Парадка әзерләнәбез

a975de60966140d59c14e59ac7255d5cСамараның Кряж аэродромында хәрбиләр тулы көчкә Җиңү Парадына әзерләнәләр. Хәрби адым, тантаналы марш һәм һәр катнашучының йө­зендә битлек – бу быелгы парадның аермасы булачак, чөнки сәламәтлек барыннан да мөһим!

Россия Президенты Владимир Путин 2020 елда Җиңү парады 24 июньдә узачак, дип игълан итте. Бу дата очраклы гына сайланмаган. Моннан 75 ел элек нәкъ шушы көнне Кызыл мәйданда җиңүчеләр парады узган иде. Анда Европаны азат иткән сугышчылар һәм Ленинград, Сталинград, Мәскәүне яклаучы хәрби хезмәткәрләр катнашкан.

Быелгы бәйрәмгә әзерлек вакытында исә, парадта кат­нашучыларның һәм карау­чыларның иминлеген тәэмин итү өчен, барлык техника да тулысынча дезинфекцияләнә, ә бөтен кешеләр битлекләр, перчаткалар белән тәэмин ителә, антисептиклар белән эшкәртелә. Моннан тыш, солдатларны көн саен табиблар тикшереп тора. Хәзерге вакытта пехота һәм техника бергә дә, аерым-аерым да репетицияләр уздыралар. Авыр машиналар билгеле бер тизлек белән барырга, ә маневрлар рәтләр төзеклеген бозмыйча башкарылырга тиеш. Чылбыр тасмалы (гусеничная) техникага асфальтка зыян китерми торган махсус тышлыклар кидерелгән. Хәрбиләр алдында тигезлекне саклау гына түгел, ә төгәл билгеләнгән вакытка сыешу бурычы да тора. Күптәнге традиция буенча Самарада хәрби парад кырык минутлар чамасы дәвам итә. Быел парадта техника саны алдагы еллардан күбрәк булачак. 24 июньдә Куйбышев мәйданы өстенә 12 һава техникасы күтәреләчәк. Аннары тамашачылар алдыннан Бөек Ватан сугышы чорындагы 60тан артык хәрби машина үтәчәк. 14 июньнән башлап парадта катнашырга тиешле техника Куйбышев мәйданына куела һәм хәрби техника сөюче кешеләр аларны якыннан карый алалар.

Репетицияләр көн саен төшке ашка кадәр — аэродромда, ә строевой адым кичен частьләрдә камилләштерелә. Әзерлек өчен вакыт бик аз калып бара. Шуңа күрә күнегүләр эссе кояш астында да, коеп яуган яңгыр астында да тукталмый. Куйбышев мәйданында иң беренче репетиция 18 июньдә булачак, дип планлаштырыла.

24 июнь көнне бөтен ил буйлап тантаналы чаралар узачак. Кайбер шәһәрләрдә парадлар бик тыйнак кына булса, Самарада шәһәр халкын традицион рәвештә зур бәйрәм белән сөендерергә вәгъдә итәләр. Моннан тыш, эпидемиологик вазгыять мөмкинлек бирсә, бу юлы Самарада Җиңү парадын халык тулысынча урамда яки трибуналардан күзәтә алыр, дип көтелә.

Юбилей парады иртәнге сәгать 10да Куйбышев мәй­да­нында башлана. Тамашачылар алдында тантаналы марш белән Самара гарнизоны һәм Үзәк хәрби округ хезмәткәрлә­ре, Эчке эшләр министрлыгы, Рос­гвардия, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм ФСИН хезмәткәрләре, бронялы автомобильләр, танклар, үзйөрешле артиллерия кораллары, С-300 зенит-ракета комплекслары һәм хәтта БМ-21 “Град” залп утының реактив сис­темалары узачак. 

Билгеле сәбәпләр аркасында быел, гадәттәгечә, парад расчетларыннан соң мәй­дан буенча сугышта катнашкан бабаларының портретларын тоткан кешеләр узмаячак. “Үлем­сез полк” акциясе 26 июльгә, Россия Хәрби-диңгез флоты кө­ненә, планлаштырылган.

2020 елның 9 маенда Җиңү көне билгеләп үтелде бит инде. Әмма бу бары тик виртуаль чаралар гына иде. Кешеләр балконнарда җырладылар, Үлемсез полкны онлайн уздырдылар, төбәк башлыгы ветераннар тәрәзәсе каршында җырлады. Гомумән, бәйрәм күңелләргә хуш килде кебек. Әмма, барыбер нидер җитми сыман. Әлегә Җиңү парады көнендә тамашачылар өчен өстәмә чаралар буламы, юкмы, билгеле түгел. Ә менә гадәттәге солдат боткасы эләкмәскә дә мөмкин.

Тамашачылар парадны трибуналардан карый алсын өчен, бөтен мөмкинлекләр дә каралачак, дип аңлатты губернатор Дмитрий Азаров. Трибуналарда чакырылган кунаклар өчен традицион 18 мең урын урынына 4590 утыргыч кына куелачак. Бу кунаклар арасында тиешле 1,5 метр дистанцияне саклап калырга мөмкинлек бирә. Шулай ук өлкә башлыгы кушуы буенча бөтен Куйбышев мәйданы һәм трибуналар бәйрәм башланырга ике сәгать кала дезинфекцияләнәчәк. Барлык тамашачыларның да битлектән булуы мәҗбүри. Мәйданга керү дә кешеләрнең күпләп туплануын булдырмаслык итеп оештырылачак. Шулай ук бәйрәмдә табиблар да дежур торачак. Барлык контроль-үткәрү пунктларын антисептиклар белән тәэмин итәчәкләр. Бәйрәм, гадәттәгечә, зур салют белән тәмамланачак.

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

«Бердәмлек»

 

Просмотров: 883

Комментирование запрещено