теле белән чагыштырырлык та түгел, 200 ел элек язылган рус әсәрләрен тәрҗемәсез аңламыйбыз да.

Бездә дә революциягә кадәр гарәп-фарсы алынмалары күп булган. Инкыйлабтан соң рус сүзләре, көнбатыш телләре алынмалары күпләп кергән. Тел һәрвакыт хәрәкәттә бит. Татар теленең үз сүзләре җитәрлек икән, чит тел алынмаларын кертергә кирәкми. Халык куллана калса, тырышып, яңа сүзләр уйлап табып булыр иде. Әлбәттә, тел процесслары белән идарә итү өчен халыкның үз дәүләте булырга тиеш. Ул вакытта җиңелрәк булыр иде. Безгә бу очракта кыенрак.

Һәр кеше үзеннән яңа сүз кертергә хыяллана. Күбесе керми, ләкин телгә кереп киткән очраклар да бар. Матбугат аша яңа сүзләрне халык теленә кертеп җибәрү алымын инкяр итә алмыйм. Газета-журналларны укыйбыз, күп сүзләрне аңламыйбыз дип тә әйткәне бар халыкның.

Тел халыкның үз эчендә туа, гаммәви матбугат чараларының йогынтысы да күзәтелә, шуңа күрә ниндидер матур сүз халык күңеленә ошап китә икән, ул кереп китә. Бу күренешне зыянлы дип санамыйм, ләкин барыбер халыктан аерылмаска кирәк.

Телнең матбугат чаралары буйсына торган үз кагыйдәләре булырга тиеш. «Юлдаш» газетасын карасак, алар үзләренчә орфография, «яңа сүзләр» булдырганнар. Моңа төрлечә карап була, ләкин аларның күбесе халык теленә күчми.

Үзгәртеп кору елларыннан соң халык теленә кереп калган сүзләр дә бик күп. Мәсәлән, инкыйлаб, икътисад сүзләрен 1980 елларга кадәр күп кеше аңламый иде. Ә революциягә кадәр татар матбугатында алар киң кулланылган. Кире кайтып, халык теленә дә кереп киттеләр.

Төркиядә 1920 елга кадәр кулланылышта булган телне «госманлы тел» дип атыйлар. Ул гарәп-фарсы алынмалары белән нык чуарланган булган. Габдулла Тукай да беренче шигырьләрен шул телдә язган. Аннан соң Ататөрк реформа ясый, күп сүзләрне алып ташлый, яңа сүзләр кертә, борынгы төрки сүзләрне кулланылышка кире кайтара. Хәзерге төрек теле — шушы реформаның бер нәтиҗәсе.

Дәүләтнең ихтыяры булса, телне үзгәртергә мөмкин. Мәгариф һәм башка оешмалар аның кулында, үз дәүләте булган халыкларның әдәби телне үзгәртү мөмкинлеге бар.

«Гарәп-фарсы алынмаларын кире кайтару белән балансы үзгәртеп булыр иде»

Икътисадчы Айназ Мөхәммәтҗанов инкыйлабка кадәр кулланылган терминнарның күпмедер өлешен кайтару яклы:

Икътисад өлкәсендә күбесендә халыкара терминнар кулланыла. Рус теленә дә ул башка телләрдән килеп кергән. Гарәп, фарсы алынмаларын татар теленеке дип кабул итәм, чөнки мең елдан артык ислам динен тотабыз, ул сүзләр безгә инде кергән һәм кулланылган булган.

1920 елларда телебезне гарәп-фарсы алынмаларыннан арындырып, рус һәм халыкара терминнарны кертеп, статистика үзгәртелә. Икътисад өлкәсенә караган сүзлекләрдә гарәп һәм фарсы телләреннән кергән алынмалар теркәлеп калган. Әгәр дә хәзер киредән шул сүзләрне куллана башласак, яңадан кертеп җибәрсәк, уңышлы булыр иде дип уйлыйм.

Татар теле корпусындагы статистика да ташка уеп куелмаган. Шулай да, иң еш куллана торган терминнар арасында татар сүзләре күбрәк. Россиянең сәяси, икътисади чынбарлыгында яшәгәнгә күрә, шул дәүләтнең терминнары да кулланыла.

Башка телле дәүләттә яшәсәк, бәлки, бездә дә ул дәүләтнең терминнары кергән булыр иде. Социаль челтәрләрлә фикер алышканда күп кеше татар теленә терминнар җитми, татарның үз сүзләре юк икән дип зарлана. Минемчә, бу проблеманың төп асылы — булган терминнарны кулланмауда. Физика, биология, география һ.б. русча-татарча сүзлекләр җитәрлек. Шул өлкәләрдә текстларның күп булмавы, шуннан чыгып, кулланылмау — сүзләрне белмәүгә китерә.

Икенче мәсьәлә — әлеге сүзлекләр китапханәләрдә була калсалар да, электрон форматта интернетта юк. Кешеләр хәзер сүзнең тәрҗемәсен беләсең килсә, интернеттагы сүзлектән кереп карарга гадәтләнде. Совет чорында чыккан сүзлекләргә игътибар итсәк, рус теленнән калькалаштырылып бирелгән һәм диалектлардан кергән татар сүзләрен күрәбез. Кулланмаганга күрә, онытылып бара. Башка иҗтимагый өлкәләрдә кулланылган терминнарны алсак, гарәп-фарсы алынмаларын кире кайтару белән балансы үзгәртеп булыр иде.

intertat.tatar

Просмотров: 907

Комментирование запрещено