12 июньдә билгеләнеп үтүче Россия көне – дәүләт бәйрәмнәренең иң яше.
1994 елда Россиянең беренче президенты Борис Ельцин Россия суверенлыгы турында Декларация кабул ителгән 12 июнь көнен Россия көне буларак билгеләп үтәргә тәкъдим итә. Ләкин ул 2002 елда гына рәсми рәвештә Россия көне дип атала һәм ял көне дип игълан ителә.
Бүген Россия көне – азатлык, тынычлык, халыкара дуслык бәйрәме, Ватаныбызның киләчәге һәм бүгенге көне өчен уртак җаваплылык тоеп яшәргә өндәүче чара булып тора. Коронавирус авыруы булмаса, өч көн буе мәйданнарда тантаналы митинглар, театрлаштырылган чыгышлар, концертлар булыр иде. Быел исә чараларның күбесе виртуаль киңлеккә күчте.
Онлайн бәйрәм программалары безнең зур һәм күпмилләтле илдә яшәвебезне искә төшереп, Ватаныбызның бай тарихы турында сөйләде, кече һәм олы Ватанга карата җылы хисләребезне яңартты.
Самараның балалар картиналары галереясе онлайн “Гаилә лекторие”сенә чакырды. Яраткан шәһәребезнең тарихы, биредә яшәгән төрле милләт халыклары тормышы турында дәресләр балаларга да, ата-аналарга да кызыклы булды, ә өлкә яшүсмерләр китапханәсендә “Россия шуннан башлана” викторинасы уздырылды.
Фотосәнгатькә сәләтле якташларыбызны “Россия — объективта” онлайн-флешмобы кызыксындыргандыр. Анда катнашу өчен үзләре яраткан урыннарны фотосурәткә төшереп, #Россиявобъективе хештегы белән социаль челтәрләргә урнаштыру кирәк иде. Катнашучылар фотосурәтләргә комментарийлар язып, ни өчен нәкъ менә бу урын күңелләренә якын булуын аңлатып язганнар.
Ә балалар “Россия рәсемен ясыйм” флешмобында катнаштылар. Яшь самаралылар бүгенге Россияне ничек күрүләре, киләчәктә кем булырга теләүләре турында рәсемнәр ясап, #РисуюРоссию #Большая-Перемена хештегы белән социаль челтәрләргә урнаштырганнар.
Россия гимнын бергәләп җырлау да илебезнең төрле почмакларында яшәүче кешеләрне берләштерде. 12 июньдә зур хорның өлеше булырга теләгән якташларыбыз билгеле бер сәгатьтә ачык тәрәзәдән яисә балконнан Россия гимнын башкардылар. Йортларына, тәрәзәләргә Россия әләмен элеп, илебез белән горурлануын күрсәтүчеләр дә шактый күп булды.
Россия көне уңаеннан Самара филармониясе онлайн-концертка чакырды. Классик музыка яратучылар маэстро Михаил Щербаков җитәкчелегендәге Самара филармониясе оркестры башкаруында Александр Бородинның 2нче симфониясен тыңладылар.
СызрандаРоссия көнен бәйрәм итү 11 июньнән башланды. Бу көнне 3 санлы балалар сәнгать мәктәбенең “Мозаика” хореография ансамбле “Россия көненә багышлана” дип исемләнгән онлайн-концерт күрсәтте. Аны “ВКонтакте” һәм “Одноклассники” социаль челтәрләрендә карарга мөмкин иде.
11 санлы яшүсмерләр китапханәсе “Ватанга дан җырлыйм!” дип аталган шигърият марафонын, ә 3 санлы балалар сәнгать мәктәбе “Млада” үрнәк фольклор ансамбленең концерт программасын тәкъдим итте. Шулай ук сызранлылар социаль челтәрләрдә “Авангард” һәм “Горизонт” мәдәният йортлары оештырган бәйрәм программалары белән дә ләззәтләнделәр.
Похвистнево районыныңгаилә бүлеге “Россия көне балалар күзлегеннән” дип аталган рәсемнәр бәйгесе уздырды. Сабыйлар, әти-әниләре ярдәме белән Россиягә, кече Ватаннарына багышланган рәсемнәр ясап, социаль төркемнәрдә урнаштырдылар.
Ә Камышлы районыөлкә Халыклар дуслыгы йорты оештырган әдәби флешмобта актив катнашты. “Яратам сине, Россиям!” дип аталган бу әдәби онлайн-чарада Ватанга мәхәббәт, Россия халыклары бердәмлеге темаларына шигырьләр, романнан яисә пьесадан өзекләр укыганны видеога төшереп, #ВсеМыРоссия #ДружбаНародов #ЛюблюТебяМояРоссия хештеглары белән «ВКонтакте» төркемендә урнаштырылды.
Үз-үзебезне изоляцияләү режимында да халык Россия көнен кызыклы һәм күңелле бәйрәм итте.
Язманы Әминә ШИҺАПОВА әзерләде.
Просмотров: 945